Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Мин кызгану аша гашыйк булам”

18 Декабрь 2018 693
Без нин­ди тәрбия алдык? Авылда урамда үстек. Үземне тәрбияләргә кирәк булгандыр, бала табарга түгел. Сәет тә, мин дә театрдан кайтып кермәдек. Баламның үлемендә гаебем зур.
– Сине үги әни үстергән, “чыбык ашап” үстеңме?

– Юк. Иркәләгән әле, күбрәк кыйнарга кирәк булган. Минем өчен әни бик әйбәт иде. Авыр сүз дә әйтмәде, сукканын да хәтерләмим. Үзсүзле булып үстем. Үги әнием үзе дә үги бала булган. Җиде бала тапкан, барысы да үлеп барган. Үги әни беренче иреннән аерылып, әтигә алты бала өстенә килгән. Дүрт кыз, ике малай. Бер апабыз 20 яшьтә, әнидән соң ук үлгән. Үз әнием йөрәк белән үлгән, миңа ул вакытта кырык көн генә булган. Үги әни төне буе йокламыйча мине караган, бик елаганмын, кызамык белән чирләгәнмен. Үлә дип уйлаганнар.

– Әтиең?

– Әни үлгәннән соң биш ел яшәде. Миңа алты яшь вакытта үлеп китте. Апаларым, туганнарым әйбәт булдылар, ятимлекне тоймадым. Өченче класстан соң үги әни белән генә калдык. Олы апам яңа күлмәкләр тегеп алып кайта, Сахалиндагы апам гел посылка сала иде. Олы абыем ай саен 30 сум акча җибәрде.

– Тормышка чыгуың ничек булды?

– Мәҗлестә Сәет Рәинбәков исемле опера җырчысы белән таныштым. Ул – беренче ирем. Язылышып яшәмәдек. Җиде ел бергә тордык. Улым 1 классны тәмамлагач, аннан киттем. Өч ел тулай торакта тордым. Татарстан урамында фатир алгач, ул тагын кайтты. Яңадан яшәп карадык, булмады. Ул әйбәт кеше, начар дип әйтә алмыйм. Әти-әниләре мине бик ярата, каенанам да, каенатам да мине сагынып яшәделәр.

– Ник аерылдыгыз?

– Гаиләгә җитдирәк карарга кирәк булган. Гаеп миндә дә бардыр, гаиләдә әни белән генә идем, ир кеше күреп үсмәдем. Әти-әни белән үссәң, ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтен аңыңа салып куясың. Иремә таләпчән булганмындыр. Ирләрнең 80 проценты хатынына хыянәт итә. Ул вакытта андый нәрсәләрне бөтенләй аңламаганмын, миңа бик авыр тоелды.

– Хыянәтен әйтәләр идеме?

– Өйдә тоттым.

– Чит хатынны ник өйгә алып кайта иде?

Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының 50 нче номерыннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ