Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Минем җырны тыңлагач, әнисе терелгән”

11 Январь 2021 572
Күптән түгел легендар җырчыбыз Флүрә апа Сөләйманова белән телефон аша гына әңгәмә корып алдык.
– Флүрә апа, нихәл?

– Быел мартта миңа 80 яшь тулды бит!

– Котлыйбыз! Туган көнеңне ничек уздырдың?

– Филармониядә чәй эчү мәҗлесе булды.

– Җырладыңмы соң?

– Ансыз буламы инде?!

– Кемнәр килде?

– Күп кеше. Үзебезнең “Илһамият”, пенсионерлар. Уфадан хәзрәт килде, ул әнисе авырганда минем пластинканы уйнаткан, җырымны тыңлагач, әнисе терелгән, имеш... Филармония директоры да бик мактады үземне: “Сез гомер буе матур булдыгыз”, – ди.

  – Шундый булу өчен ни кирәк?

– Мин бик матур булмадым бит инде. Тышкы кыяфәт турында әйткән булса, бу сүз – көлке.

– Сүз күңел матурлыгы турында баргандыр. Күңеле матур кешенең йөзеннән нур тама бит ул... Хәтерең яхшымы?

– Җыр сүзләрен онытам. Заманында Әлфия ападан көлгән идек. Урамда берәү: “Әлфия апа, туңгансыз, өегезгә кертәм”, – дигәч, ул: “Фатирымның номерын белмим шул”, – дигән. Әй көлдек инде. Хәзер үзем дә шулай. Күпме еллар җырлаган “Сабырлык” турында мөнәҗәтне онытканмын бит... Аяклар да юньләп йөрми.

– Аякка нәрсә булган?

– Салкын тигән. Без яшь чакта трактор чанасында йөрдек. Салкын клуб, салкын юллар.

– Кайда яшисең?

– Әле Әлфия кызымда, әле Булат улымда. Үзем генә яши алмыйм. Егылып китүем бар.

– Көнең ничек үтә?

– Радио, телевизор...

– Ирең төшеңә керәме?

– Миңа бер дә керми. Кызыма кергән: “Безнең өчен кайгырмагыз, без урнашкан инде”, – дигән.

– Оныкларың ничәү?

– Алтау.

– Бер җыр җырла әле, Флүрә апа.

– Урманнарда алан, аланнарда балан,
Өзеп каптым, әче димәдем.
Ни генә күрсәм дә, яшәүдән бизмәдем,
Кайчан уздың, гомерем, сизмәдем?..

– Хәзерге кайсы җырчыларны яратасың?

– Барысын да. Мин алай кеше тикшермим.

– Кем ашарга пешерә?

Килен.

– Дәү әни булу өчен ни кирәк?

– Акча кирәк.

– Көлдердең әле син...

– 80 яшь тулгач, хөкүмәт ярдәмче билгели икән. Чәй, су алып килеп бирүче, ягъни мәсәлән. 10 класста укучы оныгым Адельне оформить иттем, аңа ай саен 1200 сум акча килә. Минем ярдәмчем булган өчен. Ул акчаны пенсиямә өстәп бирәләр.

– Күпме пенсия аласың?

– 22 мең. Бу – 80 яшь тулгач өстәлгән пенсия.

– Өйдә ни эшлисең?

– Әзрәк бәйлим шунда: бияләй, носки.

– Яшьлегеңне сагынасыңмы?

– Юк. Сагынсаң да кайтмый ул, дип җырлыйбыз бит, шуның кебек бит инде. Заманында мине филармониягә эшкә алмадылар, махсус белеме юк аның, диделәр. Зифа Басыйрованы да шулай тилмерттеләр. Консерватория бетергән җырчылар: “Җырдан укыткан укытучым – фәлән”, – дип күкрәк кагып кына сөйләшәләр иде. Махсус белемем булмаса да, минем дә күпме укытучыларым булды: Сара Садыйкова, Усман Әлмиев.

– Бүген урамга чыктыгызмы?

– Суга чыктым. Аста гына су сатыла. Йөрүе бик рәхәт түгел, әлбәттә, таяк белән йөрим.

– Таныйлармы?

– Танымаслар сиңа!

– Чәчең һаман да бөдрәме?

– Әйе, әле бик нык үскән иде, парикмахерскаяга бардык. Үзем генә бара алмыйм. Булат машина белән алып бара.

***

Язма "Акчарлак" газетасыныж архив саннарыннан алынды, 10 январь 2020 №1
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2906
25 Январь 2021 09:50 826
ӨСКӘ