Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мамадыш районында аюлар котыра

22 Июль 2014 1197
Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба районнарында яшәү­челәрне быел тагын аюлар куркыта башлаган. Соңгы 2 ай­да бер Мамадыш районында гына бу ерткыч егермегә якын умарталыкны туздырган, көтүдәге сыерларны җәрә­хәтләгән. Ризык исенә авылларга да килгәләгән.
Мамадыш районы Комазан авылы тирәсендә аюлар туздырган умарталыклар 15тән артык. Петр Петровның умарталыгына чакырылмаган кунак май аенда ике тапкыр кергән. Башта аю умарталыкка танышу визиты белән килгән, күрәсең.

– Беренче кергәндә бер умартаны аударган иде, – дип сөйли умартачы. – Икенче кергәндә кырыйдагы ике умартаны туздырган. Хәзер шушында кунам. Генераторлар белән лампочкалар яндырып чыгабыз, төне буе музыка уйнатабыз. Узган ел да аю яз көне бер әйләнде, сентябрь айларында исә тагын бер сугылды.

Егерь Михаил Васильев Комазан якларында 7-8 аю йөри, ди. Район буенча алар 15ләп булырга мөмкин икән.

– Җәнлекләрнең йөри торган юллары бар, – ди егерь. – Ул юллар Киров ягына илтә. Киров өлкәсендә аюларны ату рөхсәт ителгән. Бәлки хайваннар аучылардан куркып киләдер? Башта аюлар безнең якларга җәй килеп, кышларга кире үз якларына кайтып китәләр иде. Хәзер инде монда кала башладылар. Кышлап чыккан өн-ояларын табабыз. Хәзер халык урманга җиләккә йөрергә дә курка.

Соңгы 15 елда Татарстанда аю­ларның кешегә ташлану очрак­лары юк иде. Узган ел Саба районының Артыш авылында аю Рифат Гыймадиевны җәрәхәтләде. Ул көч-хәл белән исән калды. Артышка килгән аю котыру чире белән авырган диләр.

– Бездә әле аюларның кешегә һөҗүм итү очраклары юк, – ди Мамадыш районының “Урман-К” аучылык хуҗалыгы егере Рөстәм Галәветдинов. – Ә менә малга ташланганнары булды. Өченче ел күрше авылда бер-ике сыерны җәрәхәтләде. Әле күптән түгел генә бер аюны урманда күреп кайттылар. Кем җиләккә, гөмбәгә йөри – шулар очрата инде. Халык курка. Берәр нәрсә шыбырдый башласа, шунда ук качалар. Безнең ау участогында гына быел ике аю балалады. Бездә тәгаен 7-8 аю йөри. Кешегә куркынычмы дигәндә, әлбәттә, куркыныч. Аеруча балалы аюга эләксәң – беттең инде!

– Мин аны ике атна элек күрдем, – дип сүзгә кушыла аучы Юрий Смирнов. – Безнең йорт кырыендагы чүплеккә килгән. Анда бозылган балык ташлаган идек. Шуның исенә. Төне буе эт өрде. Фонарь тотып тышка чыксак – аю! Бездән якынча 100 метр ераклыкта. Аю көненә 80 чакрымга кадәр юл уза ала. Аңа җиләк һәм балык кирәк. Безнең якларда мондый азык күп түгел. Шуңа да аюлар авылларга һәм кеше йортларына килә башлады. Мин үзем генә дә 10 тапкыр аюга юлыктым.

Ә хәзер иң кызыгы: нинди генә зыян китерсә дә, аюга каршы утлы корал куллану тыелган. Көрән аю – кызыл китапта. Һәм аны аткан кешегә җинаять эше кузгатыла яки 500 мең сумга кадәр штраф салына.

Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм тулыландыру идарәсе хезмәткәре Юрий Павлов әйтүенчә, безнең урманнарда бүген якынча 100дән алып 140ка кадәр аю исәпләнә. 1970нче еллар ахырына бу ерткычларның саны бик нык кимесә, бүген киресенчә, арта башлаган. 2010 елдан Татарстан урманнарына аюлар күрше Марий Эл республикасындагы янгыннардан качып килә. Соңгы елларда Киров, Удмуртиядән дә керәләр.

Тәҗрибәле аучы Сергей Ипкеев 3 зур аю асрый. Күптән түгел тагын берне бүләк иткәннәр. Сергей Семеныч аю белән күп тапкырлар очрашкан. Аучы аларның холкын белә. Шуңа да урманда аю белән очрашкан кешегә үзенең төп киңәшләрен бирә:
Аюның үзен ничек тотачагын фаразлап булмый. Шуңа да бу киңәшләрнең кирәге чыкмаска да мөмкин. Еш кына кеше белән очрашканда аю үзе үк куркып кача.

Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм тулыландыру идарәсе хезмәткәре Юрий Павлов аюларның безнең урманнарда тыгызлыгы ул кадәр артып китмәде дигән фикердә. Шуңа да аларны кызыл китаптан чыгару турында сүз бармый. Ләкин бүген бу хайваннар үзләренә игътибар сорый.

Марсель ӘСКӘРОВ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 917
ӨСКӘ