Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Милләт югалмый ул”

19 Сентябрь 2013 714
Тарих фәннәре докторы, ТР фәннәр академиясе вице-президенты, ТР фәннәр академиясе акдемигы Рафаэль Хәкимов белән әңгәмә.
– Рафаэль әфәнде, элек патшалар, ханнар властьны улына калдырган, ник хәзер алай түгел?

– Хәзер сайлау бит. Элек властьны Аллаһы Тәгаләдән килгән дип уйлаганнар, кемдер дәүләтне башлаган икән, аның гаиләсе дәвам иткән.

– 1532 елда ук Казан Мәскәүгә буй­сынып яшәгән. 1532 елда Мәскәү князе Василий Җангалине Казан ханы итеп җибәрә. Ник алай булган соң? Казан ханлыгы үз-үзенә хуҗа булып яши алмаганмы?

– Мәскәү каласында яртылаш татар, аның эчендә Касыйм ханлыгы. Анда күпме безнең морзалар! Ул заманда бүгенге кебек тегендә Мәскәү, монда Казан дип карамаганнар, анда да, монда да татарлар кайнаган. Алтын Урданың көче беткәч, баш булып калыр өчен өч үзәк көрәшә. Мәскәү ул Алтын Урда белән беркайчан көрәшмәгән. Соңыннан башкала Сарайдан Мәскәүгә күчә. Мәскәүнең ул вакытта икътисады бик нык үсеп китә.

– 1954 елда Сталинның татарларны Монголиягә сөрергә уйлавы дөрес хәлме?

– Шулай дип сөйлиләр. Берничә халыкны сөрделәр бит, татарлар белән дә нишләргә дигән мәсьәлә туган. Әмма Кырым татарлары, балкар, кумыклар кебек татарлар белән бу мәсьәләне алай җиңел генә хәл итеп булмас иде. Чөнки татар күп, сибелгән. Татарларны Тувага сөрергә уйлаганнар дип сөйлиләр. Тик әлеге фактның документын таба алмадылар, эзләп тә караганнар иде. Шуңа күрә аны исбат итеп булмый.

– Ни өчен сөрергә уйлады икән?

– Анысын белмим инде, Ста­линның башында нәрсә булгандыр. Ул бит, гомумән, төрекләрне, мөселманнарны бик яратып бетермәгән.

– 1953 елда Сталинны үтергәннәр, диләр.

– Юк, карт булган бит инде ул.

– АКШның Сириягә янавы Россия белән Кытайны куркыту өчен дә эшләнелә диләр.

– Юк. Куркыту түгел. АКШ мө­селман дөньясын таркатырга тырыша. Гыйракта бернинди атом бомбасы булмаган, әмма Америка аны басып алып җимерде. Гарәп илләрендә бүген ыгы-зыгы бара. Америка: “Барсын. Мөселман дөньясы буталып бетсен!” – ди. 500 миллиард долларны түгәләр, ул акчаның кая киткәнен аңлатырга да кирәк бит. Сугыш булмаса, ул акчаны ничек алырга? Кайдадыр сугыш барырга тиеш. Корал күп булган саен аны йә кулланырга, йә юк итәргә кирәк. Бу сугышны Америка халкы да, конгресс та хупламый. Обаманы 25 сенатор гына яклый.

– Обама алардан уза алмыймы?

– Юк. Алардан узса, аңа импичмент булырга мөмкин.

– Барак Обаманы АКШның иң начар президенты дип әйтәләр, дөресме?

– Буш турында да шулай диләр иде. Обаманы иң начары дип әйтеп булмый.

– Обаманы мөселман да диләр, дөресме?

– Үзе әйтми бит, үзе әйтмәгәч каян беләсең...

– Казанның К. Маркс урамындагы милли хәрәкәт оешмасы урнашкан бинаны саталар, моңа мөнәсәбәтегез ничек?

– Урыны шәп дип сатарга телиләр. Тик ул алай гына булмый бит. Ниндидер уртак тел табарга кирәк. Милли хәрәкәтнең тарихи үз урыны бар. Ул үз вакытында зур өлеш кертте. Бүген алар бигүк шауламый, әмма татар интеллигенциясе үзен милли хәрәкәттән аермый. Аларга яңа бина табарга кирәк, урамга куып чыгару дөрес түгел.

– Ул бинаны саклап калып булмас микән?

– Анысын әйтә алмыйм. Мэр булсам калдырыр, тимәс идем. Сәяси күзлектән дә карарга һәм киләчәк турында да уйларга кирәк бит.

– Телебезне, милләтебезне, динебезне бетерү бара, без моңа ничек каршы тора алабыз?

– Беренчедән, гаиләдә сөй­лә­шергә кирәк. Икенчедән, татар мәктәбе кирәк. Мәктәпсез булмый. Британия социологы Карл Манхейм: “Бүгенге көндә Британия мәгариф системасы бу дөньяга килешми, искерде. Мәгариф сис­темасы фәкать милли булырга тиеш. Гомуми булса, ул бу дөньяга ярамый”, – ди. Бөтен илләр милли нигезгә корыла. Милләт югала дигән сүз – юк сүз ул. Дөнья берләшә, глобализация, дибез, шул ук вакытта регионнар баш күтәрә, үсеп бара бит.

– “Реал” футбол командасы Гарет Бейл дигән футболчыны 100 миллион еврога сатып алды. Дөньяда кризис, акча юк дигән булалар, ә футболчыларга түләргә каян табалар соң?

– Мин аны аңлый алмыйм, башка сыймый. Спортны профессиональ юлга салу бигрәк тә дөрес түгел, ул шул ук бизнеска әйләнә. Халыкка аның файдасы юк, ишегалдында туп тибеп уйнап йөрсәләр, анысы күбрәк файдалы. Сабан туен да шулай бозалар. Уенның бөтен мәгънәсе – ул бит көрәшү, акчасыз көрәшү. Нигә анда кыйммәтле бүләкләр бирәләр? Дөрес түгел. Уенның бөтен хикмәте – җиңү, шуның белән бетте! Син җиңдең. Элекке заманнарда беренче, икенче, өченче урынга да сөлге биргәннәр. Кадере шунда – бу сөлге беренче урын өчен!

– Бабагызның ике аты булган, урта кул крестьян. Аны кулак дип Беломор каналына сөргәннәр. Аның кулак булуы сезгә дә авырлык­лар китереп чыгармадымы?

– Миңа юк. Әнигә авырлыгы тигән, ул бабай әнинең әтисе иде. 15 яшендә ничектер паспортын эшләтеп, әни (Мөршидә Вильданова) авылдан (Азнакай районы, Әгерҗе авылы) качкан. Казанга килгән, туганнары, беркеме юк. Ничек тормыш башларга? Медицина училищесына укырга кергән, шигырь язып акча эшли башлаган. Шигырьләрен редакциягә китергәндә әти (Сибгат Хәким) белән танышканнар.

ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 917
ӨСКӘ