Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Милли көндәлекләр чыгаручы һәм экскурсияләр уздыручы Әлфия Хәлиуллина

20 Февраль 2019 323
“Эх, матур шигырьләр, акыл­лы сүзләр, милли бизәкләр белән татар көндәлекләре булсын иде”, – дибез. Кибетләр­дә ниндине генә очратмыйсың, ә без теләгәне юк. Шулай бер­вакыт интернетта милли бизәкле көндәлек күземә чалынды. Баксаң,аны Казанда яшәүче Хәлиуллиннар гаиләсе җитештерә икән. Кызлары Әл­фия белән әлеге эшчәнлек ту­рында сөйләштек.
– Татарча милли көндәлекләр чыгару идеясе кайчан барлыкка килде?

– Без бөтен гаиләбез белән күптәннән мондый көндәлекләр чыгарырга теләдек, ләкин берничә сәбәп тотып торды. Бер яктан акча булса, икенче яктан нәрсәдән башларга белми идек. 2015 елда тәвәккәлләп беренче тапкыр көндәлекләр җитештердек. Хезмәт җимешен кулга алгач, ни кичергәнеңне аңлатып бетереп булмый. Подъезд төбенә йөк машинасы белән 3 мең көндәлек китереп куйгач, “Моны ничек башкарып чыктык икән”, дип шаккаттык.

– “Беренче эш төерле була”, диләр. Төерләре бар идеме?

– Әйе. Без ул елны тышлыкка “2016” дип, эчлеккә һәр көннең числосын куеп эшләттек, шуңа сатылып бетмәде. Эчлеккә кайсы көнне нинди шәхес туган, шуның фотосын, аның турында мәгълүмат, чиратлаштырып гыйбрәтле сүзләр, хәдис һәм сынамышлар яздык. Ел саен бер үзенчәлек кертергә тырышабыз. 2017-18 өчен эшләгәндә һәр көнгә саннар куймадык, ял көннәрендә уку өчен шигырьләр, алтын киңәшләр, әсәрләрдән өзекләр өстәдек. Те­ләгебез – өзекне укыгач, кешедә әсәрне тулысынча уку теләге тудыру. Ул елны алып бетерделәр.

– Ә быелгы көндәлекләр нәрсә белән аерыла?

* * *

Әңгәмәмне "Акчарлак" газетасының 7 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ