Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Нәфесен тыйган кеше генә җәннәтле булыр”

22 Сентябрь 2016 1460
Рамил Юныс белән әңгәмә.
– Рамил хәзрәт, җомгага килгән кешенең өр-яңа ботинкасын урлаганнар, ди (мәчеттә андый хәлләр дә булырга мөмкин). Бу кеше Аллаһы Тәгалә кушканча, әлхәмделиллаһи, Аллага шөкер, дияргә тиешме? Ник бу карак аның ботинкасын урлаган соң?

– Кешенең әйберенә кул тидерү – зур гөнаһ. Моны иманы зәгыйфь булган яки бөтенләй Аллаһы Тәгаләгә ышанмаган, мәчеткә малын арттыру нияте белән кергән кеше генә эшли ала. Безгә болар хакында вәгазь сөйләү кирәк. Әгәр дә кеше мәчеткә кереп аяк киемен урлый икән, ул башка җирдән ни генә урламас?! Димәк, бу кешедә тәрбия, дин дигән төшенчә бик зәгыйфь.

Һәр нәрсәнең ике ягы бар. Ни өчен Аллаһы Тәгалә бу кешенең ботинкасын урларга рөхсәт бирде икән? Моның турында без уйланырга тиеш. Урлаган кешене генә яманлап, үзебезне шелтәләмәсәк, бу дөрес булмый. “Сәҗдә” сүрәсенең 21нче аятендә Аллаһы Тәгалә: “Олы газаплардан алдарак сезгә башта җиңел газаплар бирәм, шәт, сез туры юлга кайтырсыз дип”, – ди. Ботинканы югалту – авырлык, бу Аллаһы Тәгаләнең сезгә бер шелтәсе, димәк, сезнең хатагыз бар. Малыгыз тарафыннан бирелмәгән сәдакагыз, зәкятегез булырга мөмкин. Бу – кечкенә шелтә. Икенче бер аятьтә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Сезгә килгән авырлыкларның сәбәбе – кулыгыз белән кылган гөнаһыгызга күрә”.

Югалтсагыз, куркыныч килсә, авырып китсәң, иң беренче шушы доганы кылырга кирәк: “Иннәә лилләһи вә иннәә иләйһи рааҗигун”. Шул чагында мәсьәләгез чишелер. Мөселман кешесе “Хәсбун Аллаһу вә нигъмәл вәкил” дип тә дога кылырга тиеш. “Йа, Раббым, гөнаһларымны гафу кыл, югалткан малны иясенә кайтарырга ярдәм ит”, – дип сорагыз. Шушы кагыйдәләрне үтәсәгез, иншалла, барысы да уңайлы булыр. Әгәр дә малыңны таба алмасаң, монда инде тәүбә итеп, үзеңнең гамәлеңә нәтиҗә дә ясарга кирәк.

– Авыл мәчетләренең сәдака тартмасыннан акча урлау очраклары булды. Бәлки андагы мулла үзе дә чиста куллы түгелдер?

– Казан тирәсендәге авылда былтыр гына бер хәл булды. Бер бала мәчетнең сәдака тартмасының йозагын бик матур гына ачып, акчасын алып, ябып куя торган була. Бу хәлне имам белә. Нишләргә икән дип уйлый да, сәдака тартмасы янына видеокамера куя. Соңыннан язманы балага, әти-әнисенә күрсәтә. Әти-әнисе бик нык гафу үтенгән, баланы тиргәгән. Шуннан соң бу бала мәчет сәдакасына тимәс булган.

– Бу каракларны аңларга теләп сөйләшү булырга тиешме? Ник урлаганнар? Бәлки аларга ярдәм кирәктер?..

– Зур гипермаркетта сакчы булып эшләгән бер абзый белән сөйләшергә туры килде. “Биредә күп төрле караклар йөри, – диде ул. – Берсенең акчасы җитми, әмма аңа кыйммәтле әйбер кирәк: хәмер, сигарет, конфет, кофе. Ул ач түгел. Ул урларга кергән. Шундый караклар бар: бөтен бармак­ларында алтын, кыйммәтле тун кигән. Әмма шул кыйбатлы тунның капюшонына кыйммәтле әйбер салып чыга. Ни өчен урлый? Чөнки авыру. Тормышына адреналин җитми. Урлап чыккач, бер атна рәхәтләнеп ял итә”.

Пенсионерның әз булса да ризыгы бар, ул урларга керми. Яшьләрнең эшләсә эшләре бар, базарда карбыз гына ташып та көнгә 200-300 сум эшләргә була. Кибеткә исерек яки наркоман керә. Караклыкны сәүдәгә санаучылар бар, моның гөнаһ икәнлеген аңлатырга тиешбез.

– Карак авыруны терелтеп булмыймы?

– Аңа психологлар кирәк. Яки дин әһелләре. Ул бит психолог каршына килеп: “Мин карак”, – дип әйтә алмый. Курка. Аның йөзен истә кадырсалар? Терелеп чыкмаса? Тагын барырга туры килсә, аны бит инде хәзер беләләр. Шуңа күрә алар дәваланырга килми.

– Мөселман илләрендә мәчеттән әйбер урлау очраклары бармы?

– Хаҗ кылганда да: “Сумкаларыгызны игътибар белән тотыгыз, кисеп алып китү очраклары бар”, – дип гел кисәтеп торалар. Шул ук миллион кеше арасында мөселман исеме астында йөргән кешенең ниятен беркем дә белми. Хаҗга дип килә, әмма нияте – шундагы байларның сумкаларын кисү. Алладан җәяү качкан кеше кайда да бар. Мәккәдә дә, Мәдинәдә дә, бөтен җирдә. Анда да мондый очраклар бар. Шунда сумкалары киселеп, маллары урланган кешеләрне үз күзләрем белән күргәнем бар. Әмма әлеге очраклар анда бик әз. Мәккә белән Мәдинәдә бөтен җирдә камералар тора. Тоталар икән, каракларга анда җәза бик кырыс.

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында караклар булганмы?

– Булган. Әйтик, Мәгъзүмия исемле хатын-кыз караклык кылган. Тотканнар. Шәригать кануны буенча каракның уң кулын кисәләр. Мәгъзүмия бик бай хатын булган. Әмма бай да булган, урламыйча да тора алмаган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа хөкем чыгарырга тиеш булган. Мәгъзүмиянең туганнары, арадашчы буларак, Пәйгамбәребез (с.г.в.) тәрбиясендә үскән Зәеткә чыккан: “Зәет, сөйләш әле Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән, болай булмый бит. Мәгъзүмия бик югары дәрәҗәдәге хатын, аның кулын кисәргә ярамый. Ничек тә моны булдырмыйча калырга иде”, – дигәннәр. Зәет: “Йә Рәсүлуллаһ, шундый-шундый хатын урлап тотылган, аңа бер җиңеләйтү булмас микән?” – дигәч, Пәйгамбәребез (с.г.в.) ачуланган: “Син Аллаһы Тәгалә хөкеменә шәфәгать сорыйсыңмы?” Халыкка чыгып: “Әгәр дә кызым Фатыйма урласа, аның да кулын кисәм”, – дигән. Нәтиҗәдә, Мәгъзүмиянең кулын чапканнар.
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ