Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Нәҗибә Ихсанова: “Яши-яши Туфаным белән горурланам”

13 Сентябрь 2013 1157
2012 елның 2 маенда данлыклы драматург, депутат Туфан Миңнуллинны югалттык. Шул кайгыдан соң хатыны Нәҗибә Ихсанова ничек яшәп ята икән? Бу авыр хәсрәтне ул ничек күтәргән?
– Нәҗибә ханым, ирегезне сагынасызмы?

– Ничек сагынмыйсың ди... Сагынмасам, үземне кешегә дә санамас идем. Искиткеч кызыклы шәхес, җәмәгатем, кызымның әтисе, оныкларымның бабасы иде бит ул. Әйтеп бетергесез күпкырлы акыл иясе. Мин аны һич оныта алмам, андый кеше башка юктыр кебек. Туфан ул минем байлыгым булды, чәй эчеп утырганда да аннан җаныма ризык ала идем. Туфанның юклыгы мине бераз бетерә кебек. Ниндидер вакыйга булса, бу очракта Туфан нәрсә әйтер иде икән, дип уйлыйм. Аның фикерен ишетәсем килә. Без бергә яшәдек, әмма ул һәрвакыт ирекле булды. Кайчакта: “Нигә алай эшли икән?” – дигән уй килә иде. Беркайчан аңа каршы төшмәдем, җаны теләгәнчә яшәде.

Туфан Миңнуллин белән Нәҗибә Ихсанованың мәхәббәте Мәскәүдә чәчәк ата. Алар – студентлар, тулай торакта яшиләр. Туфан Нәҗибәнең бүлмәсенә керер алдыннан ишекне биш бармагы белән шакый торган була. Туфан шакыгач, Нәҗибә “дерт” итеп куя. Бүлмәгә кергәч, Нәҗибәнең караваты янына тукталып, каршысына килеп утыра. Туфанның үзе янына керүен тоеп Нәҗибә тагын югалып кала. Юлда очраганда да, Туфанны күргәч, нишләргә белми. Әле җитмәсә, бергә укыйлар. Бергәләп уйнарга өзек тә биргәч, Нәҗибәгә бигрәк тә авыр була, чөнки Туфанның Нәҗибәне яратуы өскә калкып чыга, уйнарга комачаулый. Йөри-йөри Нәҗибә Туфанга ияләшә.

Нәҗибәнең Туфанга хәтле йөргән егете Казанда кала. Арага Туфан килеп керә.

– Туфанның соңгы көне хәте­регездәме?

– Син әллә кайларга керәсең, бөтенесен искә төшерсәм, миңа бик авыр булачак... Халык күрсен әле, мин депутат бит дип кенә чыгыш ясамады ул. Эшен сафлык белән башкарды. Үзенә хыянәт итә торган кеше түгел иде. Чыгышлары йөрәк авазы иде аның.

Ул көнне сессиядән бик борчылып кайтты. Китүендә шуның чагылышы булды. Татар халкының хокукы, җәмгыятьтәге урыны, Татарстанның хәле өчен янып яшәде. Халыкны зурлады, яратты. Халыкның гаме – аның гаме булды. “Гаиләң турында да шулай ук кайгыртмыйсың син”, – дип аңа әйтеп тә булмый иде кебек. Әлбәттә, безнең турында да кайгырта иде ул, әмма халкы хакында җаны белән әрнеп борчыла иде.

– Соңгы тапкыр Туфан белән ни хакында сөйләштегез?

– Иҗат турында. Кайвакыт: “Тегеләр тегеләй булган, болар болай булган икән”, – дип сөйли башласам: “Кит әле, кит, юк-бар белән башымны бутама”, дип әйтә иде. Ул вакытта аның башында ниндидер бер тема өлгергән һәм ул утырып язарга тиеш булган. Бик сөйләшәсем килсә дә, яныннан китеп бара идем. Ул чын мәгънәсендә иҗат кешесе иде.

Аңа: “Сессияләрдә чыгыш ясаганда артыгын сөйләмә инде, Туфан, үз өстеңә күп алма. Тел ул сөяксез, аның бит бөтенесен дә тормышка ашырып булмый”, – дигәч: “Әй, тотынды инде, тотынды, син бик акыллы, минем акылым юк инде”, – дип уен-көлкегә бора иде. Характеры белән яшьтән үк олыгайган кеше иде ул. Яши-яши аның белән горурланам. Кайтып-кайтып бөтенесен искә төшерәм, кәгазьгә дә теркәп барасым килә. Элек языштырдым, хәзер ташладым инде.

Нәҗибә Ихсанова Туфан сүзе белән, аның талантлы кеше булуын чын мәгънәсендә аңлап, аңа буйсынып, ир хатыны булып яши.

– Театрда рольләрегез бармы?

– Миңа рольләр бирергә ашыгып торган кеше юктыр дип беләм. Театр­да артистлар бик күп, барысының да уйныйсы килә. Уйнамадым дип әйтмим, уйнадым, эшсез торып коргаксып ятмадым. Бирсәләр, тагын рәхәтләнеп чума-чума уйнар идем әле.

– Үзегезне ничә яшьтә итеп хис итәсез?

– Бик карт кебек тоймыйм, югыйсә, яшем шактый бит инде.

– Бер 25ләр түгелме?

– Шулай дип әйтәсем килгән иде, әйтмәдем, оялдым...

Алар гаиләдә алты кыз, бер малай үсәләр. Нәкия, Галия, Роза, Нәҗибә – бүген дүртесе исән, өчесе бакыйлыкка күчкән. Күптән түгел генә Нәҗибәнең кече сеңлесе, табиб булып эшләүче Хәния гүр иясе булган. Нәкия апасы финанс институтын бетергән, хәзер хөрмәтле абыстай. Сеңлесе Роза Байбекова Камал театрында тегүче, цех мөдире.

Нәҗибә ата-ана тәрбиясен күреп, тоеп үскән. Тәрбия тәнгә, күзәнәкләргә сеңгән. Әнисенең кычкырып көлгәнен хәтерләми, кулы гел авызында була. Акрын гына сөйләшкән. Чын татар хатыны, тыйнак булган.

– Нәҗибә ханым, Нәкия апагыз абыс­тай. Ә сез намазга бастыгызмы?

– Дөресен әйтәм, регуляр рәвештә намаз укый алмыйм. Бу минем ялкаулыгым дип саныйм.

– Узганнарны сагынасызмы? Кайсы чорны?

– Туфан белән узган гомеремне сагынам. Шәхес белән яшәгәнмен.

– Ник бер бала белән генә калдыгыз?

– Ничек табасың?.. Театрда эшлисе килү дәрте көчле булды. Бу рольне уйный алмыйм, тегесен уйный алмыйча калам, дидем.

– Гомерегез буе Галиябануны уйнарга теләгәнсез, ник хыялыгыз тормышка ашмады? Хәлил дип Ринат Таҗетдиновны күз алдына китергәнсез.

– Сорап алып роль уйнау бик авыр әйбер ул.

– Рауза Хәйретдинова бит Мәйсәрәне үзлегеннән өйрәнгән, Мәйсәрә ролен уйнаучы актриса авырып киткәч аны сәхнәгә чыгарганнар. Сездә “Галиябану” куелдымы ул?

– Куелды. Мәсхүдә Хәйруллина уйнады. Гаеп эзләп әйтәсем килми, әмма мин алай уйнамас идем. Миңа бирмәделәр.

– Бераз гына җырлап алмассызмы?

– ...Сылуым, иркәм, ник чакырып алмыйсың...

– Рауза Хәйретдинова го­мере буе җырлы роль­ләр уйнады, аннан көнләш­мә­дегезме? Сезнең дә җыр­чы актриса буласыгыз кил­мәдеме?

– Юк. Мин буш хыял белән янмадым. Хыялый түгел. Миңа туры килмәгәнен белдем. Нинди роль эләгә, мин аның җелегенә төшәрлек итеп уйнарга тырыштым.

– Марсель Сәлимҗанов сезне актриса буларак ни өчен яратты?

– Чытырдап рольгә ябыш­каным өчен. Әрсез булмадым, ул бик ямьсез күренеш.

– Яшьләрне күзәтеп барасызмы?

– Артык күзәтмим.

– Тавышыгыз күңелемә сары май булып ятты. Тагын бер җырлагыз әле.

– Әллә нәрсә булды, күңелем тулды,
Әйтер сүзем әйтә алмадым.
Аерылышу шулай була икән,
Мин соңыннан гына аңладым...

– Елыйсызмы?

– Үкереп елап утырмыйм. “Юк, юк, еламыйм, юк, мин еламыйм”. Кайсы спектакльдә иде соң әле?.. “Юк, еламыйм, мин еламыйча булдыра алмыйм”, – дип бетерә идем.

ГАБДЕРӘХИМ                                                                                       
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 916
ӨСКӘ