Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Марат ДӘҮЛӘЕВ: “Һәрвакыт Африка кызына өйләнергә хыялландым”

15 Сентябрь 2020 1060
Пермь өлкәсенең Седяш авылында туып-үскән Марат Дәүләев яшүсмер чагыннан кара тәнле кызга өйләнергә хыялланган. Өйләнү турында сүз кузгаткан әнисенә дә: “Минем хатыным Африка кызы булачак”, – дип җаваплый ул. Сөйгәне белән танышканчы, Америкага барып, шунда танышырга ният кылган була. Хыялын тормышка ашыра Марат. Таба ул шундый кызны. Әле июль аенда гына никах та укытып куйды яшьләр.
– Беренче очрашуны хәтерлисеңме?

– Ике ай интернет аша гына аралашкач, Яңа елга Пермьга кунакка кайтты Кент. Мин аны аэропортта каршы алдым. Ике сәгать такси көттек. Шул вакыт эчендә мин гел аңа карап утырдым, тәнен тотып карадым. Бик кызык һәм гадәти булмаган халәт иде ул. Икенче тапкыр безгә җәй аенда кайтты. Бергәләп печән чаптык. Африкада андый нәрсә юк бит, шуңа да аңа бик кызык булды. Тагын бер истә калган хәл: Кентны кыш көне мунча керттек. Ләкин мунча ишеген ачу белән: “Ник шулай эссе?” дип шаккатты ул. Биш минуттан чыгып та чапты.

– Әти-әниең мөнәсәбәтләрегезгә каршы булмадымы?

***


Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының пәнҗешәмбе көнне чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2649
30 Ноябрь 2020 10:35 2056
3 Ноябрь 2020 13:21 1911
16 Ноябрь 2020 09:59 1511
ӨСКӘ