Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Нәҗибә Ихсанова: "Тамашачыма рәхмәт әйтеп китәргә кирәк"

16 Декабрь 2015 1661
Татарстанның һәм Рос­си­я­нең ха­лык артисты Нәҗибә Ихсанова белән әңгәмә.
– Нәҗибә ханым, Туфан абыйның сездән көнләшкән чаклары булдымы?

– Театрда Вәкил Закиров дигән артист бар иде. Чибәр, үзенчәлекле. Туфанның беренче әсәрендә ("Миләүшәнең туган көне") минем иремне уйнады. Шуннан соң Вәкил абыйның хатыны Рәшидә ханымның көнләшкәнен сиздем. Ул Туфанга: "Нәрсә йоклап ятасың, хатының минем ирем белән очраша", – дигән. Туфан моны көлеп кенә кабул итте. Туфан кайнар булса да, аек акыл белән яши иде.

– Театрда яңа рольләр бирәләрме?

– Бирергә уйлаганнары да юк бугай, көтмим дә, китәрмен инде, бәхилләшербез. Үземне сәхнәдән китәргә тиеш дип саныйм. Тамашачыма рәхмәт әйтеп китәргә кирәк.

ГАБДЕРӘХИМ

P.S. Г.Камал театры артисты Нәҗибә Ихсанова белән экслюзив әңгәмәне "Акчарлак" газетасының 17 декабрь көнне чыгачак 51нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 923
ӨСКӘ