Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Минем тормышымда – “Акчарлак”

24 Ноябрь 2016 1275
"Минем тормышымда – "Акчарлак" бәйгесенә җибәргән эшләр белән таныштырабыз. 

питрэч.jpg


Күрше әби белән бергә
“Акчарлак”ны алабыз.
Әгәр берсе килми калса
Бер-беребезгә чабабыз.
Миңа берсе килми калды,
Кердем әби янына.
Әбинең кулы камырлы,
Басып укыйм каршында.
Икебез дә “Акчарлак”ны
Бик яратып алабыз.
Намаздан соң Габделфәткә
Догалар да кылабыз.

Зөбәрҗәт ЗАКИРОВА.
Питрәч, Салкын Чишмә.

“Акчарлак” укып пешергән ризык һәрвакыт тәмле була?

Рәйсә ӘХМӘТОВА.

Балык Бистәсе.

Тукта, колын, сабыр ит,
Әз генә син түз инде.
“Акчарлак”ны укып чыккач
Ашарыңа бирермен.

Зәрия САФИУЛЛИНА.
Баулы, Яңа Чүте.

Рубрика: БЕЗНЕҢ ЯҢАЛЫКЛАР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ