Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Марсилә Фәтхиева: “Кеше ни әйтер?” – дип яшәргә ярамый"

8 Май 2019 750
"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасыннан... Күп еллардан бирле кызыклы шәхесләр белән әңгә­мәләр ясап, алардан файдалы мәгълүматлар алып, газетабызны укучыларга җиткерергә тырышабыз. Бүгенге кунагыбыз – Түбән Кама шәһәрендә яшәүче гаять үзенчәлекле шәхес Марсилә Фәтхиева. Үзенең илле ике яшендә кайларда гына булмаган! Ирешкән уңышларыннан башың әйләнерлек. Әмма ул искиткеч гади, тыйнак һәм ягымлы булып калган. Беренче карашка аны һич кенә дә “бизнес акуласы” дип әйтеп булмый. Марсилә ханымның гомер йомгагын сүтә башлагач, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Ул сөйли, ә минем башымда “Ничек шулай булырга мөмкин?” дигән сокланулы да, аптыраулы да уй бөтерелә.
– Мөслим районы Тат-Шуран авылында, укытучылар гаиләсендә туганмын. Әтием – мәктәп директоры, әнием – башлангыч класслар укытучысы. Апам, өч абыем белән шат күңелле, бөтен нәрсә белән кызыксына торган бала булып үстем.

Әнием мине шактый соңарып, кырык биш яшендә тапкан. Әтиебез иртә вафат булды, әнием миндә әдәбиятка һәм кешеләргә мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләде. Без бик күп укый, аннан соң бер-беребезгә сөйли идек. Хикәяләр һәм романнар аша миндә бер хыял барлыкка килде: җирдәге бөтен кеше дә бәхетле булсын иде! Ерак илләргә сәяхәт итү теләге дә шул елларда туды. Балачагым күңелле узды. Безнең чорда олыларга булышу дигән нәрсә бар һәм ул гадәти булып санала иде.

Әнием клубка чыгармаса да, китапханәгә җибәрә, китапны укуымны тикшереп, эчтәлеген сөйләтә иде. Унынчы классны тәмамлагач, Казан медицина колледжына укырга кердем. Уку барышында санитарка булып эшләдем. Ниһаять, минем кулда диплом!

Түбән Кама шәһәрендә теш технигы булып эшли башладым. Эшемне, коллективны бик яраттым. Егерме бер ел эшләү дәверендә бик күп кешегә елмаю бүләк иттем. Беләсездер инде, бәхетле кеше генә елмая. Рәхмәт сүзләрен бик күп әйттеләр, миңа бик рәхәт һәм бары да яхшы иде.

Эшләү дәверендә коллектив тормышы белән яшәдем: оештыручы да булдым, “Һөнәре буенча иң яхшы” бәйгеләрендә катнаштым, шахмат ярышларына бардым... Күп иде алар, барысын да санап чыгу мөмкин түгел.

– Һәм сез...

– Балачак хыяллары, еллар буе тупланган тәҗрибә мине утыз тугыз яшемдә башка өлкәгә алып кереп китте.

Иминиятләү компаниясендә ун ел бүлек җитәкчесе булып эшләдем. Кыска гына вакыт эчендә карьера ясадым. Клиентларыбыз өчен мөмкин булганның барысын да эшләдек, алар безгә бик рәхмәтле иделәр.

Җитәкчеләремә, коллективыма, клиентларыма уңышларыбыз һәм тупланган тәҗрибә өчен мин дә бик рәхмәтле. Унөч илгә сәяхәт кылып, балачак хыялыма да ирештем. Шуңа да карамастан, мин компаниядән китәргә булдым.

– Ни өчен? Сер булмаса, әйтегез әле.

– Шушы вакытны гаиләм, балаларым миннән башка гына уздырдылар. Эшләү дәверендә бертуктаусыз укырга, квалификацияне күтәрергә, аттестация узарга кирәк иде.

Минем кадерле кешеләрем миннән башка гына булдылар! Аңлыйсызмы? Дөрес, алар мине гаепләмиләр иде, миңа һәрчак терәк булдылар. Мин аларга моның өчен бик рәхмәтле. Әмма гел шулай яшәп булмый бит инде!

– Һәм сез тыныч кына бер эш таптыгыз да...

– Бик күп сәяхәт итеп, чит илләр күреп йөрсәм дә, мин гел нидер эзләдем. Мөгаен, бик күпләр минем кебек бәхеткә юлны шулай табадыр.

Ишеткәнегез бардыр, безнең белән булган хәлләрнең барысына да безнең башыбызда булган яшерен үзаң гаепле. Әмма бер кеше дә шушы эчке көчне ничек итеп куллану хакында сөйләми.

Эзләнә торгач, дөньядагы меңләгән кешенең тормышын үзгәрткән Мастер Китның яшерен үзаң хакындагы методикасын таптым. Хәзер минем максатым – үземне шул дәрәҗәгә җиткерү. Бурычым – үзем белгәннәрне кешеләргә аңлату. Мин инде 2015 елның августыннан бирле шушы методиканы кулланам.

– Башкаларга да аңлатасызмы?

– Шундук танышларым, дусларым белән үзем аңлаганнарны уртаклаша башладым. Бу методика мине үзенә гашыйк итте, мин аны кешеләргә тәкъдим итә һәм сата башладым. Кабат рәхмәт сүзләре ишетү рәхәт иде.

– Монда да уңышлар көтеп торганмы сезне?

– Уңыш тырышып эшләсәң генә килә. Россиядә бу методиканың бө­тен таләпләренә туры китереп эшләүче бердәнбер кеше – мин һәм Казахстаннан өч кеше.

Шуңа да, 2016 елда Испаниягә, 2017 елда Төркиягә кунакка чакырдылар. Узган ел “Ел хатын-кызы” халыкара бәйгедә катнашып, “Бизнес Коуч” номинациясен алдым. Монда мин 47 яңа дус таптым. Бу гүзәл ханымнарның барысы да дөньяны яхшы якка үзгәртергә сәләтле!

– Марсилә ханым, сез кем? Сезнең өчен беренче урында гаиләме, карьерамы?
  
– Мин – хатын-кыз! Һәрвакыт гаи­ләм, балаларым, туганнарым, коллек­тивым өчен җан атып торам.

Хәзер Республикам һәм Россия өчен файдалы буласым килә. Минем өчен иң зур уңыш, әлбәттә, гаиләм: улым һәм кызым. Апаларым, абыйларым, туганнарым, нәселем – минем горурлыгым!

Пешерергә, кунакка йөрергә һәм кунак җыярга яратам. Сәяхәт итү, табигатьтә булу, велосипедта, чаң­гыда йөрү, суда йөзү бик ошый. Укырга, бәйләргә, аралашырга, дуслашырга бик яратам!

– “Кеше үзе теләмәсә,аның яз­мы­шын үзгәртеп булмый”, – ди­гән Гиппократ. Сез аның белән киле­шәсезме?

– Килешәм.

– “Үзеңчә хәл ит”, – дигән сүз дөресме?

– Бу дөньяда һәркем, һәрвакыт бөтенесен үзенчә хәл итә.

– “Кеше ни әйтер?” – дип яшәгән кеше дөрес эшлиме?

– Юк! Андый кеше үзен яратмый. Куркуда һәм үпкәдә булган кеше генә шулай яши. Башкаларга карап, “Минем хакта ни диярләр?” дип яшәүче кеше үз тормышы белән яшәми. Үзен тиешенчә кабул итми, уй-теләкләрен тормышка ашырудан курка. Ошбу дөньяга барыбыз да Аллаһы Тәгаләнең фатыйхасы белән киләбез.

Үзебезне яратабыз, теләсәк елыйбыз, телә­гән әйберебезне сорап алабыз. Күпмедер вакыт үзгач, безгә якыннарыбыз “булыша” башлый. “Алай ярамый” дип безне тыялар, “Кеше ни дияр?” диләр...

– Кешенең яшерен үзаңы (подсознание) хакында аңлатып үтегез әле.

– Яшерен үзаң – ике ярымшардан торган зур ми. Ул кеше тормышында бик мөһим роль уйный. Үз-үзеңне яклау, бөтен организмның көйле эшләве, кабул ителгән информацияне саклау өчен җавап бирә.

Кайвакыт яшерен үзаңы кешене катлаулы хәлдән дә алып чыга. Моны кеше үзе сизми дә калырга мөмкин. Әмма, нәкъ менә яшерен үзаңы кешегә максатына ирешергә комачау да итәргә мөмкин.

Яшерен үзаң бу максатны кешенең тормышында мөһим урын алып тормый дип саный. Шуңа да, кеше куелган максатына ирешә алмый.

– Сез Арча мәдәният йортында психолог буларак чыгыш ясаганнан соң, редакциягә шалтыратып, берничә сорау калдырдылар. Шуларга җавап бирсәгез иде.

“Кешегә якын килергә куркам. Үземә дә бик якын китермим. Беркем дә ихлас түгел кебек. Миңа нишләргә?”

– Үзегезне дә, башкаларны да гафу итәргә һәм яратырга киңәш итәм. Үпкә-рәнҗүләрне, куркуларны алып ташлагыз.

– “Яшь аермасы зур булган, үзем­нән олы кешегә кияүгә чыгарга телим. Әнием риза түгел. Киңәш бирегезче!”

– Ул кеше сезне яратса, сез дә аны яратсагыз, әниегез бәхетегезгә каршы килмәс дип уйлыйм. Яратмыйча, уңайлы вариант булганга чыгарга уйласагыз, әниегез дөрес эшли.

– “Безнең әти-әни гел талаша. Алар талашкач, безгә дә кыен. Шуларга бер киңәш бирсәгез, бәлки акылга утырырлар иде.”

– Акылга утыртырга теләгем юк. Шуны гына әйтәм: бер-берсен бик яраткан кешеләр бер-берләренә бик еш үпкәлиләр, зур таләпләр куялар, гафу итә белмиләр...



* * *


“Авырмас өчен 101 киңәш” газетасының 2018 елгы апрель саныннан алынды.
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 906
ӨСКӘ