Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Нәҗибә Сафина: “Милли мәгарифсез милләт үлемгә дучар”

5 Февраль 2019 594
Шагыйрә, журналист Нәҗибә апа Сафина белән сөйләшеп алдык. Туры сүзле, милли җанлы, батыр йөрәкле ханымнан бүген күп кенә каләм ияләре үрнәк алырлык. Заманында аның турында: “Атаклы шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовны Казан урамыннан алып кереп, тазда юып үзенә яр иткән хатын”, – дип тә яздылар.
Шагыйрәнең быел 70 яшьлек юбилее. Тәм­ләп, чәйләп сөйли. Җөм­ләләре ша­гыйрь­ләргә хас хис-көй елгасына ияреп ага. Юлы озын, хезмәте мул, сүзе кыю.

– Нәҗибә апа, алты яшьтә беренче тапкыр гашыйк булгансыз. Кем иде ул?

– Үз авылымдагы күрше Заһир абый. Чибәр иде, матур тавышлы. Мин бала бит инде. Бакчада күп итеп үрмәгөлләр үстердем, шулар арасыннан качып кына күзәтеп йөрдем. Заһир абый, билгеле, минем үзенә гашыйк булуымны белмәде. Армиягә китәр вакыты җитте. Мин беләм, кызлар егетләргә армиягә киткәндә чиккән кулъяулык болгап кала. Алты яшьлек бала – беркемгә әйтмичә кулъяулык чигәргә булдым. Бармакларны тишә-каната чиктем, истәлеккә дип яздым, кырладым. Бик авыр эш икән ул. Заһир абый киткән чакта, үрмәгөлләр арасыннан гына шул кулъяулыкны болгап калдым...

– Кайттымы соң армиядән?

– Кайтты. Бану әби – Заһир абый­ның әнисе мине үзе янына иптәшкә кунарга дәшә иде. “Заһиркәем дә тиздән кайтачак”, – ди. Миңа шул гына кирәк. Өч ел эчендә мәхәббәт турында балаларча бер күзаллау да барлыкка килде. Әтинең озак торып ерактан кайткач, әнигә куеныннан чыгарып зур, матур алма сузганын күргәнем бар. Заһир абый да миңа алма алып кайтыр дип өмет итәм. Бану әбиләрдә йоклап ятам, кинәт ишекләр ачылып китте – кайтты Заһир абый! Матур тавышы ишетелде. Тыңлап ятам: керделәр, сөенеш­теләр, самавырлар куеп, әллә инде 15әр чынаяк чәй эчтеләр – минем янга килүче генә юк. Куеныннан чыгарып, яшереп шул кызыл алманы гына биреп китсен, дип уйлыйм бит инде. Миңа шул җитәчәк. Ярату билгесе булачак. Ләкин... алма булмады. Шуннан соң мин Заһир абыйны яратмый башладым.

– Әтиегез Әхмәтнур абый белән бәй­ле нинди истәлек-хатирәләрегез бар?

– Аның белмәгән эше юк иде: балта остасы да, токарь һәм башкалар. Авыл халкы әти янына “эшләп бир инде, зинһар”, дип килә иде. Мин әтинең токарь станында эшләгәнен качып карап торам. Аннары “эшләп карыйм әле” дип үзем дә тотынам. Әти безгә тимер шарчыклар кырып ясарга рөхсәт бирә. Шул шарчыкларны авылдагы малайларга бүләк итәм. Аларга бу менә дигән уенчык. Арттан: “Юкмы шарик?” – дип ялынып йөриләр иде гел.

– Үзегез дә берара токарь булып эшләдегез түгелме?

* * *

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 5 нче саныннан укый аласыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1545
ӨСКӘ