Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Мисырда ял иткәндә дә интернет аша үзебезнең ферманы карап яттым”

22 Январь 2016 1294
Әйтсәң кеше ышанмас, әмма 5 ел вакыт эчендә фермер Латыйповлар терлек санын 28 дән 250 башка җиткерә!!! Шуларның 130 – ы сыер малы.
Дөбъязда Миңсинә ханым ике ферма төзегән. Анда Латыйповлар гаиләсеннән тыш тагын 5 кеше хезмәт куя. Ферма эчендә 7 күзәтү камерасы куелган.

Ленар Латыйпов: “Камераларны 2012 нче елда ук урнаштырдык. Интернетка кереп, теләсә-кайсы җирдән, хет Казаннан фермада ни булганын күзәтә алам. Азык вакытында керәме? Эшчеләр урыннарындамы? Гел монда булып булмый бит. Казанга эш белән барырга туры килә, я кунакка китәсең. Мисырга ял итәргә баргач та интернетка кереп үзебезнең ферманы күзәтә идем. Онлайн реҗимда камералар барысын да күрсәтә, фермада нәрсә эшлиләр, кем бар, сыер ашыймы, бөтенесен күреп була”.

Видеокамералар ярдәмендә Латыйповлар ферма эченә үтеп кереп, бер канистра солярка урлаган каракның да эзенә төшкән. Шуннан соң ферма эченә бер угрының да кергәне юк. Латыйповлар фермасында видеокамералар торганын бүген эшчеләр дә, Дөбъяз халкы да белә.

МАРСЕЛЬ ӘСКӘРОВ

P.S. Хуҗалык эшчәнлеген шәригать кануннары буенча алып баручы фермерлар –  Миңсинә һәм Ленар Латыйповлар хакында тулы мәкаләне "Акчарлак" газетасының киләсе саннарында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Марсель Әскәров

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ