Язмалар исемлегенә күчү
Алай гына да түгел, мичче, тимерче, техника җыючы да ул. Биш трактор җыйган!...
Минсадыйк абый оста куллы, һөнәрле, тырыш кеше генә булып чыкмады, фикерле дә икән әле. Һәр әйбергә үз карашы. Аның белән бүгенге заман, яшьләр, киләчәк турында да озак сөйләштек.
– Кеше бер урында таптанып тормаска, нидер эшләргә, гел үсештә булырга тиеш. Мин нәрсә күрсәм, шуңа барып ябышам. Куркып тормаска кирәк. Аннан, хәрәкәт кешене яшәтә, – ди ул.
***
Язманы "Акчарлак" газетасының яңа 46 нчы саныннан укый аласыз.
“Нәрсә күрсәм, шуңа барып ябышам”
21 Ноябрь 2019 791
Арча районының Мөрәле авылында яшәүче Минсадыйк Әсхәдуллиннарның ишеген ачып эчкә узгач, ирексездән, безнең заманда бик тә популяр булган, шарманкачы Карло пүләннән ясаган әкият герое Буратино искә төште. Чөнки Минсадыйк абыйның өе бүтән төрле, күзләрне иркәләүче күп әйберләрне ул үз куллары белән ясаган: люстрасы яктырта, өстәле, урындыклары искитмәле, ваза, идәндәге паркет дисеңме, хәтта пилмән кискечләр дә үзенеке.
Минсадыйк абый оста куллы, һөнәрле, тырыш кеше генә булып чыкмады, фикерле дә икән әле. Һәр әйбергә үз карашы. Аның белән бүгенге заман, яшьләр, киләчәк турында да озак сөйләштек.
– Кеше бер урында таптанып тормаска, нидер эшләргә, гел үсештә булырга тиеш. Мин нәрсә күрсәм, шуңа барып ябышам. Куркып тормаска кирәк. Аннан, хәрәкәт кешене яшәтә, – ди ул.
***
Язманы "Акчарлак" газетасының яңа 46 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Эльмира Флүн