Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Минем ирем әйбәт!”

19 Ноябрь 2020 1370
– Фәридә, нинди проблемалар бар?

– Проблемаларны эзләсәң бар, күрмәсәң – юк. Олы улым мәктәпне алтын медальгә тәмамлады.

– Кая керә?

– КФУга керә Самат, нефть-газ, химия өлкәсен үз итә.

– Аны үстерү авыр булдымы? Малайларны шәһәрдә үстерү авыр, диләр. Кайбер ата-ана баласын хулиганнар белән бәйләнмәсен дип хәтта авылга җибәрә.

– Аллага шөкер, бернинди авырлык тоймадым. Без алар өчен үрнәк булдык, бәлки шуңадыр да. Музыка мәктәбенә йөрде. Фортепиано буенча кызыл дипломга музыка мәктәбен тәмамладык. Тормыш бик уйландырса, утыра да уйный. Уйнагач, җиңел булып китә. Икенче улым да фортепианога йөри, спорт белән шөгыльләнә.

Балаларга ничек үрнәк булдыгыз?

– Театрга, сәфәргә йөрдек, яхшы кинолар карадык, яхшы китаплар укыдык. Безнең гаиләдә сүгенү сүзләре юк. Кечкенә улымның классындагы егетләр сүгенә. “Әни, мин алар белән Кырымга бармыйм”, – диде. Кырымга барырга мөмкинлеге бар иде. “Кая барасың килә?” – дигәч: “Сәләт”кә барам”, – ди. “Сәләт”кә Алсуның кечкенә улы Ислам һәм минем улым Фәрхәт икәүләшеп барып кайттылар, бик ошады. Ул “ватсап”тан татарча бик язмый иде: “Ничек хәлләрең?” – дигәч: “Шәп, әнием, үзең ничек?” – дип татарча язды. Бу минем өчен зур бүләк булды.

– Җәйләрен, гадәттә, кая барасыз?

– Башкортстанның Бакалы районына кайтабыз, әти-әнием шунда яши.

– Тормыш итә-итә мәхәббәтнең очкыннары сүрелә, аны гел яндырып торырга кирәк, диләр. Моның белән килешәсеңме?

– Әлбәттә. Елдан-ел Маратымда тагын да яңа сыйфатлар күрәм. Ул минем өчен сер. Мин аның өчен сер. Ул хәзер кино өлкәсендә. “Мулла” фильмының продюсеры. Идеяләре күп. Әтнә дәүләт театрында музыка бүлеге мөдире. “Фәридә-Алсу” дуэтының саунд-продюсеры.

Тормышта авыр мизгелләр булганда нишлисең?

– Бисмилла укыйсың да, эшеңне башлыйсың.

– Фәридә, күзләрең һаман да яшел икән. Көннән-көн яшәрәсең. Без бабайга әйләндек.

– Минем ирем әйбәт.

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1371
16 Ноябрь 2020 09:59 1350
ӨСКӘ