Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Марат Бәшәровны, Надежда Бабкинаны һәм “На-На” егетләрен татарча җырлатучы Наилә

24 Сентябрь 2013 826
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче милләттәшебез, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова турында аз да, күп тә беләм дип әйтә алмыйм. Ул узган гасырның туксанынчы елларында тамашачыга “Аллаһ” җыры белән танылды. Соңрак “Манара” җыры барлыкка килде.
Наилә ханым Россиядә мөнәҗәтләр башкара торган бердәнбер “Мәдинә” хатын-кызлар төркемен оештыручы ханым да әле. Мөнәҗәтләргә көйне ул үзе яза.

...Наилә Фатехова 1962 елда Мәскәүдә туа. Мөселман гаиләсендә тәрбияләнгәч, дини музыка аны һәрвакыт үзенә җәлеп итеп тора. Кечкенәдән әбисенең җәһәннәм, җәннәт турында көйли-көйли сөйләгәннәрен тыңлап үсә. Әнисе дә җырларга ярата. Шулай итеп героем Ипполитов-Иванов исемендәге музыка училищесына укырга керә.

– Наилә ханым, сез бер дә тик торырга яратмыйсыз. Җырлар, көйләр иҗат итүдән тыш, Татар мәдәни-белем бирү үзәгендә җыр дәресләре алып барасыз, “Рух” продюсерлык үзәгенең директоры, сәнгать җитәкчесе булып торасыз. Соңгы арада тагын нинди эшләр белән шөгыльләнәсез?

– Быел Мәскәүнең “Кремль” концертлар сараенда Мәскәү, Уфа, Казан артистлары катнашында зур программа оештырдык. Алты мең тамашачы килгән, залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Хәтта өстәмә урындыклар куярга туры килде. Әлеге чарадан соң бик арыдым. Бераз ял итәрмен дигән идем, әмма тыныч күңел белән ятып булмый. Җыр язарга дип туплаган материаллар бик күп, хәзер шулар өстендә эшли башладым. Мин үземә таныш булган, үзем белгән, яраткан, борчылган әйберләр турында гына язам һәм җырлыйм. “Без – татарлар”, “Бер күрешү – үзе бер гомер”, “Без уяндык” кебек җырлар – Мәскәү шагыйрәсе Нәзифә Кәримова белән икебезнең хезмәт җимешләре.

– Репертуарыгызда мөнәҗәтләргә зур урын бирелгән. Аларны кайда башкарасыз?

– “Мәдинә” төркеме белән Рамазан аенда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә узган ифтар ашларында җырладык. Башкаланың Поклон тавы янындагы мәчеттә ел саен уразада зурлап авыз ачтыралар. Анда да чакырдылар. Мөнәҗәтләрне татарча, русча һәм гарәпчә җырлыйбыз.

– Татар теленә, Ислам диненә хөрмәт каян килә?

– Гаиләдән. Карт әни Татарстан кызы иде, аны узган ел җирләдек. Йөз дә беренче яше белән барганда үлде. Мин үземне хәтерли башлаганнан бирле ул намаз укыды. Әти-әнием исән-сау, Аллага шөкер! Алар – шулай ук намаз әһелләре. Улым Ильясны да мөселманча тәрбияләргә тырыштым. Ул башлангыч белемне гарәп мәктәбендә алды. Ислам нигезләрен өйрәнде.

– Татарстанда “татар теле кемгә кирәк инде”, дигән сүзне еш ишетәбез. Читтән яхшырак күренә торгандыр. Сезнеңчә, ничек?

– Әлбәттә, кирәк! Ул – туган телебез. Татар моңы исә барлык халыкларга да ошый. “Мәдинә” төркеме белән Иран, Согуд Гарәбстаны, Марокко, Тунис, Иордания, Төркия һ.б. мөселман илләрендә булдык. Андагы халык белән аралашкач, шуны аңладым: алар Россиядә яшәүче мөселманнар чеченнар гына дип белә. Без – татарлар дигәч, телебез, иҗатыбызга сокланып карыйлар.

– Каршылыклар очрыймы?

– Юк. Мин татар булуым белән горурланып йөрим. Мәктәптә укыганда сыйныфта татарлар икәү – мин һәм тагын бер кыз иде. Аның белән “Йәле, кара күземә” җырын җырлый идек. Аны бездән бөтен сыйныф отып алды. Хәзер дә очрашканда җырлыйбыз.

– Казанда еш буласызмы?

– Чакырсалар, теләп кайтам. Анда әбием ягыннан өч буын туганнарым яши. Алар белән аралашам.

– “На-На” төркеме белән яздырган “Умырзая” җыры бик популяр иде. Бу идея ничек туды?

– Бервакыт Рамазан аенда Бари Алибасовны Мәскәүдә татар мәктәбенә очрашуга чакырганнар иде. Мин анда мөнәҗәтләр җырладым. Бари әфәнденең әнисе татар, аңа халкыбыз иҗаты таныш. “Умырзая” җырын электән ошатып йөргән. Ул миннән шул җырны беләсеңме дип сорады. Беләм, дигәч, “На-На” егетләре белән яздырырга тәкъдим итте. Шуннан әлеге төркем белән дуслашып калдым. Бари Алибасов белән аралашабыз, ул миңа ярдәм итә, студиясендә җырлар яздырам.

– “На-На” төркеменнән тыш Надежда Бабкина, Марат Бәшәров белән дә дуэтларыгыз бар...

– Әйе. Надежда белән без күптәнге дуслар. Аңа татарча җырларга үзем тәкъдим иттем, ул ризалашты. Узган ел минем концертта аның белән “Тала-тала” җырын башкардык. Хәзер тагын бер җыр өстендә эшлибез. Җырның исеме сер булып калсын. Марат белән исә “Йәле, кара күземә” дигән җырны яздырган идек.

– Марат белән элемтәдә торасызмы?

– Әйе. Ләкин аның вакыты бик тыгыз, бер генә буш минуты да юк. Бигрәк тә җәй көне съемкалардан кайтып керми.

– Наилә ханым, кияүгә чыккан­­да ирегезнең татар булуын телә­де­гезме?

– Әйе. Һәрвакыт татар егетенә генә чыгам дия идем. Аллага шөкер, ирем Мөхәррәм исемле, Мәскәү өлкәсендә туган. Әтисе – Ульян егете, әнисе Түбән Новгород кызы. Мөхәррәм – хәрби кеше.

– Ничек кавыштыгыз?

– Безне таныштырдылар. Миңа шундый яхшы ир бүләк иткәне өчен Ходай Тәгаләгә рәхмәт укыйм. Мөхәррәм гомер буе минем төп терәгем булды, аңлашып яшибез. Улыбыз Ильяска 25 яшь. Ул минем янда эшли. Хатыны рус милләтеннән булса да, никах укытып, өйләнештеләр. Оныгым Камиләгә дүрт яшь.

Энҗе БАСЫЙРОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ