Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Минем тормышымда – "Акчарлак"

9 Ноябрь 2016 1694
"Минем тормышымда – "Акчарлак"  конкурсы дәвам итә. Укучыларыбызның кайбер эшләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

югары ослан.jpg


Эш көтеп торсын

Мин авылда китапханәче булып эшлим. Бакча эш­ләре белән ләззәтләнеп йөргәндә, хат ташучы апа бер кочак газеталар тоттырып, шатландырып китте. Күргәнегезчә, өйгә кереп җитәргә түземлек җитмәде. Эш коралымны янга куеп, көтеп алынган “Акчарлагымны” барларга тотындым.

Гүзәлия ГЫЙБАДУЛЛИНА.
Югары Ослан, Бакчасарай.



кэжэ бн.jpg

Кәҗә белән Казанга

“Акчарлак”ның 15 яше җиткән,
Ни бүләк итим икән?
Ак кәҗәмне җитәкләп,
Казанга илтим микән?
Уфа – Казан арасы,
Шактый гына барасы.
Кәҗәсе түгел – мәзәге,
Гаеп итмәсләр әле.

Әдибә ШӘРИФУЛЛИНА.
Башкортстан, Бүздәк районы, Уран авылы.



1.jpg

Таудан ничек төшәргә?

Бу ялларда эш күп булды,
Бик зур чокыр казыдым.
“Акчарлак” укып ял итәм,
Шуның хәтле арыдым.
Әһә, ребуслар бар икән,
Кирәк булыр чишәргә.
Өйгә кереп китәр идем,
Таудан ничек төшәргә?!

Гадел ХӘБИБУЛЛИН ( 5 яшь)
Балык Бистәсе, Корноухово.


агач башында.jpg

Агач башында гәҗит укыйм

“Акчарлак”тан бер дә аерыласым килми. Үзем белән бакчага да алып барам. Тынычлап укырмын дип агач башына мендем. Менүен мендем дә, хәзер ничек кире төшәргә икән дип утырам…

Фаилә МУСИНА




омэдэ.jpg

Өмәдә дә “Акчарлак” белән

Өмә гөрли күршебездә,
Казлар саны – унсигез.
Күтәргесез, сөбханалла,
Барысы да бик симез.
Каз өмәсе бездә булмый
Гармун моңыннан башка.
Җыр белән эшне башладык
Китә казлар Донбасска...
“Акчарлак” укып өмәдә
Фикерләр алышабыз.
Өлкән булсак та яшьләрдән
Аз гына калышабыз.
Каз итенең менә бүген
Бәлешләрен пешердек.
Гореф-гадәт, йолаларны
Тагын искә төшердек.
Су буйлары бигрәк ямьле,
Казлар юдык агымда.
Киләсе елга бәбкәләр
Бик күп булсын тагын да.
Каз канатын сыдырганда
Тагын өмә ясарбыз.
Шунда “Акчарлык”ны укып
Күп яңалык ачарбыз.

Раилә БАРИЕВА.
Әгерҗе, Уразай.


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ