Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөлназ Сәфәрованың әтисе: "Кемнең үз баласына начар сүз ишеттерәсе килсен?" (ВИДЕО)

14 Июнь 2016 2215
«Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенең чираттагы кунагы – танылган журналист, “Ватаным Татарстан” иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире, остазым Миңназыйм Мәүлет улы Сәфәров.
– Хәерле иртәләр, Миңназыйм әфәнде! Ниләр белән янасыз?

– Хәерле булсын! Газета ул һәрвакыт үзенең укучылары, тиражы турында кайгырта. Әле күптән түгел генә хөкүмәт җыелышында Элемтә министры матбугат чараларының тиражлары кимүе турында борчылып сөйләде. Татар кешесе, эш аты буларак, җәй көне эш белән мавыгып китеп, аның укырга вакыты аз кала. Гомумән, газета-журналлардан беразга читләшеп тора. Ләкин моңа тагын бетмәс кризисны да китереп кушсак һәм безне, газеталарны, басарга теләүче телевидение, интернетның да конкуренциясен күздә тотсак, хәлләр сөенерлек түгел. Менә шул мәшәкатьләр белән, укучыбызны ничек итеп саклап калырга дигән проблемаларны уйлап йөрибез.

– Кечерәк форматта гына калырга теләмисезме?

– А2, А3 форматында чыгып киләбез. Көндәлек газетаның форматы А2 булырга тиеш. Мәскәүдә чыга торган газеталарныкы сыман. Ләкин эшләр алга таба болай дәвам итсә, мәсәлән, почта көндәлек газетаны көн саен укучыларыбызга китермәсә, теләсәң-теләмәсәң дә А3 форматына күчмәгәек дип уйлыйм. Ә А3 форматындагы газетабыз укучыга уңайлы да, күбрәк битле дә. Тематик яктан да төрле. Сайлау мөмкинлеге дә бар. Почта белән мөнәсәбәтләребез генә һаман да барып чыкмый. Көндәлек газетаны тараткан өчен кесә тутырып акча алсалар да, укучыларыбызга газетаны атнага бер яки ике тапкыр гына илтеп тапшыралар. Ул турыда без күптән сөйләшәбез. Югарыдагы даирәләр белән дәүләт комитетында да сөйләшүләр булды. Ләкин мәсьәлә башланган җиренә әйләнеп кайта. “Акча юк, кризис, андый кечкенә акчага почта хезмәткәрләрен таба алмыйбыз һәм башкасы” кебек сүзләрне ишетәбез. Почта хезмәткәләренең дә хәлләрен аңлыйм. Эшләре күп. “Дәү” газетаны, көн саен аяк итен ашап, авыл саен таратып чыгу җиңел эш түгел.

– Миңназыйм әфәнде, “Татарстан яшьләре” газетасында эшләгәндә үткен публицистик язмаларыгыз күп басыла иде. “Ватаным Татарстан” газетасына баш мөхәррир булып килгәч, әлеге язмаларыгыз күренми башлады. Моның сәбәбе нидә?

– “Татарстан яшьләре”ндә 20 ел эшләдем. Командировкалардан кайтып кергәнем булмады. Аяк басмаган авылларым, районнарым калмады диярлек. Анда яшәүче кешеләрне, алар кичергән проблемаларны яхшы беләм. Алга таба моннан 15-20 ел элек булган авылларга тагын бер кабат барып чыгасым килә. Ул авылларның нинди хәлдә икәнлекләрен күрергә телим. Чагыштырып карар өчен кызык булыр иде. Ә мөхәррир урынына килгәч, чыннан да, эш күп. Үзеңнең мәкаләңне язудан да рәхәт нәрсә юк әлбәттә. Ул сине таныта, ул сиңа канатлар куя. Кеше язмасын тикшерү, эшкәртү – күңелгә рәхәтлек бирми торган эшләр. Әмма ансыз да булмый. Кем дә булса моның белән шөгыльләнергә тиеш.

– Укытучы булуы да җиңел түгелдер... КФУның журналистика кафедрасында укытуыгызга ничә ел булды?

– 22. Укытучылык редакциядә дә сиздереп куя үзен. Аннары, мин үзем белгәннәр белән генә уртаклашып калмыйм, үзем дә күп нәрсәләргә өйрәнәм. 22 ел буе университетта белем бирәм икән, анда әзерлексез килеп булмый. Чөнки дөнья белән бергә журналистика да үзгәрә. Моннан 20 ел элек яраган журналистика бүген бөтенләй икенчегә әйләнде. Шуңа бу өйрәнү ике яклы. Студентлар янына йөреп, үзем дә алардан күп нәрсәгә өйрәнәм. Ашыгыч тормыш ритмы язарга бик аз вакыт калдыра. Язам, әлбәттә. Әмма икенче әйберләр турында. Туган авылым – Чувашиянең Батыр районында урнашкан Татар Согыты авылының тарихы турында китапны язам.

– Авыл исеме кайдан алынган?

– “Согыт” сүзе нугай телендә “тал” дигәнне аңлата. Чыннан да, безнең авылның су буйларында таллар бик күп үскән һәм бүген дә бар.

– Туган нигезегез сакланамы? Кемнәр яши анда?

– Ата-баба нигезебез саклана, Аллага шөкер! Узган елны әнием Әминә 90 яшенә җитеп, арабыздан китеп барды. Бик гыйлемле, дини кеше булды. Биш вакыт намазын калдырмады. Татар халкының күптәнге мәкальләрен тормышта кулланып сөйләште. Бик матур аралаша иде. Күп сөйләргә яратмады. Аңа каршы уйламыйча сүз әйтеп булмый иде. Мөһер суккан кебек бер афоризм белән генә каплап куя иде. Һәрвакыт безне кайгыртты. “Кеше янында сүзегез чыкмасын”, дия торган иде. Безне, оныкларны яшәргә өйрәтте. Әтием Мәүлет бик яшьли – 41 яшендә китеп барды.

– Дәү әти буларак, оныкларыгызны ничек тәрбиялисез?

– Бүген бөтен кеше интернетта, айпадта, айфонда утыра. Әмма ул мавыгуның бер чиге булырга тиеш. Мин аны оныгым Айданнан (Гөлназ Сәфәрованың улы – Э.Г.) гына да күрәм. Аңа айпад яки айфон бирсәң, ул көне буе күзләре авыртканчы уйнарга мөмкин. Аңа кызык. Ләкин мин аңа иң матур татар китаплары сатып алам. Элекке замандагы кебек аклы-каралы китаплар гына түгел. Бүген кибет киштәләрендә китапның җаның теләгәнен сайлап алырга мөмкин. Аннары улыма халык әкиятләре белән бергә үзем уйлап чыгарган әкиятләрне дә сөйлим. Ярый-ярамыйларны әнә шулай образлы итеп, истә калырлык итеп сеңдерү өчен эшлим мин моны. Балага тәрбия татар китапларыннан, әби-бабайның сөйләгән әкиятләреннән сеңсә яхшырак та, нәтиҗәлерәк тә, миңа калса. Шулай иткәндә аларны зур үскәч төзәтәсе булмый, үкенергә урын калмый.

Аннары, балаларыбыз һәр адымыбызны күзәтә. Алар үрнәкне бездән ала. Алар безне карап кына торалар һәм безне кабатлыйлар. Алар – безнең дәвамыбыз, көзгедәге чагылышыбыз.

– Кызыгыз Гөлназ белән горурланасызмы? Аңа карата тәнкыйть сүзләрен ничек кабул итәсез?

– Горурланам, әлбәттә. Тәнкыйть сүзләре дә тия инде күңелгә. Нахак әйтелгәннәре бигрәк тә. Кемнең үз баласына начар сүз ишеттерәсе килсен? Үзем дә каты бәрелмичә генә Гөлназның радиода әйткән сүзләрен, җөмләләрен дөресләп җибәрәм. Ул минем белән бүген дә киңәшләшә. Беренче курстан бирле радиода эшләп укыды. Бездән акча сораганы булмады. Киңәш кенә сорый иде. Хатыным Резидә: “Синең элемтәләр белән Гөлназны зуррак урынга да урнаштыра алган булыр идең”, – дия иде. Кызларым Гөлназ белән Айсылуга ярдәмем – минем булуым. Икесе белән дә горурланам һәм аларның үсүен телим.

– Журналистиканың киләчәген ничек күрәсез?

– Журналистика күңел ачуга гына кайтып калырга тиеш түгел. Күңел ачу – ул аның бер функциясе генә. Ә без еш кына вакытлы матбугатны да, радио-телевидениене дә, интернетны да күңел чарасына әйләндереп калдырырга тырышабыз. Акыллы кеше барыбер уйлана, чагыштыра, иртәгә нәрсә булыр, ничек булыр дигән сорауларга җавап эзли. Шуңа да сыйфатлы татар матбугаты кешегә тормыш итәргә, авыр чакта терәк булырга, аның өчен баш җитмәс булып тоелган сорауларга дөрес җавап табарга булышырга тиеш.

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 902
ӨСКӘ