Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

МИЛЛИОН СУМЛЫК ҖЫЯСЫ...

27 Август 2020 414
Җиләк- җимешләр барысы да бер вакытта җитеште быел. Каен җиләге белән бергә үк җир, кура җиләкләре, карлыган пеште. Боларга чия, шомырт белән алманың кайбер сортлары да иярергә ашыкты. Элек башта берсен, аннары икенчесе өлгергәнен көтә идек. Быел кайсын җыярга белгән юк. Бабайлардан ишеткән бар: ахырзаман алдыннан барлык җиләк-җимешләр дә берьюлы пешә икән. Шуның хикмәте түгелдер бит? Кура җиләге дигәч, уй-күңел белән урманга кереп китәм. Үсмер чакларга кайтыла. Авыл белән ду китереп урманда үскән кыргый кура җиләге җыйган вакытлар искә төшә. Хәзер җыючы бармы икән аны?..

25 ел элек бу. Олыларга ияреп мин дә урманда йөрим. Әни әче таңнан уятып алып менгән. Алайса уннарга кадәр йокы симертеп өйдә ятасын белә. Ә болай – файдалы эш ичмасам, акча.

Хатын-кызлар арасында мин нишләп йөримме? “Азат абыең (Венера апаның улы) кура җиләге сатып миллион сум акча җыйган, әнә!” – менә мотивация. Миллион сум! (Бу – акчаның өч нулен әле кисәргә өлгермәгән вакытлар). Кыскасы, Азат абый кебек тырыш кешеләр миңа үрнәк: “Мин дә миллион сум җыям!”

***

Язманы "Акчарлак" газетасының бүгенге, яңа саныннан укый аласыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2648
30 Ноябрь 2020 10:35 2055
3 Ноябрь 2020 13:21 1909
16 Ноябрь 2020 09:59 1510
ӨСКӘ