Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Нәтиҗәдә, Айгөл әтисенең башына уклау таягы белән тондыра!”

5 Апрель 2017 2445

...Әкрам абый да спиртка битараф калмагандыр. Чөнки нәкъ шул вакытларда ул әйбәт кенә салгалый, кичләрен эштән эчеп кайта башлый.

– Беркөнне әти эшкә дип чыгып китте. Эшкә барсам, ул анда юк. Җитәкче: “Әтиең кайда?” – дип сорый. “Эштә булырга тиеш”, – дим. Бер булды бу, ике... Миннән һаман әтине таптыралар, сүзләремә ышанмый башладылар. Өстәвенә, икенче балама авырлы вакытым. Беркөнне әти төшке аш вакытында ашарга алып килергә тиеш иде. Тагын юк бу. Җитәкчебез тагын әтине таптыра. Эш белән өй арасы биш чакрым. Җәяү кайтып киттем. Кайтсам, ишек эчке яткан бикле, әти ишекне ачмый, өйдән янган ис килә. Ишекне тибеп ачып өйгә кердем, әти ашны плитәгә куйган да йоклап киткән, – ди Айгөл.

Кызы кайткач, йокысыннан уяна исерек ата. Халык телендә “ялган аракы” исеме алган әлеге эчемлек атаның баш миен тәмам юган күрәсең, ул кызына хатыны исеме белән дәшә дә, аты-юлы белән якынлык кылырга чакыра. Нәтиҗәдә, Айгөл әтисенең башына уклау таягы белән тондыра! Нәрсә булганын аңышып бетмәгән Әкрам Гатин башта башын юа, аннан ике рюмка аракы эчә, соңыннан урынга барып ава. Башыннан исә кан ага. Айгөл ашыгыч ярдәм чакырта һәм бу хәлне әнисенә хәбәр итә...        



Әлеге хәлләрнең ахыры ничек булып беткән? Бу хакта 6 апрельдә чыгачак, “Акчарлак”ның №13 саныннан укый аласыз.

Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ