Язмалар исемлегенә күчү
– Марат абый, быел Яңа ел табынында нәрсәләр булырга тиеш? Башка еллардан аермалы буларак, нинди ризыкларга өстенлек бирергә?
– Яңа елда ел саен өстәлдә ниндидер символик ризык булырга тиеш, диләр. Мин ул ырымнарга ышанмыйм. Табында гадәт буенча каз, салатлар, җиләк-җимеш, салкын кабымлыклар була. Шулай ук кемдер койка (холодец), кемдер пилмән әзерли. Кем ничек булдыра ала.
– Сезнең заказга Яңа ел табыны әзерләгәнез булдымы? Күпмегә төшә ул?
– Юк, булмады. Дуслар яки туганнар белән каршылаганда күп ризыкларны үзем әзерлим. Ә болай интернет челтәрендә Яңа ел табыны әзерләүнең бәяләрен караган бар, очсыз түгел. Бәйрәм төнендә эшлисе килми хәзер. Болай да көндез график буенча эш көнем туры килә.
– Ни өчен бу һөнәрне сайладыгыз?
– Мин тумышым белән Кукмара районы Югары Арбаш авылыннан. 11 сыйныфны тәмамлаганда теләгем – Казанга килеп, педагогика көллиятенә кереп, укытучы һөнәрен үзләштерү иде. Шул вакытта сыйныф җитәкчем Ләлә апа миңа: “Марат, бәлки поварга укырсың, синең бит пешерергә осталыгың бар”, – диде. Шул чакта аңа: “Повар эше хатын-кызлар һөнәре бит, ир-егетләрнеке түгел”, – дигәнем истә. 11 классны тәмамлап Казанга килдем, ләкин педагогика көллиятенә имтихан тапшыра алмадым һәм документларымны 17нче кулинария училищесына биреп кайттым. Ике ел укыдым. Уку белән бергә, практиканы Казан Кремлендә урнашкан ашханәдә үттем. Шушы көнгәчә повар мин.
– Иң беренче пешергән ризыгыгыз?
* * *
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 50нче саныннан укый аласыз.
Марат Фәсхетдиновтан тутырылган үрдәк, куян һәм балык
19 Декабрь 2018 1003

“Алма тутырылган үрдәк,
мичтә пешерелгән куян
яки тутырылган балык...”
Аш-су остасы
Марат Фәсхетдинов та
31 декабрьне эштә уздырачак.
– Яңа елда ел саен өстәлдә ниндидер символик ризык булырга тиеш, диләр. Мин ул ырымнарга ышанмыйм. Табында гадәт буенча каз, салатлар, җиләк-җимеш, салкын кабымлыклар була. Шулай ук кемдер койка (холодец), кемдер пилмән әзерли. Кем ничек булдыра ала.
– Сезнең заказга Яңа ел табыны әзерләгәнез булдымы? Күпмегә төшә ул?
– Юк, булмады. Дуслар яки туганнар белән каршылаганда күп ризыкларны үзем әзерлим. Ә болай интернет челтәрендә Яңа ел табыны әзерләүнең бәяләрен караган бар, очсыз түгел. Бәйрәм төнендә эшлисе килми хәзер. Болай да көндез график буенча эш көнем туры килә.
– Ни өчен бу һөнәрне сайладыгыз?
– Мин тумышым белән Кукмара районы Югары Арбаш авылыннан. 11 сыйныфны тәмамлаганда теләгем – Казанга килеп, педагогика көллиятенә кереп, укытучы һөнәрен үзләштерү иде. Шул вакытта сыйныф җитәкчем Ләлә апа миңа: “Марат, бәлки поварга укырсың, синең бит пешерергә осталыгың бар”, – диде. Шул чакта аңа: “Повар эше хатын-кызлар һөнәре бит, ир-егетләрнеке түгел”, – дигәнем истә. 11 классны тәмамлап Казанга килдем, ләкин педагогика көллиятенә имтихан тапшыра алмадым һәм документларымны 17нче кулинария училищесына биреп кайттым. Ике ел укыдым. Уку белән бергә, практиканы Казан Кремлендә урнашкан ашханәдә үттем. Шушы көнгәчә повар мин.
– Иң беренче пешергән ризыгыгыз?
* * *
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 50нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Румия Сәйфуллина