Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Мин намазга баскач, ирем тәре такты”

15 Октябрь 2015 2577
Адәм баласы гомер эчендә ниләр генә күрми дә, ниләргә генә юлыкмый. Әнә, Мөслимә ханым да балачагында үзе белән ниләр булып бетәсен башына да кертеп карамагандыр...
“Дин – башка, фән – башка”

Мөслимә ханым Яруллина белән Кайбыч районы Югары Кошман авылында таныштык. Мәчет каршында урнашкан мөселман балалар лагерен җитәкли ул. Мәчеткә йөрүче балалар, авылдагы дин торышы, дини тәрбия турында белешергә дип кенә кергән идем, югыйсә. Танышым белән озак сөйләшеп утырдык. Баксаң, Мөслимә апаның бу якларга килен булып төшүеннән тыш, дингә килү тарихы да кызыклы вә гыйбрәтле икән.

– Мин ике исем белән йөрим, – дип үзе белән таныштырды ул. – Гүзәлия дип тә, Мөслимә дип тә әйтәләр. Икесе дә минеке: берсен әти-әнием кушкан, икенчесен иман китергәч, ислам кабул иткәч алдым. “Мөслимә” – мөселман хатын-кызы дигәнне аңлата.

Мөслимә ханым тумышы белән Питрәч районыннан. Мәктәпне тәмамлагач та Казанга килгән, шуннан бирле башкалада яшәгән: гаилә корган, кыз бала табып үстергән.

Казанга килеп Медицина университетына документлар тапшырып карый кыз, әмма баллары җитми. Мәктәптә яхшы билгеләргә укыган Гүзәлиянең кире чигенергә нияте юк: КДУның химия факультетының кичке бүлегенә укырга керә. Заводка эшкә урнаша. Тырышлыгы нәтиҗәсендә ике елдан соң көндезге бүлеккә күчә.

“Миннән бу хәлне берәү дә көтмәгән иде”

– Казанга килгәндә юньләп русча сөйләшә дә белми идем. Ул вакытта транспортта татарча аралашу оят иде. Русча беләсе килү кызыксындырганмы инде, белмим. Бер рус егете белән аралашып киттек. Дөресрәге, бергә эшләдек без аның белән. Соңрак дуслык мәхәббәткә әйләнде. 25 яшемдә шуңа кияүгә чыктым. Яшь вакытта дин турында уйланылмаган. Дөресен генә әйткәндә, диннең нәрсә икәнен белми идем. Әби белән үстем, ул миңа аны сеңдерергә тырышкан-тырышуын. Әмма сәгате җитмәгән булган, күрәсең.

– Әти-әниегез каршы килмәдеме? – дип сорыйм.

– Килмәгән кая! – дип күз яшьләрен түгеп алды Мөслимә ханым. – Миннән моны берәү дә көтмәгән иде. Безнең начар яшәмәвебезне белгәч, соңыннан якыннарым ияләште. Тәкъдирдер инде. Кияүгә чыктым-чыгуын. Әмма күңелгә бер секундка да тынычлык иңмәде. Юк-юк, ул гаилә начар булмады. Мине хөрмәт итәләр иде. Ирем авыр сүз әйтмәде. Каенана белән каенатадан да кырын караш сизмәдем. Ләкин... Тынгысызлыктан йөрәк селкенеп, лепердәп тора бит. Менә шул халәттә 9 ел яшәдем.

Кешегә туры юлга басу, дин кушканча яшәү өчен янәшәсендә кем дә булса шул юлда булырга тиеш, диләр. Алланың рәхим-шәфкате чиксез бит, нәкъ шул вакытта Мөслимә ханымның әнисенең апасы намаз укый башлый.

“Уңда – мәчет, сулда – чиркәү, урталыкта – мин”

– Апа 50 яшендә дингә килде. Казанда яши иде ул. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керде. Кызымны ияртеп, аның янына баргалый идем. Ул миңа дин турында сөйли, Коръәннән юллар китерә. Әле мин ул вакытта нәрсәнең ничек икәнен аңламый идем. Шулай да, үземдә әкренләп кызыксыну уянганын сиздем, Коръән укыйсы килә башлады, – дип дәвам итә сүзен танышым.

Бервакыт иртән балконга чыктым. Фучик урамындагы “Кол Гали” тукталышын беләсездер. Шундагы бер йортның 9нчы катында яши идек. Чыктым. Уң якта мәгърур булып мәчет, сулда – чиркәү. Урталыкта мин басып торам...

Бу урында сүзе өзелеп, шактый гына елап алды танышым. Хатирәләре исенә төшкәндер, әйдә, күңелен бушатсын дип, мин дә дәшәргә кыймадым. Тынычлангач, сүзен дәвам итте.

– Үземне мәҗбүриләп түгел, намусым кушканга, йөрәгем таләп иткәнгә мәчеткә бардым. Атнага бер тапкыр барып, намаз укып кайта торган булдым. Җаныма аз булса да тынычлык иңә башлады. Дингә килүем тиз генә булмады, билгеле, озаккарак сузылды. Алланың рәхмәте, хакыйкатьне аңларга мөмкинлек булды.

– Мәчеткә йөрүегезне белгәч, ирегез тавыш чыгармадымы соң?

– Сүз әйтмәде, каршы да кил­мәде. Әмма мин намазга баскач, уңайсызланды. Баштарак салгалап кайта башлады. Соңыннан әнисе аңа тәре кидертеп куйды. Мин аның белән бер өйдә тора алмый башладым. Чыгып китүдән башка юлым юк иде, – дип авыр булса да, әле тузан кунарга өлгермәгән үткәннәрен искә төшерде әңгәмәдәшем.

Кызын алып чыгып китә Мөслимә ханым. Тик кая барырга? Берәү дә кочак җәеп көтеп тормый. Тормышны алып барырга, эшләргә, баланы үстерергә кирәк.

– Иремнән аерылып киткәч, фатирдан-фатирга йөрергә туры килде. Башта бер мөселман әби ике бүлмәле фатирының бер бүлмәсенә кертте. Аннары әнинең апасы фатирын миңа бүләк итеп калдырды. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, – ди танышым.

Бу вакытта биш вакыт намаз укый, дин кушканча яши башлый Мөслимә ханым. Әнисеннән күреп, кызы да шул юлга тартыла. Паспортта Диана булса да, аны да якыннары Диния дип йөртә икән. Инде ул да мөселман егетенә кияүгә чыккан.
Мөслимә ханымның җанына тәмам тынычлык иңә. Дин кушканча яши, мөселманнар җәмгыятендә җыелып, рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар, аралашып торалар. Әкренләп, китек дөнья түгәрәкләнә башлый.

– Баланы үзем генә үстерүемне беләләр иде. Мөселман кардәшләр иремнән аерылгач та миңа мөселман ир эзләде. Ул вакытта пар килеп чыкмадымы, әллә Аллаһның бер сынавы булдымы шунда... Балам үсеп җиткәч, 11 елдан соң, телефон аша шушы авылдан Илшат исемле ир белән сөйләшә башладык, – ди Мөслимә апа.
  
“Ул бала әни дияргә тилмергән иде”

Язмышы шул булгандыр, озак та үтми, никах укытып бергә яши дә башлый алар. Озак еллар шәһәрдә торганнан соң авылга күченеп кайта танышым.

– Илшат ул вакытта хатыныннан аерылган иде. Дөресрәге, хатыны киткән аның. Кызы әтисе янында калган. Мин бу йортка килен булып төшкәндә ул кызга 7 яшь иде. Үз әнисен хәтерләми дә. Шуның кадәр әниле буласы килгән инде ул сабыйның, мине бик шатланып әни дип кабул итте. Аллага шөкер, бүген бер түбә астында – ирем, аның кызы, каенанам, мин дүртәү яшибез, – ди ул.

Мөслимә ханым яшьлегендәге дөньяви белем белән генә чикләнмичә, дини белем дә алган. Ислам университетын тәмамлаган. Кошман халкы аны бик яратып, сөенеп каршы алган. Әнә, балалар да ничек ярата үзен. Сөйләшеп алырга дип чак аерып алдым үзләреннән. Инде танышымның авылда алып барган эшчәнлеге турында да әйтеп узарга кирәктер.

– Мөселман лагерен быел зурлап уздырабыз, – ди ул. – 15 кыз балага әкренләп дини тәрбия бирергә тырышабыз. Башка вакытта да атнага бер укытам. Балаларның вакытлары да юк, мәктәптә дә уку программалары катлаулы, өй эшләре күп бит. Мәктәп дирекциясе дини тәрбиягә бик яхшы мөнәсәбәттә. Директор белән дә, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары белән дә элемтәдә торам. Монда мәҗбүр итү юк. Теләгән бала килә.

– Намазга басучы балалар бармы соң?

– Үзебезнең кызыбыз намаз укый башлады. Әкренләп намазга басучылар бар. Нигездә, өйдә дин башлангычы булганнар баса. Андый баланың йә әбисе, йә әнисе намаз укый. Мәчеттә атнага бер тапкыр белем алып кына, намаз уку бик авыр. Ата-аналары намазда булмагач, бик йөгереп килми балалар. Шулай да, әдәп-әхлакка өйрәтергә, Аллаһның барлыгын, бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәклекне, урлашу, алдауның начар сыйфат икәнен сеңдерергә тырышабыз, – ди ул.

Мөслимә ханым үзе алган белемне апалар, әбиләр белән дә теләп уртаклаша. Әбиләр бик шатланып килә аның дәресләренә. Авылга Мөслимә апа күченеп кайткач, намазга басучылар да булган.

Яшьлектәге хатасын вакытында танып, авырлыклар аша булса да, үзе хак юлга басып, дин кушканча яшәүче Мөслимә ханым – күпләргә үрнәк. “Әле вакыт җитмәгән”, “фәлән эшне генә эшлим дә”, “лаеклы ялга чыккач” дип намазга басуны сузып йөрүчеләргә бигрәк тә.

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Кайбыч – Кошман – Казан
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1587
ӨСКӘ