Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Муенса

9 Ноябрь 2020 1236
Менә ничә ел инде Кәрим урын өстендә ята. Күзләре күрми аның, җитмәсә, аяклары да йөрмәс булды. Их, үлеп кенә китәсе дә... Булмый шул! Онытты аны газраил, күптән онытты. Югыйсә, ишетеп тора бит ул, кичә генә 24 яшьлек күрше малае Илдар машинасы белән әйләнеп үлде. Аңа кадәр югары очның Кирам, печәнлектән егылып муенын сындырды да, аңына килә алмыйча өч көн ятканнан соң, фани дөньядан китеп барды. Илле дә тулмаган иде үзенә. Боларның барысын да күрше карчыгы Зәйтүнә җиткереп тора аңа. Ул үзе дә олы яшьтә инде, шулай да Кәримне ярдәменнән ташламый. Килене кереп өс-башын, урын-җир әйберләрен, өен юып, ашарга-эчәргә әзерләп тора. Рәхмәт инде аларга, ташламыйлар.
Карчыгы үлеп китте шул Кәримнең, түзә алма­ды аның йөрәге, бала хәсрәтен күтәрә алмады. Кәрим үзе дә инде, катырак булды шул аңа. И-и-их! Үткәннәрне кайтарып булса иде!!! Әрнүгә чыдый алмыйча, сыкранган йөрәген кысып, Кәрим хатирәләргә чумды.
…Бай нәселдән иде ул, шуңа күрәдер, үзсүзле булып үсте егет. Өйдәгеләр дә аны “син, син генә, син–бер генә” дип үсендереп тордылар. “Минем кадәр буласылары бар әле!” Ул шулай дип үсте. Укыды, үзе әйтмешли, кеше булды. Чибәр иде, җилбәзәк хатын-кызлар күп чапты аның артыннан. Күп чуалды ул алар белән, кайвакытта кунарга да кайтмый торган иде. Ә хатыны түзде, каршы сүз әйтмәде. Балалар да моны күреп үсте. Ике кыз да, үсеп җиткәч, әтиләре кебек җилбәзәк булдылар. Аракы эчеп, тәмәке тартып, берничә тапкыр бала төшереп йөри торгач, олысы исерек килеш машинага тапталып үлде. Ә кечесе кайда йөридер, белгән кеше юк. Шулай итеп анысы көннәрдән бер көнне юкка чыкты. Әнисе үлгәч тә, күммичә, бер-ике көн көтеп карадылар. Юк, кыз күренмәде. “Үлгәндер инде, исән булса, берәр кеше күрер иде аны”,–диеште күршеләре.
...Кәрим күзләрен ачты. Белә ул, бик яхшы белә үзенең мондый хәлгә төшүенең сәбәбен. Ул кешене бүгенгәчә онытасы юк аның. Менә әле дә күз алдыннан китми. Рәнҗү тулы күзләре белән бер тутырып карый да: “Их син, үкенәсеңме?”–дип юкка чыга. Үкенмиме соң, бик үкенә Кәрим, бик! Тик үкенүдән файда юк бит, йөрәк кенә сыза. Үзе гаепле, гаебен үзе дә төзәтер иде, чамасы юк. Тукта, әгәр эзләтеп карасаң?! Кеше энә түгел, табарлар аны, табарлар. Их, тапсалар, аякларына егылып гафу сорар иде ул аннан. Һичшиксез табарга кирәк аны, ничек кенә булса да!
...Ул аңа бер күрүдә гашыйк булды. Ниндидер бер көчме, сөйкемле сөякме Кәримне кызга бәйләп куйды. Өйләнгән, ике кызы бар икәнлеген әйтеп тормады, үзен егетләрчә тотты. Шуңа күрә Айсылу да шикләнмәде, аңа баштанаяк гашыйк булып, очрашу минутларын зарыгып көтә торган булды. Башкаларны бер очрашудан яулап ала торган Кәрим Айсылуга кагылырга шикләнде. Ул аны чынлап яратты. Үзенең шашкын хисләрен башка чибәркәйләр янында сүндереп килә иде кыз янына. Шулай бик озак дәвам итте. Күпме вакыт узганын икесе дә сизми калды бугай. Өйләнешү хакында сүз катмаган егеткә Айсылу үзе сүз башлады.
–Кәрим, әйдә бергә булыйк, мин сине бик яратам!
Кәрим бу сүздән бик курка иде, сөйләшүне шаяруга борды. Куеныннан муенса чыгарды да:
–Менә, Сылуым, миннән вәгъдә бүләге, минем синнән башка кешем юк, кирәкми дә. Ал бүләгемне!–дип кызның муенына такты.–Менә хәзер син минем вәгъдәләшкән ярым булдың инде. Муеныңа камыт кидердем,–дип кызны кочып алды.
Беренче тапкыр шашкын хисләр йөгәненнән ычкынды...
Айсылу авырга узгач, Кәрим баладан котылырга кушты. “Ашыкмыйк, көтик әле бераз, аннан соң...”–дип авызында сүз боткасы “пешерде”.
Бичара кыз ни эшләгәнен аңлап та бетермәгән көе, егет кушканча эшләде. Аннан соң... Аннан соң Кәримнең килүләре сирәгәйде. Бераздан ул телефоннан гына хәл-әхвәл сораша торган булып китте. Нидер булганын сизгән кыз Кәрим янына үзе килде. Аның кулында вәгъдә бүләге–муенса иде. “Син миңа ялган вәгъдә биргәнсең. Вәгъдә–иман ул. Синең иманың юк икән. Күрәселәрең алда әле, үзең дә аңларсың. Миңа синнән берни кирәкми”,–дип, муенсаны Кәримнең эш өстәленә куеп китте. Еламады, кычкырмады, каргамады, тыныч кына әйткән сүзләре үзәкне өзде... Горур гына башын күтәреп чыгып китте. Ишеккә килеп җиткәч, кабат борылып карады. Ай ул соңгы караш! Гомер буе эзәрлекләде ул Кәримне, соңгы сүзләре тынгылык бирмәде. “Синең күрәселәрең алда әле!” Күрде шул, күпме хәсрәт күрде Кәрим. Әле һаман да күрә. Олыгайган көндә бер ялгызың... сукыр калып... урын өстендә... бер хәрәкәтсез! И-их, гомерләр! Чит кеше гаебе белән шулай булсаң,бәлки болай ук газап та булмас иде. Үзе гаепле бит, үзе гаепле...
Хәтере бар, саный ала, акылы да үзе белән картның, Айсылуны эзләтүгә биргәнгә нәкъ кырык көн бүген. Хәбәр юк әле... Таба алмаслар микәнни?.. Әллә ничек күңеле сикерә бүген. Тәрәзәгә саескан килеп кунгач та, хәбәргә юраган иде.
Көн саен муенсадагы төймәләрне саный Кәрим карт, аларның саны төп-төгәл кырык икәнен белсә дә, саный да саный.
Шау-гөр килеп кергән хат ташучы кыз аны тәсбих тарта дип уйлап:
–Кәрим абый, догаларыңны куеп тор әле, монда сиңа хат бар,–дип янына килеп утырды.–Мин укып биримме, әллә күршеләрең белән укыйсыңмы?
–Укы тизрәк!
Түземсезлек белән көткән хәбәрнең менә хәзер ачыкланырга тиеш булуы картның зиһенен чуалтып җибәрде. Шуңа да ул хатның башлам өлешен ишетеп-аңлап та бетермәде. Ишеткән сүзләре коточкыч, башка сыймаслык иде. “...Озак эзләнүләрдән соң, без сезгә шуны хәбәр итәбез: сез эзләгән Ярмиева Айсылу Касыйм кызы моннан ун ел элек, ике баланы янган уттан коткарып калганда вафат булган. Аның исеме...”
Җан ачысы белән кычкырып, Кәрим карт кулындагы муенсаны икегә аерып җибәрде. Аптыраган кыз әле картка, әле идәнгә сибелгән муенса бөртекләренә карап, телсез калды. Төрле якка сибелгән энҗе бөртекләре дә, “Күрәселәр бар икән әле”,–дип кабатлаган Кәрим карт та кызганыч иде аңа...
***
Хикәя "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 11 ноябрь 2015
Рубрика: ПРОЗА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1371
16 Ноябрь 2020 09:59 1350
ӨСКӘ