Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Мин бүтән еламыйм”

1 Февраль 2021 1182
Инде менə ничə сəгать буе Лəйсəннең күз яшьлəре ага да ага. Инде күз төплəре шешенеп, күзлəре кызарып бетте. Ə яшьлəр һаман ага. Ə бит Лəйсəн кайчандыр “бүтəн еламыйм” дип сүз биргəн иде үзенə. Ун ел узды еламыйча, түзелде. Ə бүген түзеп булмый...
...Унсигез яше тулган Лəйсəн, ниһаять, шəһəргə аяк басты. Балачактан ук хыялланганы тормышка ашты. Табиб булырга телəде ул. Баллары җитте, уку йортына керерлек булды. Тулай торакта да бүлмə табылды. Дүртенче курста практикалар башланды. Шəһəрнең алдынгы больницаларының берсенə урнашты. Кызның укуга бирелүен тиз күреп алдылар монда да. Практика хуҗасы булган врач белəн төнге сменага да калырга рөхсəт иттелəр. Кулыннан һəр эш килгəн кыз больница өчен бик кирəкле кеше иде.
Соңгы көннəрне Лəйсəн белəн бергə яшь табиб Ранил кала башлады. Юри сөйлəшепме, əллə шулай туры килде, гел кызның сменасына элəгə егет. Чибəр йөзле, бөдрə чəчле егет тыйнак тоелды, оялчанрак та кебек. Лəйсəн белəн очрашканда кызарынып та куя. Дусларча гына сөйлəшсəлəр дə, кызның күңелендə сөю бөрелəнде. Тыйнак егет тора-бара кыюланды, Лəйсəнне сменасыннан соң больницадан тулай торагына кадəр озата башлады. Беркөнне Лəйсəннең бүлмəдəш кызлары авылларына кайтып китте, ə ул сменасы булгач кайта алмады. Тыныч узды төне, инде кайтсаң да була. Ранил генə бүген никтер күренмəде. Кыз урамга чыкты. Көз ахырлары, салкынча. Күктə йолдызлар сүнə башлаган. Тиздəн таң атар. Шулай да караңгы əле. Тулай торак ерак түгел. Инде килеп җиттем дигəндə, арттан кемдер элəктереп алды. Ранил икəн.
– Курыкма, матурым, мин бу...
– Ранил, ни булды, син эчкəнсең?!..
– Дус егетнең туган көне иде... Аз гына... Əйдə, озатам...
– Мин кайтып җиттем инде. Иртəгə очрашырбыз. Кайтып йокла син. Болай килешми... Алар инде тулай торак ишеге янына килеп җиткəн иделəр. Егет кызның артыннан калмады.
– Ранил, сау бул. Кайт өеңə!
– Хəзер кайтам, хəзер... Лəйсəн бүлмə ишеген ачып җибəрүе булды, тегесе кызны төртеп кертеп җибəрде дə, ишекне эчтəн биклəп куйды. Һəм кызны караватка этеп екты... Ранил шуннан соң бүтəн күренмəде. Эштəн дə киткəн диделəр. Лəйсəн озак тынычлана алмады. Көндезен эш, уку белəн онытылса, төннəрен куркыныч төшлəр белəн үткəрде. Бер айдан ул үзендə сəерлек тоя башлады. Хəлсезлек билəде аны, күңеле болганды. Табибка барып күренергə булды... – Котлыйм, сез ана булачаксыз!.. Табибның сөенечле сүзлəренə исе китмəде кызның.
– Минем аннан котыласым килə...
– Сез ни əйткəнегезне ишетə сезме? Нинди котылу? Ул бит сезнең бала! Тиздəн аңа җан керəчəк. Аборттан соң тагын балага уза алырсызмы?
Аборт авыр узды... Атналар буе авырып йөрде. Инде онытылды, инде тормышны яңадан башларга кирəк, дип йөргəндə, Лəйсəннең төшенə сабый балалар керə башлады. Əле елыйлар, əле көлəлəр. Кызның җаны телгəлəнде. Тик соң иде инде. Җаны каткан кыз үз-үзенə “бүтəн үземне рəнҗеттермəм, бүтəн еламам”, дип сүз бирде. Шулай өзгəлəнеп, еллар узды. Табиблык таныклыгы алды, невролог булып урнашты. Бүген дə невролог бүлмəсенə чират зур. Лəйсəн Таһировна шəһəрдə алдынгы табибларның берсе хəзер.
– Следующий… Кечкенə кызын җитəклəгəн ир ишекне ачты.
– Рəхим итегез, ни борчый сезне?
– Табиб күтəрелеп карамыйча гына сорау бирде.
– Лəйсəн, исəнме... Ул сискəнеп, күтəрелеп карады. Каршында Ранил иде. Олыгайган, чəчлəре агарган, сулган. Янында кечкенə кызчык.
– Лəйсəн, бөтен өмет синдə генə... Кызым туганда зуррак иде, тупырдап үсте, бар сүзне аңлый, тик нигəдер сөйлəшми. Инде дүртенче яше китте... Дəвалау атналарга сузылды. Тиешле дарулар эчү, массаж, физиодəва үз эшен эшлəде, кечкенə Лилия аз-маз, кыска сүзлəр əйтə башлады. Ранилнең шатлыгы эченə сыймады. Лəйсəнгə рəхмəт əйтеп туя алмады. Ə беркөнне хəтта Лəйсəнгə мəхəббəтенең яңадан кабынуын сиздерде. Лəйсəнгə бу хəбəр көлке тоелды. Ул менə алтынчы ел кияүдə. Шəһəр егете аның ире, табиб түгел. Гади төзүче, тыйнак, сабыр. Лəйсəн өчен үлеп тора. Лəйсəн дə аны ярата. Яшьлегендəге хаталар, борчылулар аркасында кияүгə чыкмам дигəн иде үзенə. Лəкин сөю үзе эзлəп тапты аны. Татарча концертта таныштылар. Озак янына китермəде кыз Мансурны. Лəкин кулын сорарга авылга килгəч, кыз биреште. Əти-əнисе дə, кызларының ялгыз калуыннан куркып, риза булдылар. Тыныч, матур гына яшəп киттелəр. Əмма бəхетле, тыныч тормышның китек ягы булды – Лəйсəн балага уза алмады.
– Ранил, мин тормышта...
– Лəйсəн, мин сине генə яратканмын. Кичерə алсаң, кичер мине. Юкка чыкмаган булсам, бəлки бергə дə булыр идек... Курыктым...
– Мин сине күптəн кичердем. Сау бул, тыныч яшə, кызыңны сакла.
Озак карап торды тəрəзəдəн аның артыннан Лəйсəн. Йөрəген күптəннəн басып торган гафу сүзлəре əйтелгəч, җиңелəеп калды ул. Үзеннəн-үзе күз яшьлəре бəреп чыкты. Үзенə бирелгəн сүз онытылды, чиратта торган авырулар онытылды, оялу онытылды, елады да елады. Еласын, əйдə, җиңелəйсен. Берничə көннəн, балага узганын белеп, тормышының бөтенлəй икенче төс алачагы бар бит əле аның.

***
Гөлшат ДӘҮЛӘТБАЕВА
Хикәя  Акчарлак" газетасының врхив саннарынан алынды, 30 январь 2020 № 4
Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1347
15 Февраль 2021 11:09 660
ӨСКӘ