Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Мин хәйләкәр каенана, картлык киләсе бар бит”

30 Декабрь 2019 1866
Камал театры артисткасы Фирая Әкбә­рованың әнисе 75 яшендә вафат була. Кызын ашатыр өчен бер эштән дә курыкмый ул. “Без әни белән ишегалдын да себердек, подъезд да юдык. Бер эштән дә чирканмадык”, – ди актриса ул вакытларын искә төшереп.
– Фирая ханым, киленегез рус. Улыгыз татар кызы таба алмадымы? Сез каршы булмадыгызмы? Русларның үз гореф-гадәтләре бит: баланы чукындырырга, рус исеме кушарга мөмкиннәр.

– Таба алмаган, күрәсең. Мәхәб­бәт. Киленгә: “Татар кызы теләгән идем”, – дидем. Без аның белән бик әйбәт мөнәсәбәттә. Балаларга татар исемнәрен мулла кушты: Әскәр, Арслан. Чукындыру турында әлегә сүз бармый. Ә икенче улым татар кызына өйләнде. Өч оныгым бар.

– Сез усал каенанамы?

– Яшәсеннәр генә! Кысылмаска тырышам. Яшьләргә сабырлык җитми. Киленнәремне бик яратам. Мин бик хәйләкәр каенана, картлык киләсе бар бит. Кем белгән нәрсә буласын. Киленнәр кулына калырга язмасын. Аллаһы Тәгаләдән әз хаста, бакый иман сорыйм.

Рәшит белән 17 ел яшәп аерылышкач, Фирая бүтән тормышка чыкмый. Ире белән Кызыл Байрак авылында (Югары Ослан) кичке уенда танышалар. Алар икесе дә бер авылдан.

– Ничә ел йөрдегез?

– Дүрт. Театр училищесында укый идем, театрда эшли башладым. Шуннан соң гына кияүгә чыктым. Дүрт ел йөреп тә аңлап, белеп бетермәдем мин аны, акыл да җитмәгән. Мәхәббәттән күз йомыла икән.

– Аерылышуыгызның төп сәбәбе нидә иде?

– Арага театр килеп керде. Ул вакытта гастрольләр күп иде. Җомга, шимбә, якшәмбе авылларга чыгып китәбез. Балалар кечкенә. Кайсы ир хатынының өйдә тормавын яратсын? Хәзерге акылым белән мин аны аңлыйм. Элек үпкәли идем.

– Ничә ел бәхетле яшәдегез?

– Тормышыбыз бер менә, бер төшә. Әйбәт вакытта бала табам, тагын начарлана. Тагын әйбәтләнә дә икенче бала табабыз. Шулай яшәдек...

– Көнләшү кайчан башланды?

– Алдан ук булгандыр, башта игътибар итмәгәнмендер. Көчәйгәннән-көчәйде, ямьсез формалар ала башлады. “Теге көнне син бу спектакльдән шушы вакытта кайткан идең, бүген 15 минутка соңардың, ни өчен?” Иртәрәк кайтсам да сүз ишетмәс өчен 15 минут өй тирәли йөреп чыга идем. Хәзер болар көлке, ул вакытта бер дә алай түгел иде шул. Көнләшү бик начар чир, аны бетереп булмый икән.

– Хәзер исәнме ул?

– 2007 елда рактан үлде.

– Озаттыгызмы?

– Безгә күмгәч кенә әйттеләр. Те­лә­ченең Нырсы авылында җирлә­деләр... Аерылышкач аралашмадык. Балаларга ярдәм итмәде. Үзенә ярдәм кирәк, авыр хәлдә иде. Бүтән өйләнмәде.

– Аерылгач ничек яшәдегез?

– 1990 еллар... Ике баланы үстерү бик авыр булды. Шундый дәрәҗәгә җиткән идем: газны кабызып, әллә өчәү үлик микән, дип уйлаган вакытлар булды. Акчасызлык, перспектива юк. Ярдәм итәрдәй кеше юк. Хезмәт хакын бирмиләр.

– Улларың кыек юлга кереп кит­мәдеме?

– Аллага шөкер, юк. Горки микрорайонында тора идек. Мин көне-төне эштә. Олы улым: “Монда группировкалар, болай булсак энебезне югалтабыз”, – ди. Сыйныфында 16 малай иде, шуларның өч-дүрте генә юньле булып чыккандыр. Калганнары йә наркоман, йә төрмәдә... Улыбызны саклап калу ниятеннән өч бүлмәле фатирыбызны үзәктәге ике бүлмәлегә алыштырдык.
  
Фираяның театрда биш роле бар: “Зәңгәр шәл”дә беренче абыс­тай, “Галиябану”да яучы карчык, “Банкрот”та гайбәтче, “Искән җилләр көенә”дә ана һәм “Мулла”да уйный ул. “Миркәй белән Айсылу” спектаклендә дә яңа роль биргәннәр аңа.

– Башта сезне Марсель Сәлимҗанов яраткан, соңрак нәрсә булды соң?

– Кияүгә чыгуымны, икенче бала табуымны ошатмады бугай. Ул вакытта артистлар бик тапмыйлар иде.

– Шуннан соң рольсез утырдыгызмы?

– 10-15 ел. Массада йөргән, үз-үземә ышаныч беткән чаклар булды. Әмма беркайчан да талашмадым, даулашмадым. Кайгымны өйдә тузан суырткыч тавышы астында елап үткәрдем.

– Рольләр булмаганда акча түлә­нәме соң?

– Түләнә. Кыскартулар була дигәч, пошаманга калдым. Театрга кирәк булырга теләдем һәм Фоат абыйның җырларын җырлый башладым.

– Пенсиягә чыгудан куркасыңмы?

– Куркам. Бер пенсиягә ничек яшәрмен, көнне ничек үткәрермен? Күңелсез булыр. Кул эше белән шөгыльләнәм анысы, бәйлим, чигәм.

– Театрдан киткәч, артист тизрәк картая, диләр.

– Бетәбез. Фәриткә рәхмәт, ул шуны аңлый. Ирек абый 80 яшендә дә эшләп йөрде. Артистның аяклары йөри, башы эшли, зиһене бар икән, эшләсен!

– Энергия җитәме соң?

– Энергия бик чамалы хәзер, яшь вакытта гына чамасыз кебек күренә. Тегендә-монда чәчәсең. Энергиям­не хәзер бик саклап кына тотам. Элек Вера апага, Дания Нуруллинага бик гаҗәпләнә идем. Дания ул бөтенләй салмак кына йөри, сөйләшә, эмоцияләрен бик чәчми. Энергиясен сәхнә өчен саклый.

– Фәрит Бикчәнтәев сезне яратамы?

– Яратадыр дип өметләнәм. Ул килгәч, рольләрем булды. Фәриткә бик озак ияләштек. Фәрит әкертен, таслап, җайлап кына эшли репетицияләрне. Башта бик аптырашта калдык. Кычкыру юк. Ә Марсель абый сүгенә, кычкыра, бик темпераментлы иде.

Фирая Әкбәрованың кояшка аллергия. Җылы якларга бик бармый. Озын җиңле күлмәк киеп, кояштан качып йөри. Шулай булса да, җәй ахырына кара чутыр булып бетә.

– Күптән түгел Тинчурин театры артисты Тимер Зиннуров вафат булды. Үлемнән куркасызмы?

– Юк алай. Җавап бирәсе булыр инде билгеле, анысы әз генә куркыта. Әүлия түгелмен. Гөнаһлар да булгандыр. Белеп, белмичә, яшерен кылган гөнаһлар...

– Тәмуг белән Җәннәткә ышанасызмы?

– Ышанам. Артист кешегә Җәннәт эләкмәс инде. Әле намазга да басып булмый. Үземне яшь хис итәм. Иртәрәк шикелле. Ният бар. Өйрәнеп тә йөрдем, гарәпчә матур гына яза да башлаган идем.

– Үлемтегегез әзерме?
– Әкрен генә әзерли башладым. 70не генә ваклыйм, яшь бит әле мин.

– Үзегезне ничә яшьтә дип хис итәсез?

– 45ләрдер.

– Сезгә ике ай вакытта әниегез ник аерылган?

– Әти уенга чыгып киткән. Әни: “Ә мин?” – дип мине төргән дә, үзе дә чыгып киткән. Әти уенда әнигә: “Нишләп йөрисең монда?” – дигән. Әни: “Сиңа ярый, миңа ярамыймы?” – дигәч, әти аңа суккан. Әни борылган да киткән. Абыйларында яшәп караган. Казанга да барган. Әмма балалы хатын кемгә кирәк? Казанда бала белән фатирга кертмәгәннәр. Әни мине әтигә илтеп куйган. Үзе Казанга киткән. Биш яшемә хәтле авылда әтидә яшәгәнмен. Биш яшемдә әни алып киткән.

– Әтиең ярдәм иттеме?

– Алиментларны ул вакытта ашлык белән түләгәннәр, түләп барды ул. Мин әти янында яшәгәндә әти биш хатынга өйләнгән. Ул хатыннар мине рәтләп ка­рамаганнар. Әни алып киткәндә бет­ләгән булганмын. Чәчем­не алдырып, кием­нәремне яндырып, юындырып, кеше рәтенә керткән әни.

– Әтиегез?

– Үлде. Әнинең әтигә үпкәсе булган. Әмма үпкәсе булса да, хатын-кыз балаларына әтисен начар итеп күрсәтергә тиеш түгел. Әти турында начар фикердә иде ул. Мин дә шундый фикер белән үстем. Авылга кайткач, кешеләрнең: “Синең әтиең күңелле, әйбәт кеше, матур җырлый”, – диюләренә аптырый идем. Әти белән якынлаша башлаганда гына үлеп китте.

Казанга килгәч, торыр урын булмау сәбәпле, әнисе Фираяны 10нчы интернат-мәктәпкә бирә. 8 сыйныфка хәтле кыз шунда укый. Аннары кичке мәктәп, тегү училищесы, театр училищесы...

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 2 март 2017 № 8
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1952
11 Май 2020 10:05 1750
1 Июнь 2020 10:15 1106
ӨСКӘ