Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мин ачкан Һиндстан турында

28 Февраль 2019 437
Биредәге хәерче кешеләр паспорт та ала алмый, кайчак бөтен гаиләгә бер документ кына бирелә икән. Ә менә филләр бәхетлерәк – алар пас­портлы!
Хәерчелек

Отпускка җыенуымны белгәч, туристик оешмада: “Бу арада Һиндстан бәяләре кызыктырырлык”, – диештеләр. Аны-моны уйлап, баш катырып тормыйча, шул минутта ук телефоннан әнинең номерын җыйдым да: “Әйдә, Һиндстанга”, – дип сүзне кыска тоттым. Әнинең шатлыктан башы күккә тия язды, әле үзе белән иптәш хатынын да чакырды. Анысы да теләп ризалашты. Юллама белән виза, барысы бергә 23 мең сумга төште – күпсенерлек түгел. Өстәвенә, Һиндстанда ашау-эчү, чүпрәк-чапрак бәясе дә нык арзан икән. Канатлана-канатлана кирәк-яракны җыйдык та, Һинд океаны буена – Һиндстанның Гоа штатына очтык.

Әлеге илне безгә кадәр күреп кайтырга өлгерүчеләр: “Ул пычраклыкны, хәерчелекне күргән кеше икенче тапкыр Һиндстанга аягын да атламый”, – дип калдылар артыбыздан...

“Хәерчелек”кә үземне рухи яктан әзерләп барсам да, алты сәгать ярым очып, Һиндстан җиренә аяк басканнан соң җиңелчә генә шок кичердем. Һиндстан урамнарында чүп савытларын бик сирәк урыннарда гына очратырга мөмкин, хәтта туристик зоналар да чүп оясын хәтерләтә. Баксаң, боларда чүпне халык түгел, табигать чистарта икән. Яңгырлар сезонында бөтен пычракны океанга юып төшерә дә, Һиндстан шулай итеп яңа тугандай чистарынып кала. Пөх­тәлеккә күнекмәгәнгәме, һинд халкы үз территорияләрен, ишегалларын да тазартып азап­ланмый. Юлда төп транспорт саналган мотоцикллар (машина байларда гына – авт.) бер-берсенә туктаусыз сигнал бирә, аларның тавышлары башка каба. Җитмәсә, җәяүлене дә санга сукмыйлар, юл аркылы чыгу өчен мотоциклларның кимегәнен шактый көтеп торырга кирәк.

Адым саен урнашкан супермаркетларга кереп китсәң, алары да чисталык белән сөендерми. Товарлар тузанга баткан, сатып алганда кассада чүпрәк белән аннан-моннан сөрткәләп бирәләр. Әле безгә Гоа штатын цивилизация учагы дип мактадылар. Болай булгач, бүтән штатларда тормышлары кайсы якка тәгәри икән? Бер дустым әйтүенчә, кайбер штатларда канализация суы да урам буйлап ага икән. Су юлының өстен такта белән каплап куйганнар да, һиндлар шул тактага аяк бөкләп утырып, тәмләп ашыйлар, гыйбадәт кылалар, имеш.

Ләкин хәерчелек һәм шапшаклык – Һиндстанны ача торган сыйфатлар түгел әле. Бу уңайдан, танышым Алексейның Гоа турында әйтелгән фикерен җиткерәм: “Мин Гоага инде өченче мәртәбә киләм. Мондагы хәерчелекне һәм шапшаклыкны күргәч: “Кая җибәрдегез сез мине?!” – дип океан буенда чәчләрен йолкый-йолкый елаган Мәскәү хатыннарын күргәнем булды. Ләкин ике-өч көн узуга алар Һиндстанга баш-аяклары белән гашыйк булалар. Хәтта кире туган ягына әйләнеп кайтмас өчен, күз алдымда паспортын ертып атучыны да очраттым бервакыт”. Чыннан да шулай икән, ике көннән соң безнең гаҗәпләнү дә эреп юкка чыкты. Мотоцикл тавышы да колакка ишетелми башлады, чүп-чарны да, хәер сорашучыларны да күрмәскә өйрәндек.
 Һиндлар әйтмешли, хәерчелек һәм пычраклык – иллюзия генә. Ә илнең төп байлыгы пәрдә артында. Бу ил берәүләргә пәрдәсен ачып, аны үзенә мәңгелеккә гашыйк итә, ә икенчеләр шул тышкы күренешләрне генә күреп, башкасына күзе ачылмыйча, кайтып китә...

Кунакта

Шул пәрдә артын күрергә теләп, һиндлар белән арабызга дуслык җепләрен суздым. Аларның ачык йөзле һәм ярдәмчел булулары, юк-бар белән баш катырмыйча, дөнья артыннан кумыйча, һәр көнгә сөенеп яши белүләре ошады миңа. Урамда берәрсен туктатып, автобус тукталышы сорасаң, ул сине кирәкле урынга кадәр озатып, визиткасын кулыңа тоттырып, автобус артыннан кул болгап кала. Үткән-сүткәндә танышудан тыш, ике гаиләнең яшәү рәвеше белән якыннан танышырга да насыйп булды. Мин кергән беренче торак – түбәсе полиэтилен һәм пальма яфраклары белән капланган куыш. Бу могҗизалы йорт пляжга төшкәндә күземә чалынды һәм аның яныннан тыныч кына үтеп китә алмадым.

Журналистлыгым үзенекен иткәндер, күрәсең. Һиндларның кунакчыллыгын белгәнгә, палатка тирәсендә мыркылдап йөрүче кап-кара дуңгыз яныннан ныклы адымнар белән узып, өй эченә таба атладым. Безне сырып алган берсеннән-берсе матур һинд кызларына кулыбыздагы кокосны тоттырдык, и сөенделәр инде шуңа! Йортка килеп кергән туристларны күргәч, хуҗабикә хатын ни “ә”, ни “җә” димәде.

Ул арада йорт эчен күзәттек: телевизор, компьютер ише “текә” техниканың эзе дә юк, шкаф та күренми – кием-салымнары бауларга эленгән, балалар катып беткән раскладушкада йоклый. Ризыкны учакта пешерәләр, савыт-сабалары идәнгә тезелеп киткән, идән дигәне шул ук җир инде. Хуҗабикәне сөйләндерергә маташып карадым – инглизчә бер авыз сүз белми. Ә Һиндстанда инглиз теле – икенче дәүләт теле, аны биредә эте дә, бете дә белә.

Димәк, хуҗабикә дигәнебез мәктәп программасы өйрәнеп, фән мәрмәре кимереп интекмәгән. Бәлки, укытучы чыбыгыннан курыккандыр, кем белгән аны?! Балаларны укытканда бер хатын белем бирсә, икенчесе чыбык белән тәртип саклый һәм шукларны җәзалап тора – анысын үз күзләрем белән күрдем.

Соңыннан шуны ачыкладым, без кергән бу куышларда яшәүчеләр – чит штатлардан килеп, Гоада туристлар сезоны вакытында акча эшләүчеләр, ягъни гастарбайтерлар икән. Бу палаткаларда күргән яшь кызларны шул ук көнне океан буенда да очраттык, чүпрәк-чапрак сатып йөриләр иде. Күптәнге дусларын күргәндәй, безгә ерактан ук сәлам бирделәр.

Безне кунак иткән икенче йорт – Гоа җырчысы Маркус Фернандесныкы иде. Кунакханәдә кичләрен туристлар өчен концерт куя иде ул, тамаша күрсәтә. Маркус белән шунда танышып, сөйләшеп киттек. Гоа элек Португалия колониясе булып торган, Фернандеслар нәселе дә Һиндстанга шул заманнарда күченеп килеп, төпләнеп калган. Болар – христианнар. Маркус белән бераз аралашкач, әрсезләнеп: “Һиндстанда яшәүче берәр гаиләдә кунак буласым, аларның ничек яшәүләрен күрәсем килә. Әйдә, безне өеңә чакырып, гаиләң белән таныштыр әле! Әниең берәр тәмле милли ризыгыгызны да пешереп куйсын!” – дидем.

Исебез китте – Фернандеслар гаиләсе бик зур кунаклар каршы алгандай әзерләнгән иде. Маркус махсус безнең өчен җырлый, әниләре йөгерә-йөгерә табын әзерли, әтиләре нидер пешерә... Милли ризык дигәннән, тавык һәм сыер ите, дөге пешереп куйганнар. Традицияләрен бозмыйча, чәнечке һәм калакларны читкә куеп, ризыкны бармак белән ашадым. Алай тәмлерәк икән!

Өйләрендә телевизор, өстәл һәм караваттан кала, бер җиһаз да юк. Шкаф куюны кирәксенмәгәннәр, күрәсең, кием-салымнары чамалыдыр инде. Түшәм дә ясап интекмәгәннәр, лампочкалары түбәгә генә элеп куелган. Маркусның әти-әнисе хәзер лаеклы ялда, берсе – төзүче, икенчесе гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән. Дәүләт бары тик әтисенә генә ярдәм күрсәтә, 1 мең сум пособие түләп тора икән. Һиндстанда пенсионерларны дәүләт түгел, тулысынча балалары тәэмин итә, Фернандеслар очрагы да искәрмә түгел. Маркус үзе аена 25 мең сумлап эшләвен әйтте. Һиндстанда уртача хезмәт хакының өч мең сум икәнен исәпкә алсаң, Фернандеслар бай кешеләр дигән сүз инде.

Пәрдә арты

Һиндстандагы иң көчле тәэсирлә­рем­не Карнатака дигән күрше штатка экскурсиягә баргач алдым. Анда ин­дусларның изге тауларында таң атуын каршы алдык, гыйбадәтханәләрендә йөрдек, адым саен очраучы әрсез маймыллар белән дуслашып беттек, банан яфрагыннан (анысы тәлинкә урынына – авт.) ачы ризыкларын авыз иттек, төрле каста вәкилләре белән таныштык. Аннары, Һиндстанның кайсы гына җиренә аяк бассаң да, диннәренең чагылышы күзгә ташлана. Сүз уңаеннан, индусларның 36 миллион Аллалары(!) һәм 32 миллион ярымаллалары(!) бар. Аларның сыннарын санап бетерешле түгел, ә риваятьләре кеше хәтеренә генә сыймый. Һинд күңеленә кайсы Алла ныграк якын, ул шуңа табына. Иксез-чиксез Аллаларның һәркайсының биографиясе билгеле, туган-тумачалары, үзләре кебек үк Аллага әйләнгән хатыннары һәм бала-чагалары бар. Әкәмәт инде! Фил яки арыслан башлы, әллә ничә куллы, зур күзле, сәер чырайлы чуар “бог” сыннарын күзәткәннән соң: “Абау, болардагы фантазия!” – дип тел шартлаттым.

Изгеләр турында сүз кузгалгач, Һин­дстан хайваннары һәм сулыклары турында да әйтим инде. Беренчедән, монда күлләр, елгалар, шарлавыклар, диңгез һәм океан – һәммәсе изге. Миңа Һиндстанның иң матур шарлавыгын – джунгли уртасында урнашкан Дудхсагарны күрү бәхете тәтеде. Юлга кузгалганчы ук экскурсоводыбыз: “Суы салкын, тик барыбер шарлавыкта чумып чыгыгыз, анда карма чистара, диләр. Һинд хатыннары бирегә бала табарга да килә”, – дип әйтеп куйды. Ятып калганчы, атып калыйм дип, тәвәккәлләдем.

Гомумән, һиндлар өчен карма – зур хәрефтән язылырлык сүз. Алар гомерләре буе кармаларын чистарту өчен тырышалар, киләсе тормышларында сыер яки фил кебек изге хайван булып туарга хыялланалар. Сыерлар дигәннән, алар урамда иркенләп йөри, берәүдән дә курыкмый, океан буенда кызынып ятсалар да аларга сүз әйтмиләр. Индуслар итне авызына да алмый, ә сыер суеп ашау – юылмаслык гөнаһ. Шуңа күрә, мөгезлеләре картаеп, сөт бирми башлагач, урамга иреккә чыгарып җибәрәләр дә вәссәлам! Һиндстанда филләр дә почетта. Биредәге хәерче кешеләр паспорт та ала алмый, кайчак бөтен гаиләгә бер документ кына бирелә икән. Ә менә филләр бәхетлерәк – алар пас­портлы! Бу изге хайваннарны күргәч, үзебез дә мәш килдек. Кочаклап та фотога төштек, өсләрендә дә йөрдек, фатиха бирсеннәр өчен хортумнарына (хобот) акча да тыктык, хәтта фил өстенә утырып пычрак суда коенудан да чирканып тормадык.

Һиндлар җир йөзендәге барлык хайваннар алдында да баш ия, бөтенесен изгегә саный. Этләргә генә хөрмәт юк. Кармасы пычранган, гөнаһка баткан кеше икенче тормышында эт булып туа, янәсе. Шуңа күрә, индуслар этләр белән дус түгел, аларны читләтеп үтәләр.

Кыскасы, мине Һиндстан һәр яклап гаҗәпләндерде, монда адым саен экзотика, рәхәтлек һәм тынычлык атмосферасы. Гадилек. Әлбәттә, ун көн эчендә генә аның иксез-чиксез культурасын күреп, өйрәнеп, аңлап бетерү мөмкин түгел. Галимнәр моңа гомерләрен багышлый. Ләкин Гоа тәрәзә ролен үтәп, миңа әлеге үзенчәлекле дөньяны күрсәтте.


"Акчарлак" газетасының 2013 елгы архив саннарыннан алынды.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1466
ӨСКӘ