Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Нәҗибә ИХСАНОВА: “Артистлар театрдан китә алмый интегә”

28 Январь 2021 761
Моннан күп еллар элек Нəҗибə Ихсанова белəн радиода сөйлəшеп утырган идек.
Шул əңгəмəнең бер өлешен сезгə дə тəкъдим итим əле.
– Нəҗибə ханым, артистларны “гүлəйт итə” дип сөйлилəр. Сезнең турыда да шулай сөйлəгəннəре булдымы?

– Булды. Вəкил Закиров дигəн бик чибəр артист бар иде. “Милəүшəнең туган көне” спектаклендə иремне уйнады. Вəкил абыйның хатыны Рəшидəнең көнлəшкəнен сиздем. Туфанга əйткəн: “Син нəрсə йоклап йөрисең?! Синең хатының минем ирем белəн очраша”, – дигəн.

Туфан абый нишлəде?

– Туфан, кайнар булса да, акыл белəн яшəде. Бу сүзлəрне көлеп кенə кабул иткəн.

– Кайнар кеше белəн яшəве авыр булдымы?

– Монда шулай гына дип җавап бирəм: ирне гафу итə белергə кирəк.

– Яратмаган сыйфатларыгыз бармы?

– Бар. Шул сыйфатларым өстенлек алмасын дип куркам. Картаюдан куркып туктап калмасам иде дим. Мин – авыр холыклы кеше. Катлаулы. Дусларымны да үземə якын җибəрмим, ачылып бетмим. Авыр халəтемне сиздерергə телəмим.

– Йөрəктə калган бер хəлне сөйлəгез əле.

– Туфаннарга беренче кайту бүгенгедəй хəтеремдə. Килен булып кайтам бит инде. Токмач кисə белми идем. Токмач кисəргə кушсалар, нишлəрмен, дип ут йотып кайтам. Туфан əйтə: “Син камырны җəеп кенə бир”, – ди. Җəйдем. Туфан: “Əнкəй, токмачның син кискəне тəмле була”, – дип, əнисеннəн кистерде.

– Гаилəдə иң мөһиме нəрсə?

– Вакытында бер-береңне аңларга тырышу. Гаилəдə ирнең хуҗа булуы – зур бəхет. “Мəхəббəтебез беттеме əллə?” дип уйлап куйган чакларым да булды. Шул вакытта югалып калмаска кирəк.

– Артистка буларак көнлəшəсезме?

– Көнлəшəм. Көнлəшми яшəп булмый, көнлəшергə кирəк. Көнлəшү – үсү, уйлау, бер урында таптанмау дигəн сүз. Театрда яхшы спектакль чыга һəм мин анда катнашмыйм икəн, ул көнне үземə урын таба алмыйча йөрим.

– Иң зур гаделлек нəрсə ул?

– Үлем. Барысын да тигезли. Кайбер байлар мəңгегə килгəн кебек кылана. Аларны зиратка алып барасы иде.

– Хəзер тормыш авыр бит, диючелəр бар.

– Элек авыр булмаганмы? Иншалла, дисəк, барысын да ерып чыгарбыз.

– Сез карчыкларны күбрəк уйнадыгыз. Сəхнəдə карт булып күренүдəн куркасызмы?

– Юк.

– Димəк, сез зур актриса. Үзегезне яратмаган чакларыгыз бармы?

– Эшсез торганда. Үземне юк кебек хис итəм. Кирəксез булудан да куркыныч, авыр хəл юктыр. Кул эшкə бармаганда да үземне мəҗбүр итеп эшлим. Эш аша авырлыктан котылам кебек.

– Туфан абый мəхəббəтен кайчан аңлатты?

– Мəскəүдə беренче яңа ел. Шунда. Икенче көнне мин укырга бара алмадым. Мəхəббəт кайнарлыгы аяктан екты. Авырдым. Иң беренче бүлмəгə Туфан йөгереп керде. “Авырыйсыңмыни?” – дип, кайнар кулымны тотты...

– Артистлар нəрсəдəн интегə?

– Театрдан китə алмыйча. Яшь бара, авырулар да комачаулый. Əйе, тормыш законнары катгый. Сиздермичə генə театрдан киткəн артистлар да бар. Ялгызлыгы, яраткан эшеннəн аерылу аларның үлемен дə тизлəтə кебек.

– Артист өчен иң зур бəхет нəрсə?

– Режиссерның аңлавы, сиңа ышануы. Ышану иҗат кешесен канатландыра.

– Нəҗибə ханым, əңгəмəбез ахырына якынлашты, əйдəгез, уйнап та алыгыз инде.

– Үлəəəм... Кара син моны... Үлəəəм... Миңа эш куша бит...

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 23 январь 2020 № 3
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1346
15 Февраль 2021 11:09 659
ӨСКӘ