Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Мине спорт һәм мәхәббәт яшәтә”

28 Май 2013 1164
Тормышның вак-төяк нәрсәләре өчен дә бетеренгән кешеләр бар. Кредитын түли алмыйча яки шәхси тормышында кыенлыклар булып үзенә кул салучылар да очрый. Ә бит арабызда язмышның иң олы сынауларына дучар булып та, рухын сындырмаучылар, теше-тырнагы белән яшәү өчен, башкалар кебек булу өчен тырышучылар бар.
Самара шәһәрендә гомер кичерүче Анна Сайдакова да нәкъ шундыйлардан. Инвалид коляскасында утырырга мәҗбүр булса да, ул тормышның ямен югалтмаган, сынмаган, сыгылмаган. Алай гына да түгел, Анна аягына басачагына чын күңеленнән ышанып, җитди рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Физик күнекмәләр ярдәмендә ул элеккеге кебек үз аягында басып йөри алачагына шикләнми дә.

Анна Сайдакова белән фитнес, бодибилдинг һәм культуризм буенча үткәрелә торган “Казан – 2013” дип аталган язгы турнир­да таныштым. Быел әлеге тур­нирда беренче тапкыр физик мөм­кинлекләре чикләнгән кеше­ләр өчен махсус категория булдырдылар. Ягъни, бәйгедә инвалид коляс­касында утыручылар да катнаша алды. 74нче номер астында чыгыш ясаган Самара спортчысы Анна Сайдакованың коляскага утырып биюе берәүне дә битараф калдыра алмады. Жюри аны коляскада чыгыш ясаучы культуристлар арасында иң-иңе дип таныды һәм беренче урынны бирде.

Мускуллары кабарып торган бу туташның шундый язмышка дучар булуына бер яктан кызганып карасам, икенче яктан аның көчле рухына сок­ландым. Шушы чандыр гына гәүдәле гүзәлкәйнең максатына ирешү өчен нинди авырлыклар, киртәләр аша үтүен күз алдына китердем. Мускулларга карап торуы гына җиңел, ә аларны үстерү өчен никадәр тренировкалар кирәк!

Турнир тәмамланганнан соң, Анна Сайдакованы эзләп табып, аның белән әңгәмә кордым. Аның язмышы, яшәеше бик кызыксындырды мине. Самара кунагы бик ачык, аралашучан булып чыкты, үзе белән журналистлар кызыксынгач нык шатланды һәм бер сулышта тормышы торында сөйләп тә бирде.

– 2008 елда тормышымның астын-өскә китерерлек вакыйга булды, – дип башлады сүзен Анна. – Дусларыма кунакка баргач, аягым таеп китеп, икенче катка менә торган баскычтан тәгәрәп төштем. Тиз арада хастаханәгә алып барып ике тапкыр операция ясадылар. 12нче умыртка сөяге чәрдәкләнеп беткән иде, шуңа аякларым йөрми башлады. Умыртка баганасына металлофиксатор куйдылар. Шул вакытта табиблар йөри алмаячагымны әти-әниемә хәбәр иткән.

Ул чакта кичергәннәрен Анна куркыныч төш кебек кенә искә ала. Өч атна буе ятып кына торырга кушалар, кыз шашынып елый, урыныннан тормакчы була. Язмыш белән килешү бик авыр була, алга таба ничек яшәячәген күз алдына да китерми. Бераздан Аннага торып утырырга рөхсәт итәләр, әмма ул башта озак утыра алмый, умырткасы нык авырта.

Ике ел буе Анна өендә үзенчә шөгыльләнә. Аякларын сизмәсә дә, кулы белән өстән төшкән бауга тотынып, басып торырга маташа. Үзе генә әлләни майтара алмаячагын аңлап, ул Тольяттидагы реабилитация үзәгенә китә. Шундагы авыр тренировкалардан аның умырткасына куелган имплантанты сына. Тагын бер операция кичерергә туры килә. Хастаханәдән чыкканда ул мөлдерәмә күзләрен табибка төбәп, киләчәктә аягына баса алу шанслары турында сорый. Табиб аңа: “Йөриячәксең. Кайчан икәнен белмим. Үз-үзеңнән моны ничек таләп итәсең бит”, – дип җавап кайтара. Ә Аннага шушы сүз җитә кала. Табибның сүзләреннән иңнәренә канат үскән кыз яңа көч белән тренировкаларга керешә.

Тольяттидагы күнегүләр вакытында ул Владимир Солдаткин исемле егет белән таныша. Реабилитологлар белән эшләргә дип килгән студент егет коляскада утыручылар арасыннан Аннаны шундук үз итә. Ул кызның спорт өлкәсендә күпкә сәләтле булуын сизеп ала. Ә көннәрнең берендә Владимир Аннаны дискотекага чакыра. Башта кыз коляскада утырып бии, Владимир аның янәшәсендә басып тора, ә соңыннан егет каяндыр коляска табып алып, үзе дә коляскага утырган килеш бии. Шуннан соң алар бергәләп тауга, йолдызлар карарга китәләр...

Берсе Самарада, икенчесе Тольяттида яшәсә дә, ял көннәренә кунакка килеп йөргән Владимир Аннаның шәхси тренерына әйләнә һәм дусларча башланган мөнәсәбәтләр мәхәббәткә әверелә. Анна башта хисләреннән куркып кала. Коляскада утырган кызны аяклы, сау-сәламәт егет ярата алыр дип башына да килми аның. Әмма соңыннан шикләре тарала һәм ул баш-аягы белән шушы мәхәббәт романына чума, бәхетеннән хәтта ашый да алмый. 90 килолы Анна сигез ай эчендә 30 килога ябыга.

Тиздән бу пар өйләнешергә уйлый. Егетнең әти-әнисе бердәнбер улларының инвалид кызга өйләнүен кабул итә алмый, әмма Владимир аларга Аннаны яратуын аңлата һәм олыларга килешергә генә кала. Кулын сораганда Владимир аңа үз йөрәген һәм аякларын тәкъдим итә.

Анна белән Владимир инде ике ел бергә. Көчле шөгыльләнүләрдән соң Анна башта өлкә эчендә үткәрелгән бәйгеләрдә беренчелекне яулый, ә ике ел рәттән ул Россия күләмендәге турнирда чемпион исеменә лаек булды. Әлбәттә, Аннаның уңышларына аның шәхси тренеры, ире Владимирның өлеше зур. Ул махсус шөгыльләнү планы төзи, диета билгели, бию номерларын куя. Ул хәзер дә фитнес-клубта инвалидлар өчен тренировкалар үткәрә, Анна спорт белән клубта да, өйдә дә шөгыльләнә икән.

Табиблар әйтүенчә, Аннада уңай динамика күзәтелә һәм ул киләчәктә йөри башларга тиеш. Хәер, Анна хәзер дә ходунки ярдәмендә хәрәкәтләнә ала, әмма максатчан, көчле һәм бирешмәс Анна ахыргача көрәшергә әзер.

– Минем кебек язмышка дучар булучыларга шуны әйтер идем: ни генә булса да, беркайчан бирешмәсеннәр. Рухың көчле булса, сине бернинди тормыш авырлыгы да, авыру да җиңә алмый! Алдыңа максат куеп, бернигә карамастан, ныклы адымнар белән аңа барырга, омтылырга кирәк. Инвалид­лык – хөкем карары түгел әле! – ди Анна Сайдакова, ышанычлы тавыш белән. Үзе әйтүенчә, аңа спорт һәм мәхәббәт яшәргә көч, ышаныч бирә. Киләчәктә ул профессиональ спортчы булырга һәм дөнья күләмендә уздырылган бәйгеләрдә дә катнашырга исәпли.

Рәзилә РӘСИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Февраль 2020 12:35 2535
3 Февраль 2020 13:02 1834
ӨСКӘ