Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Маймыл сатам, кемгә кирәк?

15 Январь 2016 1552
2016 ел – көнчыгыш календаре буенча утлы маймыл елы. Бәйрәм алдыннан эшмәкәрләр, гадәттәгечә, ел символыннан акча эшләп, баеп калырга тырышты. Өйрәтелгән маймыл белән өйләргә йөреп кенә бүген инде халыкны шаккатырып булмый. Бу сезонның яңалыгы – интернет челтәрендә сатылучы 250-300 граммлы нано-маймыллар.
90 МЕҢ СУМЛЫК МАКАКА

Маймыл сатучыларны Казанда да таптык. Мисал өчен, яван макакасын сатучы бер абзый 90 мең сумлык маймылга хәтта ташлама да булачак дип вәгъдә итте. Паспорты һәм прививкалары булган 3 яшьлек маймылның бәясе 90 мең сум. Хуҗасы хайван бик акыллы дип мактый. Балаларны ярата, кулга ияләшкән һәм өйрәтелгән. Макака хәтта мультфильмнар да карый икән.

Икенче бер игълан буенча кечкенә кәрлә маймыллар сатучыга чыктык. Авырлыгы 250-350 грамм. Учка сыя. Хакы – 80 мең сумнан. Кәрлә маймылларны читтән алып кайтмаганнар. Казандагы гап-гади фатирларның берсендә үрчетеп яталар. Иң кызыгы, бу маймыллар озын гомерле. Өй шартларында 16 елга кадәр яшиләр икән. Җиләк-җимеш һәм ботка белән тукланалар.

Сатуда кәрлә маймылларның аналогы – нано-маймыллар да бар. Тик алары Мәскәүдә һәм кыйммәтрәк. Бер нәни маймыл 105 мең сум тора. Сатучы телефон аша маймыл үзенең хуҗасына быел уңыш, сәламәтлек һәм акча китерәчәк дип ышандырды. Сатып алган очракта хуҗасы аны хәтта Казанга да алып киләчәк икән. Транспорт чыгымнары үз кесәмнән ди.

ФАТИРДА АСРАП БУЛАМЫ?

Казанлы Ольга Шелест лапундр токымлы макаканы узган ел сатып алган. Исеме – Марго. Маймыл – хуҗасы өчен беренче чиратта акча эшләү коралы. Ольга дрессура остасы. Төрле күңел ачу чаралары – бәйрәм, юбилей, туган көннәрдә хайваннар белән төрле тамашалар күрсәтә. Әлбәттә, бушлай түгел. Бәя сәгатьләп. Маймылны 250 мең сумга сатып алдым ди Ольга. Өф-өф итеп кенә тора. Үлсә, эш харап. Үз бәясен каплаганчы маймыл белән әле ел ахырына кадәр эшләргә кирәк.

– 2 яшьлек бу хайванны фатирда асравы авыррак, – ди Ольга. – Холкы буенча маймыллар тәртипсез, хулиганнар. Ирек бирсәң өйне пыран-заран китерәчәкләр. Шуңа күрә Маргоны вольерда асрыйм. Репетицияләр вакытында гына фатирга чыгарабыз. Марго җенси яктан әле өлгереп җитмәгән. Шуңа да характерын артык күрсәтми. Ләкин 5 яшь тулгач ана маймылларда җенси инстинктлар кабына һәм алар көйсезләнә башлый...

Марго бик акыллы икән. Сатып алгач та читлеккә урнаштырган идек, беренче көнне үк юлын табып, аннан чыкты, ди Ольга.

Хатын-кызларны Марго ни өчендер яратмый. Күбрәк ирләргә тартыла. Ни өчен икәнлеген хуҗасы аңлата алмый. Һәр чыгышка маймылның үз күлмәге. Марго киенергә ярата икән. Хатын-кыз булгангадыр инде. Маймылның барлыгы 7 күлмәге бар.

ҺӘРКАЙСЫНЫҢ ҮЗ ХОЛКЫ

Җир шарында маймылларның бик күп төре билгеле.

– Һәр төрнең үз характеры, холкы, темпераменты, – ди КФУда эшләүче зоолог Ирина Александрова. – Һәр маймыл да тере, шук, юләрләнергә ярата. Ләкин аерым төр маймыллар, мәсәлән павианнар кешегә ташланырга, аны тешләргә һәм яраларга мөмкин.

Күптән түгел, 4 январьда гына Тайландның Паттайя шәһәрендә Россиядән килеп ял итүче гаиләдәге 4 яшьлек малайны маймыл яралаган. Ашаткан вакытта ике маймыл сугыша башлый. Шуларның берсе көтмәгәндә баланың аягын тешли. Тайландта маймыллар адым саен очрый. Алар туристлар ял итә торган пляжларда аеруча күп. Маймылны шул ук Тайландта кулдан үземнең дә ашатканым булды. Ул вакытта бу хайваннар миндә бик күңелле, яхшы тәэсирләр калдырган иде. Тайланда яшәүче җирле халык исә Россия туристларына маймыллар белән саграк булырга киңәш итә. Аларда котыру авыруы да очрый икән. Шуңа күрә тешләгән очракта маймылның кешегә авыру йоктыруы ихтимал.

Марсель ӘСКӘРОВ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Январь 2020 12:40 1325
ӨСКӘ