Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мунча төзүче Нәзир МОСТАФИН: “Мунча кереп бетергәч, мичкә бер утын атыгыз”

2 Июнь 2020 1568
Нәзир Мостафин – танылган мунча төзүче оста. Күп кенә җырчылар, алып баручылар, мисал өчен Салават Фәтхетдинов та мунчасын аңа эшләткән. “Эшен яратып, намус белән башкара. Алтын кулга җан җылысын да куша”, – диделәр аның турында. Тумышы белән Мамадыш районы Шәмәк авылыннан ул.
– Мунча идәне салкын булмасын өчен нишләргә?

– Җылытыла торган идән (теплый пол) эшләргә. Өйдән җылылык килә торган итеп яки мунчаның үзенә аерым котел куялар. Ул йә электр, йә газ белән эшли торган була инде. Безнең мунча утын белән ягыла, шуңа идән салкын булмасын өчен мин газ котелы урнаштырдым. Тәүлек буе эшләп тора. Аның каравы, мунча да тиз җылына, утын да күп тотылмый. Һәм тагын бер зур плюсы: мунча стеналары, идән коры тора, шуңа череми. Бу үз чиратында мунча исенә дә тәэсир итә. Кибеп бетмәгән мунчада тынчу ис була. Киңәш итеп тагын шуны әйтәсе килә: мунча кереп бетергәч, мичкә берәр утын атарга кирәк. Мунча кибеп торачак..
.
***
Язманы тулысынча газетабызның пәнҗешәмбе көнне чыгачак  яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1666
3 Август 2020 10:18 1080
ӨСКӘ