Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Мин кайттым, әни...”

30 Ноябрь 2020 2900
Диләрә ишле гаиләдә беренче бала булып дөньяга килде. Үзенең өч сеңлесе, ике энесен тәрбияләшеп, әти-әнисенә йорт эшләрендә булышып үсте. Холык-фигыле, чибәрлеге, уңганлыгы белән һәркемгә үрнәк булып торган кызга табигый матурлык, акыл мулдан бирелсә дә, нишләптер, бәхет дигән байлыктан гына өлеш аз чыкты.
Унынчы класста укыганда классташ егете белән араларында мәхәббәт куера башлады. Дүрт ел яратышып йөргәч, яшьләр өйләнешергә булды. Тик... бер-берсен өзелеп яраткан бу гүзәл парга әллә ятлар күзе тиде, әллә язмыш әлеге никахны күпсенде – иртәгә туй буласы көнне Илдар авариягә очрап һәлак булды. Шулай итеп, яшьлек туе гөрләргә тиешле көнне 21 яшьлек лачындай егетне җир куенына иңдерделәр.
Диләрәнең ул көннәрдәге халәтен сүзләр белән генә аңлатып бирүе кыен иде. Сылу гәүдәсенә сыланып, аны бәхет күкләренә алып менәргә тиешле ап-ак туй күлмәген кочаклап бер ай елады да кызый, шәһәргә китеп эшкә урнашты, читтән торып институт тәмамлады, бөтен барлыгы белән эшкә бирелде.
...Беренче мәхәббәте, бергә булган кадерле көннәр турындагы хатирәләр онытылмаса да, вакыт яраларны аз булса да дәвалады. Юлында ир-ат заты да очрамады түгел. Араларында япь-яшь егетләр дә, читтә кәеф ачу өчен матур кызлар эзләп йөрүче гаиләле ирләр дә бар иде. Тик Диләрәнең күңеле берәүне дә якын итә алмады.
Инде күңеленә ошаган ир-егетне очраттым дигәндә генә, аның өйләнгән булуы, ике бала атасы икәнлеге ачыкланды. Рөстәм белән үзенә җан тынычлыгы тапса да, кеше гаиләсен бозу, башкалар өлешенә керү турында уйлап та карамады Диләрә. Үзенә тиң кешене очратып гаилә кору турында өметләре өзелгәч, бер юаныч булыр дип, бала табарга ниятләде ул. Бу хакта Рөстәмгә әйтергә уйласа да, әлеге уеннан кире кайтты. Балага узуга, Рөстәм белән арасын өзде. Бала белән Рөстәмне үзенә бәйләп куярга да җыенмады, аның гаиләсендә проблемалар булуын теләмәде.
Балага узу Диләренең тормышын үзгәртте дә куйды. Карынында типкән җан иясе аның тормышын ямьгә төрде, яшәвенең бөтен мәгънәсен туачак сабыенда күрде, аның дөньяга туасын түземсезлек белән көтте ул. Әмма үзенең сөенечен әти-әнисенә хәбәр итәргә ашыкмады, сюрприз ясарга уйлады. Декрет ялына чыгу белән, күчтәнәчләрен төяп, сөенечен уртаклашырга әти-әнисе янына, авылга юл тотты. Ләкин, туган йортының бусагасын атлап керү белән, канатлары каерылды да төште. Кызының инде шактый түгәрәкләнгән корсагын күргәч, әнисе агарынып китте:
– Исәнме, әни, – дип каршына килгән Диләрәне читкә этте дә:
– Әй Аллам! Бу ни хәл?! Корсак үстереп кайткан бит! Бөтен авылга рисвай иттең, адәм хурына калдырдың! Шуның өчен үстердекмени без сине?! – дип, үксеп-үксеп еларга кереште.
– Әни, ни сөйлисең син? Тынычлан әле, әни... – Диләрә әнисе тирәсендә бөтерелде.
– Оятсыз, жирбит! Картлык көнебездә атаң белән мине бар дөньяга хур иттең! Алланың каһәре төшсен, зинадан туган балаңның рәхәтен күрмә! – Карт ана елый-елый такмаклады.
Диләрә нишләргә дә белмәде:
– Әни, нишләвең бу, әнием?! Аңла мине, зинһар өчен! Миңа бит озакламый 35 яшь тула. Илдар үлгәч, үзем дә үлгән кебек булдым. Күпме вакыт үтсә дә, күңелемә ошаган үз тиңемне таба алмадым. Гомер буе ялгызым тилмерергә тиешмени мин? Үземә бер юаныч, иптәш кирәк бит инде. Картлык көнемдә ялгызым калыйммыни? Сезнең оныгыгыз була бит ул, әни! Бу нинди хурлык булсын, шатлык бит бу, әни!
– Бала табасың килсә, исем өчен генә булса да кияүгә чыгалар аны! Кызыгыз зиначы, дип күзебезне ачырмаячаклар бит безнең! Сеңелләреңә, энеләреңә нинди үрнәк күрсәттең син?! Ничекләр түзим бу хурлыкка?! Мәңге рәхәт күрмә! – Ана күз яшьләренә буыла-буыла кызын каргады. – Мин риза-бәхил түгел! Балаңнан котылмыйча, бу йортка аяк басасы булма, атаң кайтканчы чыгып кит!
...Әллә куркыныч төш, әллә аяусыз өн булды бу. Дөнья йөзен кара болытлар каплады. Диләрә бер мизгел эчендә шыр ятим калды. Үзәкләрне өзеп ана кешенең әрнүле авазы яңгырады:
– Бәхил түгел, бәхил түгел, бәхил түгел...
Ул ярымтере, ярымүле кеше кебек өйдән чыгып китте. Әй язмыш! Йөрәк астында яткан сабыен дөнья явызлыгыннан, каргыш-ачудан сакларга теләгәндәй, корсагын куллары белән кочаклап басу капкасыннан чыгып килүче яшь хатын кайчандыр бу дөньяга бәхетле булырга дип килгән иде. Әнисен, туганнарын, авылдашларын, бар дөньяны өзелеп яратты. Кеше рәнҗетүдән уттан курыккандай курыкты, таш белән атканга аш белән атарга тырышты. Байлык, мал турында түгел, гади генә хатын-кыз бәхете, ана булу бәхете турында хыялланды. Беренче мәхәббәтен салкын гүргә иңдергәч тә үзендә яшәү өчен көч тапты. Яшьтәш кызлары ир канаты астында көн күргәндә, гөрләшеп балалар үстергәндә, бу чибәр, булган хатын салкын мендәр кочаклап яшь түкте, тормышның бөтен авырлыгын ялгыз иңнәрендә күтәрде. Аның да бит бәхетле булырга хакы бар иде...
Көн артыннан көн үтте. Бала тууга бер ел вакыт үтеп китте, тик малай тәпи йөрергә дә, беренче сүзләрен әйтеп әнисен шатландырырга да ашыкмады, һаман бер айлык бала кебек ята бирде. Табибларга йөри торгач, аның дәвалап булмый торган авыру икәнлеге ачыкланды. Диләрә өчен кайгылы көннәр башланды. Больницаларга йөртү дә, имче карчыкларның дәвасы да файда бирмәде. Телсез, хәрәкәтсез диярлек яткан баласына күз салган саен җаны өзгәләнде яшь ананың. Ул баласына гомер сорап Ходайга күпме генә ялварса да, күкләрдә икенче төрле хәл иттеләр – өч яше туларга бер ай дигәндә, бала җан бирде. Нарасыеның җансыз гәүдәсен кочаклап үкереп елады Диләрә. Хәсрәтеннән жаны теткәләнсә дә, әти-әнисенә хәбәр итәргә үзендә көч тапты ул. Шул ук көнне кич белән авылдан әтисе килеп төште.
– Шатлыгыңны уртаклашырга килә алмадым, кайгыңны бүлешергә килдем, кызым, – дип, кызын кочагына алды ата.
– Әй, әти, аңламыйсың хәлләремне! Җаным тоташ утта яна бит! Әллә әнинең каргышлары төштеме икән?!
– Балам, ничекләр генә ярдәм итим соң үзеңә?.. Рәнҗемә син әниеңә, кызым, рәнҗемә... Бик нык авырып китте әле әниең...
Улын җирләгәннең өченче көнендә Диләрә әтисе белән авылга кайтып китте. Ата-ана йорты бусагасын атлап керү белән, урын өстендә яткан хәлсез әнисенә күзе төште аның.
– Балаңнан котылмыйча бу йортка аяк басасы булма, дигән идең, әни. Бәгырь кисәгем салкын гүрләрдә ята. Ул монда кайталмый. Ә мин кайттым, әни...
Диләрә күзләрен яшь пәрдәсе томалаган әнисенең каршына тезләнде дә, аның тезләренә башын куйды.
– Кичер, балам, зинһар, булдыралсаң, кичерә күр... Синең бәхиллегеңне алырга гына көттем... – Әни кешенең калтыраулы тавышында ачыну, сагыш, үкенү, сагыну, ярату – тагын әллә нинди хисләр чагылыш тапты.
Диләрә аңлады – әнисенең гәүдәсе генә алар янында, жаны инде күкләргә ашкына иде. Ә бәлки бер тапкыр да кулына алып сөеп карамаган оныгы янынадыр...
– Бәхил, әни, бәхил. Үзең дә бәхиллә мине...
Карт ана ризалык белдергәндәй баш какты да, кызы кулында соңгы сулышларын алып, жан бирде...
Лилия
ЯРУЛЛИНА

***
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 12 декабрь 2019 № 49
Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2905
25 Январь 2021 09:50 800
ӨСКӘ