Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Наҗия Галимова: “Кием төсе күбрәк табигатьтән, кәләшнең холкыннан килә” (ВИДЕО)

13 Май 2016 1607
Бүгенге “Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенең кунагы – үзенчәлекле дизайнер Наҗия Галимова. Аның кулыннан санап бетергесез образлар башкарылган. Аларда матурлык та, тыйнаклык та, зәвыклылык та сакланган. Наҗия Галимованы Халыкара Мөселман киеме дизайнерлары конкурсларыннан да күреп беләбез. Әңгәмәдәшем белән Казанның үзәгендә күрештек.
– Наҗия, велосипедта ук җилдереп килдегез...

– Мин гел велосипедта йөрим. Монда гына, шәһәр үзәгендә яшибез. Ирем дә велосипедта йөри. Бик уңайлы.

– Яулыкны кайчан бәйләдегез?

– Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга кергәч. 5 ел мәдрәсәдә укыдым. Аның өченче курсында укыганда КХТИга һәм параллель рәвештә кием кисүче, тегүчелеккә укырга кердем. Шулай итеп, бүген өч белемем бар.

– Ирегез дә үзенең остаханәсен тота. Иҗади тандем дисәң дә була сезне. Гаиләгә, балаларыгызга вакыт каламы соң?

– Әйе, ирем Рөстәм дә иҗат кешесе. Тире материалларыннан ачкыч янчыклары, каешлар, сумкалар, портмонелар ясый. Мәскәүдә филиалы урнашкан. Зур булмаган сату нокталары бар. Нигездә, заказ белән эшли. 5 яшьлек улыбыз Мирсәедкә, 2 яшьлек кызыбыз Мәвиягә әнием күз-колак булып тора.

– Наҗия, шулхәтле матур никах күлмәкләре тегеп, үзенчәлекле итеп яулыклар бәйлисез. Тукымаларны кайдан аласыз? Эскизларын ничек уйлап бетерәсез? Ни дисәң дә, алар бер-берсенә охшамаган бит?

– Никах күлмәгенә заказ биргән һәр кешенең образын ачарга тырышабыз. Күлмәкнең тукымасыннан, аның хәрәкәтеннән башлап, барысын да уйлыйбыз. Бу иҗат эше! Әгәр кеше җиңел, романтик холыклы булса, аңа җиңел, тонык төсле тукымаларны сайлыйбыз. Әгәр кешенең холкы көчле икән, бу очракта куе, көчле төсләр ярдәмгә килә. Күлмәккә челтәрне төрле кибетләрдән сатып алабыз. Андый кибетләр Казанда күп. Ул яктан авырлык юк. Ә чигешләрне кулдан эшләргә тырышабыз. Челтәрне кулланып, өстеннән тегеп чыгу алымнарын да кулланабыз.

– Бер никах күлмәген күпме вакыт аралыгында тегәсез?

– 2-3 атна эчендә.

– Аннары никах яулыкларын көнендә генә бәйлисез дип ишеттем. Хак сүзме бу?

– Принципиаль рәвештә шулай бәйлим. Чөнки төрле хәлләр булды. Үз гомеремдә ике кәләшкә генә никах алдыннан әзерлек өчен бәйләп караган идем. Беренчедән, моны мин вакытны бушка уздыру дип саныйм. Шуңа көнендә генә бәйлим. Чөнки бер бәйләгән яулык икенчесендә дә нәкъ шулай килеп чыга дигән сүз түгел. Бөтенләй башка формада килеп чыгарга мөмкин. Икенчедән, бу иҗат эше. Яулык бәйләү кешенең кәефеннән дә тора. Ярый да никах чарасында үземне тынычландыра алам. Ә кәләш борчыла бит. Максатым аны да тынычландыру. Яулык төрле кешегә төрлечә ята. Яулык бәйләгәндә үк кәләшнең холкын аңлап алам. Баштан мин аның чәчен җыям. Чәченең төзелешеннән, йомшаклыгыннан, колакларыннан, тән тиресенең тыгызлыгыннан карап әйтергә мөмкинмен. 

– Сез дизайнер гына түгел, психолог та икәнсез.

– Дизайнер өч сыйфатны үз эченә алырга тиеш. Беренчесе – рәссам. Баштан ук булачак кәләшнең образын күз алдына китерәм. Икенчесе – психолог. Өченчесе – укытучы. Максатыбыз кәләшкә күлмәк кенә тегеп бирү түгел, ә аны чынлап торып никахка әзерләү.

– Булачак кәләшнең никах күлмәге нинди булырга тиеш? Берәр ырымнары юкмы?

– Андый ырымнарга ышанырга кирәк түгел. “Коръән”дә алар язылмаган. Кофтасы белән итәге аерым, ак төстә булырга тиеш түгел дигән сүзләрне ишетергә туры килде. Имеш, ак төсне үлгән кешеләргә генә кидертеп озатканнар. Ислам төсе яшел, диләр. Әмма боларның берсе дә дөрес түгел. Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең киемнәре төрле төстә булган. Кием төсе күбрәк табигатьтән, кәләшнең холкыннан килә.

Эльза ГАЗИЗОВА
Әлеге видеода дизайнер Наҗия Галимованың кәләшне никахка әзерләгәнен күрә аласыз
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 902
ӨСКӘ