Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мортаза Рәхимов җәннәткә керү юлларын эзли

20 Февраль 2014 1207
7 февраль көнне Сочида Олимпиада башланды. Һәм шул ук көнне Башкортстанның элеккеге Президенты Мортаза Рәхимов үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тыйнак юбилей

Башкорт аксакаллары шурасы бу уңайдан Президент Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать белән чыкты. Анда алар Рәхимовның түгәрәк юбилеен республика күләмендә зурлап бәйрәм итүне сорады. Тик Хәмитов администрациясе бу мөрәҗәгатькә бернинди дә мөнәсәбәт белдермәгән. Шуңа да Уфада Мортаза Рәхимовның юбилее уңаеннан рәсми чаралар булмады. Элеккеге президентның тормыш юлы турында фотокүргәзмә һәм “Уфа Арена” боз сараенда оештырылган хоккей ветераннары ярышын санамаганда, зур юбилей бик тыйнак узып китте. Бу – Хәмитов һәм элеккеге Президент Рәхимов арасындагы мөнәсәбәтләрнең салкын булуына тагын бер дәлил.

Юбилей алдыннан Мортаза Гобәй­дуллович “Лента.ру” сайтына интервью бирде. Үзе властьта утырган чакта 750 мең татарны башкорт дип яздырткан Президент бу әңгәмәдә Башкортстанда бүген татарлаштыру сәясәте башлануын әйтә.

Татардан башкорт ясаучы

Башкорт милли оешмалары Мортаза Рәхимовны “милләт атасы” дип атый. Дөрестән дә, Рәхимов үз вакытында башкорт халкының санын арттыру өстендә күп көч куйган шәхес. Татар милләтчеләре бу кешегә нәкъ менә шуның өчен үпкәле дә. Мортаза Гобәйдуллович хакимияттә булган чакта Башкортстанда татар милли оешмаларының эшчәнлеге ярым яшерен төстә идән астыннан алып барылды.

Журналист Илфак Шиһапов башкорт тарихында күп казынган кеше. “Башкорт милләтчеләре урынында булсам, мин бу кешегә үз акчама һәйкәл куяр идем, – ди ул. – Чөнки ул булмаган халыктан милләт ясарга тырышты. Әлбәттә, бу эш килеп чыкмады. Объектив рәвештә Башкортстанда татарлар башкортларга караганда күбрәк. Халык санын исәпкә алу вакытында Мортаза Рәхимовның башкортлаштыру сәясәте ачык күренде. Кеше санын исәпкә алу кампаниясе барышында Башкортстанда 750 мең татар башкорт итеп язылган килеш йөри. Татарны башкорт дип язуның нәтиҗәләре бик аяныч. Мин моны Туймазы, Бүздәк районнары мисалында әйтә алам. Бүген халыкның 80%ы башкорт дип язылган авылларда татар мәктәпләре ябылды. Татар балаларын башкортча укыту бара.

Тарихи күзлектән караганда, башкорт дигән милләт гомумән юк, – дип дәвам итә Илфак әфәнде. – Башкортлар – татарларның бер катламы. Казанны алганда Мәскәү партиясенә кергән татарларның бер өлеше Иван Грозный вакытыннан башлап нугай татарларыннан бушаган җирләргә күчеп утыра. Шушы территориягә хокук алалар. Бу татарларга Урал ягыннан килүче калмык, бурят, тунгузлар катнаша һәм моның нәтиҗәсендә башкорт сакау сөйләме барлыкка килә”.

“Башкортларның саны кимеп бара, – ди тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров. – Президент булган вакытта Рәхимов бөтен җаны-тәне белән татарлар хисабына башкортлар санын арттырырга тырышты. Ул курыкты – башкорт саны кимесә республика да бетәчәк. Хәтерләсәгез, бервакыт Татарстан һәм Башкортстанны кушу мәсьәләсе күтәрелгән иде бит. Илеш кебек Башкортстанның Татарстан белән чиктәш районнарында халык әле дә ике аң белән яши. Алар үзләрен татар да, башкорт итеп тә саный. Һәм безгә аерма юк диләр”.

“Рәхимов Президент булганда Башкортстанда татарларның хәле яхшы түгел иде, – ди Башкортстан татар җәмәгатьчелеге оешмалары берлеге рәисе Илдар Габдрәфыйков. – Татар мәктәпләре бетте. 250 мең татар башкорт дип язылды. Бүген бу кеше Башкортстанда татарлаштыру бара дип сөйләнә. Ә ул үзе башкортлаштыру сәясәтен алып баруын оныткан, күрәсең”.

Хәмитов белән Рәхимов арасы ни өчен салкын?

Илнар Гарифуллин – Бөтендөнья Татар конгрессының Россия төбәкләре белән эшләү бүлеге хезмәткәре. “Башкортстанның бүгенге Президенты Рөстәм Хәмитов Рәхимов командасыннан түгел, – ди Илнар әфәнде. – Заманында ул Башкортстанда федераль инспектор булып эшләде һәм еш кына президент Мортаза Рәхимов белән конфликтка керә иде. Рәхимов Хәмитовны республикадан куып чыгарды дисәң дә була. Хәмитов нәтиҗәдә Мәскәүгә үпкә белән китте. Ә инде 2010 елда Башкортстанга Президент буларак әйләнеп кайткач, Рөстәм Хәмитов М.Рәхимовның кешеләрен алып, үзенекеләрне куйды”.

2010 елда президентлыктан киткәч М.Рәхимов “Урал” хәйрия фонды белән җитәкчелек итә башлый. Фонд 2006 елда барлыкка килә. Аңа Башкортстанның ягулык-энергетика заводларын “Сис­тема” холдингына сатудан кергән 62 миллиард сум акча күчерелгән. Башкортстан оппозициясе бу финанслар ниндидер фондка түгел, ә республика икътисадына хезмәт итәргә тиеш дигән дәгъваларны еш күтәреп чыга. Һәм Мәскәүгә зарланып бер-бер артлы хатлар юллый. Тик әлегә кадәр үзәктән бу хатларга җавап алынганы юк.

“Урал” фондының “Салават Юлаев” командасын, балалар хоккеен финаславы, мәктәпләр төзүе мәгълүм булса да, башка эшчәнлеге томанлы. Бөтендөнья Татар конгрессының Россия төбәкләре белән эшләү бүлеге хезмәткәре Илнар Гарифуллин Рәхимовның бүген “Урал” фонды аша сәясәткә дә катнашырга тырышуын әйтә.

Мортаза Рәхимовның “Лента.ру” сайтына биргән әңгәмәсеннән өзекләр:

“Татарстан һәм Башкортстан тел, мәдәният, гореф-гадәтләр ягыннан якын. Безнең сүзләрнең дә 99,9%ы уртак. Катнаш никахлар күп. Татарстан белән Башкортстан үзара гел ярышып яшәде. Шул ук хоккейдагы “Ак Барс” һәм “Салават Юлаев” командалары арасындагы көндәшлекне генә алыйк. Мин әйтә идем: “Теләсә-кемгә оттырырга була, тик татарларга гына түгел”

“Бүген Башкортстанда татарлаштыру бара һәм бу куркыныч. Безнең иң якын дустыбыз – рус халкы. Мин Дмитрий Медведевка әйтә килдем, Президент итеп безгә рус кешесе кирәк. Башкортлар һәрвакытта да руслар белән уртак телне таба белде”.

“Мин бүген хәйрия эшләре белән шөгыльләнәм. Һәм җәннәткә керү юлларын эзлим”.

Марсель ӘСКӘРОВ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ