Язмалар исемлегенә күчү
...– Көйләрне нинди уен коралында язасыз?
– Мин бернинди уен коралында да уйный белмим, нота да танымыйм. “Мыр-мыр композиторлар” категориясеннән мин. Көй башымда туа да, мин аны җырчыларга җырлап бирәм һәм: “Менә сезгә сөяк, итен үзегез өстәрсез”, – дим.
– Ә ул көй инде җырланган, танылган көйгә охшаш булып чыкса?
– 20 елдан артык эшлим, берсенең дә килеп претензия белдергәне булмады әле...
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының бүгенге яңа саныннан укый аласыз.
"Мыр-мыр композиторлар категориясеннән мин"
14 Август 2020 469

Продюсер, композитор Җәүдәт Гыйльманов Казанда туып-үскән, балачагы әнисенең туган ягында – Биектау районы Зур Битаман авылында үткән. Армиядән соң заводта эшләгән, аннары КХТИга укырга кергән. Хатыны – укытучы, гомере буе: “Инженерга дип кияүгә чыктым, әмма кем белән торам мин?”– дип әрли икән. Сәбәбе – Җәүдәт абый акча турында уйламый, аны күбрәк яшь талантларны табып халыкка чыгару кызыксындыра.
– Мин бернинди уен коралында да уйный белмим, нота да танымыйм. “Мыр-мыр композиторлар” категориясеннән мин. Көй башымда туа да, мин аны җырчыларга җырлап бирәм һәм: “Менә сезгә сөяк, итен үзегез өстәрсез”, – дим.
– Ә ул көй инде җырланган, танылган көйгә охшаш булып чыкса?
– 20 елдан артык эшлим, берсенең дә килеп претензия белдергәне булмады әле...
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының бүгенге яңа саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Альбина Гайнуллина