Язмалар исемлегенә күчү
– Үзең доктор булыр идеңме?
– Әгәр ул “доктор”га дарусыз, уколсыз дәваларга рөхсәт итсәләр... Миннән мәңге хирург чыкмас иде, кызгану һәм курку тойгысыннан шунда ук үзем егылыр идем, мөгаен... Ә менә үләннәр турында күп беләм дип мактана алмасам да, безнең аяк астындагы һәр үләннең Аллаһы Тәгалә иңдергән шифа икәненә ышанам.
– Син күзәтүчәнме? Бүген нәрсәләр күзеңә ташлана?
– Сокланып, шаккатып, табигатьне күзәтә алам. Кар бөртеген, тәрәзәгә төшкән бизәкләрне, диңгез дулкынын, комдагы ташларны, кош оясын... Берәрсенең өенә килеп керсәм, стена тутырып торган яңа гарнитурны да, яңа пәрдәләрне дә күрмәскә мөмкинмен. Бүген кешеләрнең соң дәрәҗәгә җитеп малга табынуына аптырыйм.
***
Әңгәмәне тулысынча газетабызның пәнҗешәмбе чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.
“Миннән мәңге хирург чыкмас иде”
3 Август 2020 901
Язучы Айгөл
ӘХМӘТГАЛИЕВА
белән әңгәмә.

Рубрика: АНОНС
Автор: ГАБДЕРӘХИМ