Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Марат Хәйруллов: “Аркасы авыртып килүчеләр күп”

3 Декабрь 2019 1033
Неврология медицинада иң интеллектуаль юнәлешләрнең берсе санала. Әлеге өлкәдә эшләүче табиблар йөрәк-кан тамырлары системасындагы тайпылышларны да, мускуллар, нервлардагы җитешсезлекләрне дә, тәндәге төрле авыртуларны да дәвалый. Ягъни баш авыртса да, аяк-кул оеса да, бил тынгы бирмәсә дә иң элек неврологка мөрәҗәгать итәбез. Хәтта башка табиблар ярдәм итә алмаганда да невролог, пациентның организмындагы сырхауларны ачыклап, аны савыктырырга сәләтле. Бу хакта Республика клиник хастаханәсенең неврология бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган табибы Марат Хәйруллов белән сөйләштек.
– Марат әфәнде, неврология теге яки бу органны дәвалау белән генә шөгыль­ләнми бөтен организм өчен җавап тота. Шулай да сезгә күбрәк нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр?

– Безнең бүлек илле ятакка исәпләнгән һәм бүгенге көндә шул кадәр кеше дәвалану курсы уза. Неврологиягә бәйле авырулар күп һәм төрле. Әйтик, полиневрит, миастения, тән тартышу, эпилепсия һ.б. Кайбер чирләр пациентка хәтта суларга ирек бирми, аларның гомеренә куркыныч яный икән, ул чагында реанимациягә салабыз. Андыйлар да юк түгел. Безгә ешрак кемнәр мөрәҗәгать итә дигәндә, статистика мәгълүматлары буенча, авыртудан интегүче кешеләр дияр идем. Гадәттә, бу умыртка баганасы авыртып килүчеләр була. Башы авырткан, биле сызлаганнар да шактый, әмма күпләрне аркасы борчый. Кайберәүләрдә андый авырту вакытлыча була һәм бераздан, хәрәкәтләнеп, тәнне язып алгач, үзлегеннән бетә. Безгә инде сызланулары һич кенә дә узарга теләмәгән, аңа чыдар хәле калмаганнар ярдәм сорап килә. Күпләрдә умырткаара диск бүсере күзәтелә. Бу очракта умырткалар арасындагы диск нерв очларын кыса һәм көчле авырту хасил була. Ул аскы очлыкларга да күчә, кемдер аягына баса алмый башлый. Мондый авырулар да бар. Әлбәттә, монда дәвалауны нейрохирурглар белән бергә алып барабыз, чөнки кайбер пациентларга операция ясарга туры килә.
Баш авыртулары еш очрый, дидем. Бу тайпылыш әллә ничә төрле: кемнеңдер кан басымы югары, кемнеңдер хис-кичерешләр тәэсирендә башы авырта. Замана кешесе гаджетлардан башка яши алмый бит: сәгатьләр буе кузгалмыйча компьютер каршында утыралар, телефонда казыналар. Бер халәттә озак торганда муен ял итми, ката һәм авыртырга тотына, авырту башка да күчә. Әйе, кемдер бераз хәрәкәтләнгәч, үзлегеннән муенына массаж ясаса, авырту басыла, тик болай эшләү булышмаска да мөмкин. Шуңа да безгә мөрәҗәгать итәләр.

– Неврология авырулары белән яшь­ләр дә еш очраша. Сез әйткәнчә, алар муен, арка авыртуыннан зарланудан тыш, инсульт, инфаркт корбанына әйләнә. Моның сәбәпләрен нидә күрәсез?

– Элек андый авырулар илле яшьтән узган кешеләрдә күзәтелсә, хәзер аңа кадәр дә еш очрый. Сәбәпләре төрле: ниндидер дарулар эчү, интоксикация, контрацептив препаратлар куллану, дөрес тукланмау, гиподинамия һ.б. Кайберәүләрнең кан тамырлары зәгыйфьләнеп тора-бара инсульт, баш миендәге ишемия авырулары, инфарктка китерә. Кан тамырларының эчке стенкасы яшь вакытта сузылучан була, эндотелий дөрес эшли. Билгеле бер чорга җиткәч, кан тамырлары катылана, эшчәнлеге бозыла, өстәвенә, атеросклероз төерләре дә утыра, алар басымны җайга сала алмас була. Шулай итеп атеросклероз төерләре, югары кан басымы эндотелийларны “ашый” башлый һәм кан тамыры бик зәгыйфьләнә, хәтта өзелергә мөмкин.

– Хәзер бит табибка барсаң, күбесе дару язып бирә, элеккеге кебек физио­дәвалау, башка төр дәвалану чаралары билгеләүчеләр аз.

– Без – табиблар даруны мөмкин кадәр әзрәк язарга тырышабыз. Чөнки халык болай да берәр нәрсә булса, интернетны ачып укый да, үзен дәвалый, төрле препаратлар кабул итә башлый. Бу – зур хата. Миңа шушы даруны языгыз әле, дип табибларны өйрәтүчеләр дә бар. Әйе, кайбер урта яшьтәге кешеләрнең кан басымы да югары, йөрәгендә ишемия авыруы да була, шуңа шикәр диабеты өстәлә. Мондый очракта, ким дигәндә, биш-алты төрле дару эчәргә туры килә. Чөнки кан басымын да җай салырга, шикәрне дә төшерергә, йөрәкне дә дәваларга кирәк. Барысыннан да берьюлы ярдәм итә торган дару юк. Пациентлар бездә булып киткәч, ышанмыйча, башка табибка бара, анысы да дару билгели, чөнки без язып биргән рецепт турында белми. Шулай итеп аңлашылмаучанлык, буталчыклык килеп чыга. Моннан саклану өчен, табиб һәр пациент белән сөйләшергә, аңа җентекләп аңлатырга тиеш. Ә поликлиника белгечләренең еш кына моңа вакыты җитми.

– Төрле дарулар эчеп, өзлегеп, килү­челәр дә бармы?

– Тупас итеп әйтсәк, дару күп эчкәндә кан начарая, кемдәдер җәрәхәт ачылырга да мөмкин. Әйтик, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары вакытында бил­геләнә торган препаратлар ашказаны җәрәхәте китереп чыгарырга сәләтле. Кеше бу хакта белми, аны эчә. Мәсәлән, диклофенак кебек даруны биш көннән артык кулланырга ярамый. Ул да ашказанына зарарлы. Инструкциядәге күрсәтмәләрне үтәү, табиб әйткән киңәшләрне тыңлау мөһим. Авыртуны баса торган дарулардан баш авырту ихтималы да бар хәтта. Аларны күп һәм озак итеп эчкәндә баш авырта башлый.
– Аркасы авыртып килүчеләр күп, дидегез. Арка ешрак ни сәбәпле авырта?

– Монда ике чик бар: кеше йә чама хисен онытып артыгын тырышып эшли, йә физик көч кулланмыйча, хәрәкәтләнмичә, мускуллары зәгыйфь­ләнгән була. Ике очрак та арка мускулларының нәзбереклеге турында сөйли. Авыр әйбер күтәргәндә шундук бүсер чыгарга яки буыннарга көч килергә дә мөмкин. Моннан тыш, мускул-бәйләвечләр тартылса да арка авырта. Кеше олыгая-олыгая умырткалар болай да туза, таушала бит. Шуңа да организмга, үз яшеңә карап, физик көч биреп торырга ки­рәк. Атнага ике көн булса да тре­нажер залына барып, тренер кү­зәтүе астында шөгыльләнү яхшы яки йоганың файдасы зур. Хәрәкәттә – бәрәкәт дип, белми әйтмиләр.

– Арка авыртуын вакытында дәвала­мау эчке органнарга зыян саламы?

– Бавыр, үт куыгы, эчәк авырулары вакытында тән дә авыртырга, әйтик, иңсә сызлаган кебек булырга мөмкин. Бу хакта неврологиянең классиклары язган. Чөнки нервлар умыртка баганасыннан башлана бит.

– Нинди билгеләр күзәтелгәндә кичек­мәстән неврологка күренергә киңәш итәсез?

– Нинди генә авырту күзәтелү дә, бу – табибка барырга җитди сәбәп. Баш кисәк нык итеп авыртырга тотынган икән, моның инсульт булуы ихтимал. Кинәт күз күреме бозылганда, очлыклар хәлсезләнгәндә шулай ук неврологка ашыгу шарт. Чөнки андый минутта кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтү сорала һәм һәр минут кадерле була.

– Авыртуны китереп чыгарган сәбәпне ачыклап, тиз арада төгәл диагноз куйганда табибның осталыгы күренә. Ә менә яхшы невролог булу өчен күпме вакыт тәҗрибә тупларга кирәк?

– Безнең эштә гомерең буе уку һәм өйрәнү дә аздыр кебек. Укудан, кызык­сынудан туктасаң, шундук артта каласың. Хәтта элек танышкан хез­мәтләрне киредән укыганда да үзеңә яңалык ачасың. Безнең бүлектә кафедра урнашкан һәм анда ике профессор эшли. Алар белән авыруларны караганда да гел нәрсәгәдер өйрәнәсең. Чөнки без көн саен катлаулы авырулар белән очрашабыз.

***
Әңгәмә "Ашыгыч ярдәм" газетасының архив саннарыннан алынды, 11 ноябрь 2017 ел.



Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1429
ӨСКӘ