Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Матурланып-ясанып – бытбылдыклар янына...

25 Март 2019 645
Иске-москы күфәйкеләрен киеп эш­кә бара халык. Фермага төшә. Элек шулай иде. Бозау карау, сыер саву өчен әллә ни ясанырга кирәкми. Кемне кызыктырасы бар ди анда? Яулыгын килештереп бәйләсә, шул җиткән.
Чаллыдан ерак түгел Калмаш авылы янында бер күңелле ферма бар. Фермер хуҗалыгы.

Ни өчен күңелле – чөнки бозау, сыер, хәтта дуңгызныкы да түгел, ә йодрык хәтле тавыклар – бытбылдыклар (перепелка) фермасы. Хуҗасы – 26 яшьлек Прияна Фролова.

“Инстаграм” киңлекләреннән табуы ансат аны. Ыспай киенеп, иреннәрен килештереп, чәч-кашларын ясап, тавык күтәреп фотога төшкән, бытбылдык йомыркалары тезелеп киткән, берсендә шуның итен кыздырыргамы, пешерергәме җыена...

Кыскасы, һәрбер фотода, тарих мизгелендә фермер кыз-хатынның тышкы матурлыгына игътибар төшә.

Ул аны үзе дә яшерми. Күрегез-карагыз, янәсе, менә шундый фермер хатын-кызлар да була, алайса сез бүтәнчә күз алдына китерәсез бит, гадәттә.

Әңгәмәдә: “Мин тормышта шундый, ә эш вакытында бөтенләй башка төрле”, – ди.

* * *

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 12 нче саныннан укыгыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1383
ӨСКӘ