Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Миләүшә Сибгатуллина: “Кемгәдер үпкәләп елаулар юк миндә”

29 Декабрь 2020 736
Баскан җирендә ут чыгара торган ханым ул – Миләүшә Сибгатуллина. “ТНВ”дан киткәннән соң үзенең “Оста татар” дигән проектын башлап җибәрде, “Туган тел” каналының Казан филиалы директоры итеп билгеләнде. Үзе продюсер, үзе клиплар төшерә. Яңа ел алдыннан Миләүшә ханым белән әңгәмә кордык.
– Сезнең белән бәхәскә керү куркынычмы? Ахыргача үз дөреслегегезгә барасызмы?

– Бәхәскә керү куркыныч булырга тиеш түгел ул. Сократ әйткәнме әле: “Бәхәстә дөреслек ярала”, дип... Ләкин үзем бәхәсләшергә яратмыйм. Һәр кеше дөньяны үзенчә кабул итә. Әгәр кеше эчке дөньясы, уйлары, карашлары буенча синең белән бер баскычта тормый икән, бәхәсләшсәң дә, бәхәсләшмәсәң дә, аңа үз фикереңне җиткерә алмыйсың. Бу мәгънәсез эш, энергияне юкка сарыф итү. Әгәр ул кеше сине ишетә икән, бәхәскә кермичә дә ишетәчәк.

– Елаган чакларыгыз бармы?

– Шигырь укыганда күңел үзеннән-үзе тула. Зөлфәт шигырьләрен, Харрас Әюповны яратам. Фильм караганда эмоциональ булып алырга мөмкинмен. Андый вакытта: “Әни, нишләп елыйсың?” дип балалар аптырап карап тора. Хатын-кызга елау кирәктер инде ул. Һәрбер кешенең бер бушану ысулы булырга тиеш. Ә менә кемгәдер үпкәләп елаулар юк хәзер.

***
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2890
ӨСКӘ