Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Начар җырчылар барлыкка килүгә сыер гаепле”

1 Декабрь 2020 887
ГАБДЕРӘХИМ
Алмаз ХӘМЗИН
белән “Чаян”
редакциясендә сөйләштем.
– Алмаз абый, бүгенге җырчылар ничек барлыкка килә? Йолдыз булу өчен биш сыер җитә диләр, дөресме бу?

– Өч сыер да җитә. Әйтик, бер гаилә телевизор карап утыра: анда җыр да җыр, бию дә бию бит инде... Эшләгән кеше, сыер савучы, комбайнчы, тракторчы, слесарь юк анда. Безнең хәзер мактанырлык заводыбыз да юк, самолетыбыз да юк... Әйе, гаилә телевизор карап утыра, анда бер кыз җырлый. Шунда әтисе: “Кызым, син бит бу җырчы кызны чәчтереп ыргытасың!” – ди. “ Аның өчен акча кирәк бит”, – ди кызы. “Ник, безнең өч сыерыбыз бар бит! Әйдә, берсен сатабыз да сине телевидениегә чыгарабыз...” Шулай итеп, бер сыерны суеп җыр сатып ала болар. “Нишләп сине һаман телевизордан күрсәтмиләр?” – ди әти-әнисе көннәрдән бер көнне. “Күрсәтер өчен тагын бер сыер кирәк бит”, – ди кызлары. Икенчесен дә саталар. Кызларын телевизордан бер ай күрсәттеләр дә – бетте сыерның бәясе! Тагын бер ай күрсәтер өчен тагын бер сыер кирәк икән – анысын да саталар.
Шушы кыз бер ай җырлаган вакытта икенче бер гаилә моны карап утыра. Шундый ук сүз кабатлана: “Кызым, син бит моны чәчтереп атасың...” Тагын сыерлар сатыла һәм берсеннән-берсе начаррак җырчылар пәйда була тора. Мәгънәсез җырлар барлыкка килә: сүзләре – ташка үлчим, көйләре таныш кебек – каяндыр чәлдерелгән... Әмма аранжировканы хәзер шәп эшлиләр! Сәхнә җемелди, нурлар балкый, төтеннәр җибәрелә. Ләкин туйларда, табын артында җырларга күңелгә ятышлы бер яңа җыр да юк. Бер җырны да отып калып булмый.

– Димәк, бу җырчыларның, мондый җырларның пәйда булуына сыер гаеплеме?

– Сыер бәхетле монда: үз вакытында дөньядан китеп бара, ә без интегәбез, халык интегә...

*** 

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 28 ноябрь 2019 № 47
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2632
21 Декабрь 2020 10:17 1939
ӨСКӘ