Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Мине гафу итегез...”

19 Октябрь 2020 2581
Хикәя
Төзелеш объектында кызу эш кайный. Бүген-иртәгә мәктәптә укулар башланырга тора, ә эшнең очы-кырые күренми. Зөлфияләр бригадасы килгәч кенә эш алга китте кебек. Кара инде син бу стенадагы обойларның ямьсезлеген! Кем, кайда эшли икән мондый төстәге обойларны һәм ни өчен? Балалар гына түгел, өлкәннәр дә алар ябыштырган обойларга карап сөенергә тиеш бит. Ә монда... Башта обой ябыштырырга каршы килгән Сабит та кызларның эшен карап торганнан соң бик канәгать кыяфәт белән әйтеп куйды: “Балаларның мәктәптән кайтасылары да килмәс инде”.

Зөлфиянең Алинәсе дә монда укыячак бит. Өченче класста укучы кызына әйтер гәме, юкмы дөреслекне? Әйтергәме, юкмы дип икеләнеп йөргәндә, серне берәрсе чишмәсме? Дөнья бит бу, кешенең дә төрлесе бар. Болай да инде көнләшүле карашларны сизеп йөрәге чәнчеп алган минутлары аз түгел Зөлфиянең.

Эштән кайтышына елап шешенгән Али нәсен күреп, Зөлфиянең коты очты. “Кызым, ни булды? Берәр җирең авыр тамы әллә?” – дип очып килде ул аның янына. Алинә әнисен күреп тагын да ныграк үксеп елый башлады. Зөлфия кызын ничек тынычландырырга белми азапланганда, әтиләре дә кайтып җитте. Икәүләшеп көч-хәл тынычландырдылар баланы. Тик Алинә барыбер берни дәшми утыра бирде. Аптыраган ана белән ата ни дияргә белмәделәр. Шулай да Зөлфия эчке сиземләве белән аңлады – балага кемдер авыр, бик авыр сүз әйткән.

Ана күңеле сизгер була, шиге дөрес булып чыкты Зөлфиянең. Алинә, тик утыра торгач, кабат кычкырып елап җибәрде.
– Юк, мин көчек түгел! Әнием, сез мине урамнан алып кайттыгызмыни? Мине ташлап калдырганнармыни? – дип такмаклады сабый.

Зөлфиянең хәле китте. Бәхетле көннәргә нокта куелды, хәзер бөтенесе дә ачылачак һәм аны берсе дә кичермәячәк – кызы да, ире дә. Ун ел буе кешедән генә түгел, үзеннән дә яшереп йөргән ояты ачылырга торганын аңлаган Зөлфиянең тораташ катып калганын күреп, Илгизәре аны куенына алды.

– Борчылма шулкадәрле, Зөлфия. Барыбер кайчан да булса бер ачылырга тиеш иде бит инде. Аннан, башкаларда булган хәл түгелме әллә? Әнә, кара, без белгән күпме гаиләдә тәрбиягә алган бала яши, – дип юатты ул хатынын.
– Алар бөтенләй башка шул, – дип ыңгырашты Зөлфия. – Алар бит ул гаиләдә үзләренең тәрбиягә алын ганлыкларын беләләр. Ә Алинә бит безне үз әти-әнисе дип белеп үсте. Аерманы сизәсеңме? Үз әти-әнисе димәктән...
– Йә, ярар, Зөлфия. Алинә өчен борчылма, елар-елар да туктар әле. Беләсеңме нәрсә? Әйдә, иртәгә диңгез буена ял итәргә китәбез. Өчебез бергә җыенабыз да ки тәбез, – дип сүзгә нокта куйды әти кеше.

Баласы өчен ата-ана утка керер, ди. Бөтенесен гаҗәпкә калдырып, әбиләр әйт мешли, “уттай урак өстендә” Илгизәр гаиләсен алып диңгез буена ял итәргә китеп барды. Ике көн эчендә өч сүз дә әйтмәгән бала диңгезне күргәч алыштырып куйгандай булды. Аны су буеннан алып китә алмый йөдәделәр. Бала яңадан үз халәтенә кайтып уйный-көлә, шаяра башлагач, Илгизәр белән Зөлфиянең шатлыгының чиге булмады. Тәрбиягә алган булса да, үз кызлары кебек газиз бит ул аларга. Үз кызлары кебек, дисеңме, Зөлфия? Ә бит ул синең...

Зөлфияне уйларыннан бүлеп муенына кызы килеп сарылды. Чәчләреннән су тамчылары тамып торган бала бик бәхетле елмаеп әнисенә сарылды да: “Әнием, сез икегез дә минеке, мин дә сезнеке бит, әйеме?” – дип пышылдады. Зөлфиянең йөрәге чәнчеп, күз аллары караңгыланып китте. Онытмаган... Ничек онытсын инде? И балам, багалмам, ничекләр итеп сиңа дөресен әйтергә, аңлатырга икән соң? Нигә болай бик тиз чишелде соң әле бу сер? Сөйлисе иде Зөлфия барысын да, сөйлисе иде. Берни дә яшереп калдырасы түгел иде. Тик, әле түгел, соңрак... соңрак.
Зөлфия комга күмелеп калырга теләгән кеше кебек чокырчык ясады да, йөзтүбән капланып ятты. Аңа бик авыр. Көн яктысыннан, кояш нурларыннан оялып, яшь легендә кылган гамәленә үкенеп ята торгач, күңеле белән унҗиде яшенә кайтып киткәнен сизми дә калды Зөлфия.

...– Рамил, минем авырым бар ахрысы, гел күңелем болгана, тозлы әйбер ашыйсым килә.
– Ә табибка күрендеңме соң? Мондый очракта ни эшләргә икәнен белми сеңме әллә?
– Мин куркам, Рамил, Әти белсә, үтерә мине, ә әни үзе үләчәк.
– Үлми, борчылма. Бер синнән генә калмаган. Әйдә, бераз сабыр итеп карыйк әле, бәлки берни дә юктыр.

Рамилне икенче көнне үк ай күрде, кояш алды. Хәтта өйдәгеләренә дә берни әйтми китеп барган иде ул. Ә эчтәге “нәмәстә” тик тормады, үсте, кеше арасына чыш-пыш таралды. Әти белән әни шунда гына кызларына игътибар иттеләр. Шактый юанайган кызларын каядыр алып барып нидер эшләтергә соң икәнен аңлаган ата-ана тешен кысып сабыр итәргә булды. Вакыты җиткәч, ни эшләтергә, ни кылырга икәнен сөйләшеп-белешеп куйган иде инде алар.

Вакыт җитте. Зөлфияне баласыннан “отказ” язарга мәҗбүр итеп, үзен генә алып кайттылар. Өч катлы йортта калган бала хакында Зөлфиядән башка берсе дә уйламадылар. Әтиләре көтмәгән-уйламаганда “йөрәк өянәге” белән үлеп киткәч, Зөлфиянең төшенә баласы керде. “Әнием, мине кайчан килеп аласың инде? Мин сине бик көтәм, кил инде, яме”, – дип күзләрен тутырып караган баласын күкрәгенә кысарга теләп, Зөлфия йөрәк парәсенә омтылды. Тик бала һаман да артка чигенә-чигенә юкка чыкты. Йокысыннан шабыр тиргә батып уянган кызын кызганудан әнисенең дә күңеле үзгәрде. Берсүзсез аңлашып, икесе бергә “теге йортка” киттеләр.

Мондый хәбәрне ишетергә әзер булмаган Зөлфиягә шок булды: баланы тәрбиягә алганнар! Чәчләрен йолкып елаган кызына карап әнисенең йөрәге түзмәде. Бердәнбер балаларына гомерлек яра ясауларын аңлаган ана йокламыйча төннәр буе үзен битәрләп чыкты.

Әтиләре үлеменә өч ай дигәндә, әнисе дә аның янына күчте.
Зөлфия ялгыз калды. Юк, дөрес түгел, ялгыз түгел, кайдадыр аның кызы бар, ул исән, ул яши һәм Зөлфия аны эзләп табачак! Шушы якты хыял Зөлфиягә яшәргә көч бирде. Ул яңадан тормышка кайтып, хыял канатларында яши башлады. Илгизәр белән очрашып, аңа гашыйк булды, өйләнештеләр, матур гына яши башладылар. Бер ел, ике ел узып китте, Аллаһы Тәгалә аларга бала бирмәде. Илгизәрдән яшереп кенә баласын эзләгән Зөлфия теләгенә иреште. Күрше калада гына яши икән бит баласы, ерак та түгел!

Икенче көнне үк кулындагы адрес буенча кызын эзләп киткән Зөлфияне коточкыч хәбәр белән каршы алдылар. Бу гаилә өч көн элек кенә фаҗигагә юлыгып харап булган икән. Ике яшьлек кызлары белән шау-гөр килеп күңел ачып кайтып килгән ата белән ана өстенә машина менгән. Бу сүзләрне ишетеп, Зөлфия аяктан егылды. “Таптым дигәндә генә, менә хәзер кулларыма алып күкрәгемә кысам дигәндә... И, балам!” – дип ыңгырашып елаган хатын янына күршеләре килеп басты. Берсе икенчесен битәрли дә башлады: “Кешегә шундый сүзне кинәт әйтәләрмени? Күрәсеңме, ничек газаплана?” Ә үзе Зөлфияне юатып башыннан сыйпады да: “Бик бетеренмә әле, кызым, бала исән калган бугай”, – дип, аңа җан өрде. Калганнарын бик хәтерләми дә Зөлфия. Илгизәре сөйләгән буенча, очып кайткан, “бала алыйк” дип аның аягына егылган.

Баланы алып кайттылар, ләкин үзенеке икәнен иренә әйтергә көче җитмәде Зөлфиянең. Курыкты, ташлап китәр дә Алинәне ятим итәр, дип уйлады. Менә шул ялганы белән сигез ел яши инде Зөлфия. Әбисе әйтә торган иде: “Чуан – яман әйбер, тула-тула да тишелә, әмма эзе гомергә кала”. Хәзер ничек итеп Алинә белән Илгизәргә дөресен сөйләргә? Аңлармы аны Илгизәре, кичерерме? Алинә ни дияр? “Башта ташлап калдыргансың”, – дип Зөлфиядән читләшмәсме? Ничек итеп чыгарга бу йомгактан?

Авыр уйлар болытыннан тәмам йончыды Зөлфия. Тик, күпме генә уйланса да, җепнең очы күренмәде. Юк, кичермәячәк аны Илгизәре, гафу итмәячәк Алинәсе. Зөлфия кылган гамәлне кичерерлекмени соң? Шулай булгач, нигә газапланырга? Хәл итәргә кирәк, бер селтәнергә дә... Аннан соң җимереләме, каламы, күз күрер. Зөлфия катгый карарга килеп, гаиләсенә барысын да ачып бирергә булды.

– Илгизәр! – дип кычкырды хатын, кинәт сикереп торып. – Алинә кайда?
Илгизәр дә әсәрде.
– Белмим, мин аны синең белән дип уйлаган идем. Менә, икегезгә тәмле су алып килдем, – диде ул, гаепле кеше сыман каушап.
– Нинди су, Илгизәр, нинди су?! Алинә бер җирдә дә юк, инде унбиш минут тирәсе. Юк бала, юк, аңлыйсыңмы?

Гасабиланган хатынын күреп Илгизәр дә пошаманга төште. Бала бер җирдә дә юк иде. Икесенең дә күңелендә бер генә теләк: “И Ходаем, суга төшмәгән булса ярар иде!” Коткаручылар, гади ял итүчеләр, җирле халык ярты көн эзләде баланы, таба алмадылар. Өмете өзелгән иде Зөлфиянең. Бөтен тәне хәлсезләнгән хатын Илгизәрен янына чакыртып китерде дә, иң зур серен ачып бирергә үзендә көч табып, барысын да сөйләде.

Илгизәреннән иң авыр сүзләрне ишетергә әзер булып торган хатынны ир кочагына алды һәм:
– Әй, Зөлфиям, мин боларны күптән белә идем бит инде, – дип чәчләреннән сыйпады.
– Ничек? Кайдан? Кемнән? – дип пышылдады Зөлфия, оятыннан куырылып.
– Син “Алинәне алыйк” дип кайткан көнне үк аңладым инде мин аны. Башта, билгеле, ачу килде, аннан соң авылның имамы янына бардым. Наил хәзрәт бик яхшы киңәш бирде. Ярый әле аның сүзен тотканмын. Нәкъ аныңча килеп чыкты. Онытыйк без үткәннәрне, Зөлфия. Бүгенгесе белән, киләчәгебез белән яшик. Үзеңне битәрләмә, – дип, иң кирәкле сүзләрне әйтә белде Илгизәр.
– Киләчәк юк бит инде, юк. Алинә белән югалды ул, беләсеңме? Аның белән мин дә үлдем, – дип елап җибәрде Зөлфия.
– Туктале, Зөлфия, тукта, еламале. Нигә бик иртә күмәсең син безнең кызыбызны? Табылыр ул, күңелем шулай сизә...

Шулчак ишек шакыдылар. Җәһәт кенә барып ишекне ачкан Илгизәр үз күзләренә ышанмый торды. Анда аларның кызларын җитәкләп полиция хезмәткәрләре басып тора иде. “Балагызны нигә яхшы карамыйсыз?” – дип документларын тикшерделәр дә китеп бардылар.

Кызы табылу шатлыгыннан Зөлфия дә аякка басты.
– Балам, югалттык бит сине. Кайда булдың? Нигә әйтми киттең? – дип кызы ның битен үзенең күз яшьләре белән юды ана.
Әтисе белән әнисенең уртасында утырган бәхетле бала кулындагы төргәген әтисенә сузды.

– Сезгә бүләк эзләп шәһәргә бардым, – диде ул, елмаеп.
Төргәктән пар аккошлар сыны килеп чыккач, ата белән ана елмаеп куйдылар.
– Әтием, әнием, мин сезне бик яратам. Минем сезнеке генә буласым килә, – дип сыенды бала аларга.

Куенына сеңгән баласының тән җылысын тойган Зөлфия чиксез бәхетле иде. Нигә дип шушы бәхет пәрдәсен ачарга? Юк, сөйләмәс ул кызына үткәндәге ялгышы хакында. Аның ялгышы бит, нигә дип әле кабат бала күңелен җәрәхәтләргә? Аллаһы Тәгалә кичерер, кичерми калмас. “Тәүбәгә килгәннәрнең тәүбәсен кабул итәрмен”, – дигән бит ул.

Шушыларны уйлап утырган хатын газизләрен куенына алды да күз яшьләренә буылып:
– Гафу итә алсагыз, гафу итегез мине, зинһар... – дип пышылдады.

"Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 10 октябрь 2019 № 40.
Рубрика: ПРОЗА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1868
19 Ноябрь 2020 10:02 1368
16 Ноябрь 2020 09:59 1348
ӨСКӘ