Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мамадыш районы башлыгы ярты сәгать вакытын нәрсәгә багышлый?

14 Декабрь 2015 2061
Хөрмәтле укучыларыбыз, игътибар итеп барасыздыр. Сайтыбыздагы “Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсендә атна саен берәр югары даирә вәкиле белән мини-әңгәмә чыгып килә. Ул бар татар халкына хәерле иртәләр теләп, үзенең яңалыклары белән уртаклаша. Бу дүшәмбенең иртәсен Мамадыш муниципаль районы башлыгы – Анатолий Пётр улы Иванов башлап җибәрә.
– Хәерле иртәләр, Анатолий әфәнде!

– Хәерле иртәләр булсын барыбызга да!

– Ялларыгыз ничек үтте?

– Узган ялда тормыш иптәшем Маргарита белән Мамадышның ипподромында урнашкан трассада чаңгы шуарга бардык.

– Трассада кар бармы соң?

– Бар.

– Спорт белән шөгыльләнәсез икән.

– Узган атнада җитәкчеләр арасында өстәл теннисы буенча ярыш булды. Шунда мин дә катнашкан идем.

– Кайсы җитәкче җиңде?

– Мамадышның Боз сарае директоры Зөлфәт Мансур улы.

– Ә сез ничәнче урында?

– (Көлә.) Яшьләребез көчлерәк. Урынны әйтә алмыйм.

– Бүгенге иртәгез нәрсәдән башланды?

– Гадәттә сәгать 5:30да торам. Ярты сәгать вакытымны сәламәтлеккә багышлыйм. Гимнастика ясыйм, аннары ишегалдында, бакчада йөгереп керәм. Эшкә килгәндә, һәрвакыттагыча дүшәмбе планёркадан башланды. Район буенча бөтен җитәкчеләр җыелды. Эш нәтиҗәләрен анализладык, отчётлар бирдек.

– Бүген сезнең алда нинди зур эшләр тора?

– Яңа елга 20гә якын көн калып бара. Шушы бәйрәмне Мамадыш шәһәре һәм аның районы күләмендә уздыруга әзерләнәбез. Эш күп, әлбәттә. Аның барысын да сөйләп бетереп булмас.

– Маргарита ханым сезнең эшегездә нинди роль уйный? Катнашамы?

– Маргарита белән 30 ел бергә гомер кичерәбез. Аллага шөкер, бар яктан да уңган. Алай эшемә “кысылмый”. Бөтен тормышын безгә багышлады. Балаларны тәрбияләүдә, үстерүдә роле зур булды. Аның кебек тәмле итеп пешерүче юк. Әгәр район башлыгы булган булса, менә дигән җитәкче чыгар иде үзеннән.

– Ул нинди өлкәдә эшли?

– Элек балалар бакчасы мөдире дә, райпо системасында директор да булып эшләде. Бүген өйдә утыра.

– Балаларыгыз нинди юлны сайладылар?

– Улыбыз Раджив белән кызыбыз Алёнаның үз тормышлары. Улым эшемнең үтә дә җаваплы икәнен белеп, кешеләр белән эшләвемне күргәч, минем юлда китәргә теләмәде. Бүген бизнес белән шөгыльләнә. Кызым Алёна оныклар үстерә, Мәскәүдә яши.

– Җитәкче булуның уңай һәм тискәре яклары?

– Гади эшчеме ул, җитәкчеме, кем генә булып эшләсәң дә, ике ягы да бар. Нинди икәнлекләренә тукталып тормыйм.

– Гомерегезнең күпме өлешен Мамадыш районы эшчәнлегенә багышладыгыз?

– Башкарма комитет белән бергә санасаң, быел январь аенда 14 ел була.

– Киләчәктә Мамадыш шәһәрен ничек күрәсез?

– Иң төзек, иң матур шәһәрләрнең берсе итеп. Яшьләр шәһәре итеп күзаллыйм. Ни өчен дигәндә, 80 гектар җирдә Россия Федерациясе программасы нигезендә, январь аенда беренче заводыбызны төзи башлыйбыз. Сәнәгать мәйданыбызда 20-30 завод-фабрика булачак. Без моны федераль бюджеттан конкурс аша җиңеп чыктык.

Мамадышның киләчәге зур дип уйлыйм. Беренчедән, аның тырыш халкы бар. Икенчедән, Татарстанның уртасында, Чаллы – Казан трассасында урнашканбыз. Әле шушы көннәрдә Балтач районында авыл җирлекләре арасында нәтиҗәләр ясалды. 8 күрсәткеч буенча беренче урынны алдык. Мактану түгел, әмма сөендерә.

– Трасса, дидегез. Бервакыт трасса буенда тамак ялгап алу тукталышын, “забегаловка”ны ябалар дип хәбәр таралган иде.

– Алабуга шәһәренә барганда президентыбыз Рөстәм Миңнеханов туктап, андагы сатучылар белән сөйләште. Ул аны Европа дәрәҗәсендә матур итеп эшләргә дигән карарын җиткерде. Аннан соң ул федераль программага керде. Автостоянка ясалды. Трассаның бер ягыннан икенче ягына чыкканда астан йөрер өчен “переход” булдырылачак. Шулай итеп ул заманча ашау-эчү тукталышына әйләнәчәк. Бүген анда 500гә якын кеше эшли. Ул халыкның эш урыны. Күп гаиләләр өйләрен төзи алды, балаларын укытты.

– Анатолий әфәнде, “Акчарлак” газетасын һәм сайтыбызны укучыларга әйтер теләкләрегез.

– “Акчарлак” газетасын үзем дә бик яратып укыйм. Бер санын да укымый калганым юк. Башыннан ахырына кадәр! Бик эчтәлекле газета. Бүген алдыбызда торган проблемаларны күтәрә беләсез. Ике әйтә торган сүзем бар. Сау-сәламәт булыгыз, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Якынлашып килүче Яңа еллар белән!

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ