Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Начар җырчылар барлыкка килүгә сыер гаепле”

28 Ноябрь 2019 855
Алмаз ХӘМЗИН
белән “Чаян”
редакциясендә
сөйләштем.
– Алмаз абый, бүгенге җырчылар ничек барлыкка килә? Йолдыз булу өчен биш сыер җитә диләр, дөресме бу?

– Өч сыер да җитә. Әйтик, бер гаилә телевизор карап утыра: анда җыр да җыр, бию дә бию бит инде... Эшләгән кеше, сыер савучы, комбайнчы, тракторчы, слесарь юк анда. Безнең хәзер мактанырлык заводыбыз да юк, самолетыбыз да юк... Әйе, гаилә телевизор карап утыра, анда бер кыз җырлый. Шунда әтисе: “Кызым, син бит бу җырчы кызны чәчтереп ыргытасың!” – ди. “ Аның өчен акча кирәк бит”, – ди кызы. “Ник, безнең өч сыерыбыз бар бит! Әйдә, берсен сатабыз да сине телевидениегә чыгарабыз...” Шулай итеп, бер сыерны суеп җыр сатып ала болар. “Нишләп сине һаман телевизордан күрсәтмиләр?” – ди әти-әнисе көннәрдән бер көнне. “Күрсәтер өчен тагын бер сыер кирәк бит”, – ди кызлары...

***
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының яңа 47 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1428
ӨСКӘ