Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мал кешене кол итә

14 Май 2015 1783
Телевизордан бик еш кына "йолдызлар"ның, бай кешеләрнең тормышы турында тапшырулар караганда, аларның өч-дүрт катлы йортларын, гектарлаган мәйданлы бакчаларын, затлы машиналарын күреп хәйран каласың. Адәм баласы нинди генә шартларда яшәсә дә, аның гомере чикле.
Шуңа да андый байлыкка, ягъни малга табыну кешегә нәрсә бирә соң дигән сорау туа. Әллә инде бу башкалар алдында үзеңне күрсәтүме? Бу хакта сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс белән сөйләштек.

– Рамил хәзрәт, хәзер байлар ни генә кыланмый! Йорт-җирләрен зур-зур сыннар белән бизиләр, өйләре болын кадәрле, йөрсәләр-йөрмәсләр дә ишегалдында биш-алты кыйммәтле машина тезелеп тора. Кайберәүләр хәтта ишек тоткасына кадәр алтыннан ясата. Мондый купшылыкка омтылу – авырумы, әллә инде кешенең башкалар алдында масаерга тырышуымы? Артык байлыкка динебез ничек карый?

– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Мин адәм балаларына ризыкны һәркемгә микъдар белән бирәм”, – ди, ягъни байлыкны да Аллаһы Тәгалә өләшә. Әйтик, ике яшьтәш, дуслар бер үк төрле сәүдә ачып җибәрәләр, икесе дә иртән иртүк торып чабалар, ди. Шуңа да карамастан, аларның ризыгы бертөрле, тигез була алмый. Кайберәүләр ялкау, ләкин мал-мөлкәте көн-төн чапкан кешенекеннән артып китә. Берәү иртән йокысыннан торгач, юынгач, ашагач: “Мин бүген биш мең сум акча эшләп кайтам”, – дип өеннән чыгып китте, ди. Динле булмаса да, ул ахырдан “Алла боерса!” дип өстәп куя. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Җир йөзендә берәү дә иртәгә никадәр мал эшләячәген белми”, – дип кисәтә. Чөнки мал, ризык Аллаһы Тәгаләдән килә. Әмма бу – кешенең өстеннән җаваплылык төште дигән сүз түгел. Чөнки, беренчедән, диндә хәрәм белән хәләл дигән төшенчәләр бар. Хәрәм үзе ике төрле була.

Беренчесе аның дин белән тыелган әйберләр. Әйтик, хәмер, наркотик, бисмилласыз чалынган мал ите һ.б.

Икенчедән, ризык хәләл булырга мөмкин, әйтик, мисал итеп берәр төрле яшелчә яки җиләк-җимешне алыйк, тик хәрәм юл белән килсә, ул хәрәмгә әйләнә. Малны Аллаһы Тәгалә бирә, ә инде аны нинди юл белән табу – синең эшең. Кайберәүләр: “Хәләл юл белән күп акча эшләп булмый”, – дияр. Аллаһы Тәгалә хәләл юлга киртәләрне күп куйган, чөнки андый малның бер өлеше ахирәткә күчеп бара. Әйтик, янәшә генә ике ресторан тора, ди. Берсе – хәләл, икенчесендә спиртлы эчемлекләр дә, калганы да сатыла. Хәләл ресторанның көнлек кереме 10 мең сум гына, ә тегесенеке 100 меңнән артып китә. Икесе дә эшли, аренда түли. Кеше хәләл көч белән яшәсә, бу дөньяда кермәгән малы ахирәткә бара. Ә инде 100 мең табыш алып эшләүченең бакый дөнья өчен бернинди әҗер-савабы калмый.

Бүген дөньяда байлык бар һәм бу – кыямәт көненең бер галәмәте. Хисап көне якынлашыр алдыннан алтын, байлык чыгачак, ризык та күбәячәк, ә әдәп-әхлак, гыйлем кимиячәк. Әлеге хәл бөтен галәмдә, шул исәптән динле һәм динсез кешеләрдә дә күзәтелә.

– Аллаһы Тәгалә адәм балаларына байлыкны ни өчен бирә?

– Беренчедән, Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Кем теләп дөнья байлыгына омтыла, мин аңа бирермен. Кем ахирәт­не өстен күрә, ахирәтле итәрмен”, – ди. Адәм баласы нәрсәгә омтыла, аңа шул насыйп була. Аллаһы Тәгалә беренче чиратта малны аның белән эш итәрдәй сәләте булган кешегә бирә.

Икенчедән, мал белән адәм баласының җәмгыятькә зур гына файда китерү мөмкинчелеге бар. Мәсәлән, берәү зур завод белән идарә итә, анда меңләгән эшче хезмәт куя, алар хезмәт хакы ала.

Әмма мал синең өчен Аллаһка әйләнсә, үзең мал колы дәрәҗәсендә каласың. Малың булып, Аллаһы Тәгаләгә табынсаң, бу инде – эшләү, яшәү өчен кирәкле бер коралың дигән сүз. Шуңа да мал синең коралыңмы, әллә инде Аллаңмы, моны ачык белү мөһим.

Кызганыч, хәзер кешеләр арасында малга табынучылар күп. Моның сәбәбе шунда: байлыкның берничә чире бар. Кеше баегач үзгәрә, тәкәбберләнә, комсызлана, сабырсыз була башлый. Аллаһы Тәгалә шушы вәзгыятьне белгәнгә, Ислам динендә зәкят төшенчәсен куйган. Адәм баласы ел дәвамында җыелган малының 2,5 процентын фәкыйрьләргә бирсә, аның җаны бөтен авырудан дәвалана. Калебе чистарып кына калмый, малы арта, эше алга китә, ризыгына бәрәкәт килә. Әгәр инде адәм баласы зәкят бирә алмаса, малга табына, дигән сүз. Ул “мал мине коткара, шуның белән бәхетле булам, абруем арта, сәламәтлегем ныгый”, дип уйлый. Зәкят бирүне сукбайларга акча сарыф итү дип саный. Шундый уй-фикерләр белән яшәгәнгә, җир йөзендә гаделсезлек хакимлек итә, байлар – байый, ярлылар тагын да ныграк фәкыйрьләнә. Алар арасында аңлашу югала, үзара нәфрәт арта. Аллаһы Тәгалә: “Зәкят бирсәгез, икътисадыгыз артыр”, – ди. Акча бит ул беркая да китми. Бай кеше зәкят түләсә, фәкыйрь шул акчаны күтәреп барыбер аның янына килә бит, ягъни халыкта сатып алу арта. Хәзер күп кибет хуҗалары сату бармый дип зарлана, икътисад өлкәсендә дә тегеләй дә, болай да эшләп карыйлар. Зәкят түләүне куйсалар, халыкта бераз акча булыр, икътисад үсеп китәр, җәмгыять җанланыр иде.

Мал адәм баласын хакыйкый бәхетле итә алмый. Хакыйкый бәхет – кешенең эчке халәте. Берәү биш йөз квадрат метрлы йортымда бассейн да булса, бәхеткә ирешәчәкмен, ди. Әмма шул йортка салым, суга, утка түләү килә башлагач, аның чыгымнары арта, аларны каплау өчен хуҗага тагын да ныграк чабарга туры килә. Ул бассейн янында иркенләп чәй эчеп утыра алмый, аның башы гел эшләп торырга тиеш була. Балаң да шундый шартларда эшсезлектән ялкауга әйләнеп үсүе ихтимал. Байлык кешегә билгеле бер дәрәҗәдә комфорт бирсә дә, ул чын бәхет чыганагы түгел. Бәхетле булу өчен адәм баласына күбрәк җаны белән эшләргә кирәк.

– Ни өчен шулай?

– Кайчак эшкә кергәндә кешенең хезмәт хакы ун мең була. Шул акча ашарга-эчәргә дә, бүлмә ялларга да җитә. Ул бүлек мөдиренең – егерме, баш хисапчының илле мең алганын белгәч, “болар бу акчаны кая куеп бетерә икән”, дип уйлый. Ике елдан үзенең дә хезмәт хакы егерме меңгә күтәрелә. Ләкин бу акча аңа җитми башлый, чөнки керем белән чыгымы да арта. Өстәвенә, кредитка бата. Күңелендәге тынычлык югала.

Студент вакытта безне ирле-хатынлы профессорлар укытты. Алар 1986 елда икесенә бергә 1 мең сум хезмәт хакы алсалар да, ай ахырында вахтер ападан бурычка акча сорыйлар иде. Иң бәхетле кеше исә шул вахтер иде. Күп мал кешене кол итә. Ул акчасын кая куярга, кайда сакларга белми, долларга әйләндеримме икән дип баш вата, ягъни аның белән мал идарә итә. Аллаһы Тәгалә һәркемгә баланс бирә. Кешенең байлыгы бар – тынычлыгы юк, байлыгы юк – тынычлыгы бар. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Бу дөньяда мизан куйдым”, – ди. Миллиардер динне танымый, намазны белми. Ә әби-бабайлар бер әтәч, ике тавык асрап, гыйбадәт кылып яши. Пенсияләрен җыеп, хаҗ кылалар. Кайбер сәүдәгәрләрнең исә изге сәфәргә барырга акчалары юк. Бу – малның бәрәкәтсезлеге турында сөйли. Фәкыйрьлек әйбәт, байлык начар дип әйтмим. Байлык та кирәк, чөнки динебезнең яртысы хәлле кешеләр өчен. Ислам диненең баганаларыннан саналган хаҗ белән зәкят – байларга. Әмма мал Аллаһы Тәгаләнеке. Шуңа да динле кеше: “Йа Раббым, мал синеке, Үзең бирәсең һәм аласың”, – ди. Мондый уй кешегә зур тынычлык бирә. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Ризыкны Мин бирәм”, – ди. Берәр Кеше бурычка акча бирмәсә, аны гаепләргә ярамый. Чөнки бу – Аллаһы Тәгаләнең ихтыяры, Ул ничек яхшы икәнен белә. Без бит хәтта хискә дә хуҗа түгел. Аллаһы Тәгалә куйган кешене яратабыз. Байлыкка дөрес караш тәрбияләргә кирәк. Кызганыч, бездә байлык белән бергә явызлык, тәкәбберлек, нәфрәт, комсызлык та тәрбияләнә шул. Бу авыруларны дәвалауның юлы – дин, тик без аны кулланмыйбыз. Шуңа да тормышыбызда бәхет чаткысы юк.

– Мал колына әйләнмәс өчен шөкер итеп яшәргә кирәк икәнен беләбез. Моның тагын нинди шартлары бар?

  – Сәдака бирергә киңәш итәм. Пәйгамбәребез үзенең хәдисендә: “Сәдака малны киметми”, – ди. Киресенчә, ул малны арттыра. Бервакыт миннән: “Хәзрәт, сез нинди сәүдә белән шөгыльләнәсез?” – дип сорадылар. “Бик яхшы сәүдәм бар: кошлар ашатам”, – дидем. Капчык белән тары ярмасы алып куям да, шуны кошларга сибәм. Аллаһы Тәгалә шушы тары ярмасын алган бәяне берничә мәртәбә арттырып кайтара. Чөнки ризыкландырган өчен кошлар дога кыла. Шуның кебек, сәдака бирү дә малны арттыра. Ә бездә халык хәер бирүдән, акчасы кимүдән курка. Бу шай­таннан килә. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Күңелегезгә фәкыйрьлек куркуы кердеме, бу – шайтаннан”, – ди. Ә инде күңелебездә тынычлык булсын өчен Аллаһы Тәгаләгә табынырга кирәк. Пәйгамбәребезнең иң күп кыла торган догасы мондый булган: “Йа Раббым, көферлек, фәкыйрьлектән һәм кабер газабыннан Үзеңә сыенамын”, – дигән. Расүлебез көферлек һәм фәкыйрьлекне янәшә куйган. Чөнки кеше фәкыйрьлектән көферлеккә күчәргә, гөнаһка керергә мөмкин. Шулай ук күпләргә мәгълүм “Раббәнә” догасын укырга мөмкин. Ул: “Йа Раббым, миңа бу дөньяда да, ахирәттә дә хәерлесен бир”, – дип кылына.

– Рамил хәзрәт, хәлле кеше­ләр­гә дә мәҗлескә бармый калмыйсыздыр. Алар мал турында нәрсә ди?

– Әйе, зур йортларга Коръән укырга баргач, мәҗлес экскур­сиядән башлана. Иң куркынычы шул: байлык гади кешенең күңелендә көнчелек тудыра. Ул: “Боларның савыт-сабасы, шкафы әнә нинди, ә минеке андый түгел”, – ди. Кайбер йортларда хәзер пульт белән эшли торган шкафлар күрергә мөмкин. Үзең өстәл артында утырасың, җиһазның киштәсе синең янга кадәр килә, кашык, чәнечке һ.б.ларны алгач, кире кереп китә. Урыннан кузгаласы да юк. “Хатыннар” сүрәсендә: “Аллаһы Тәгалә икенче берәүгә биргән байлыктан көнләшмә. Көнләшсәң, Аллаһы Тәгаләнең малыннан көнләшкән буласың”, – диелә. Үзеңә сорарга һәм тырышырга кирәк. Аллаһы Тәгалә насыйбын бирми калмый.

– Өйдә хезмәтче тотуга Ислам дине ничек карый?

– Бу гамәл тыелмый. Күптән түгел бер гаиләдә булдым. Болар Малайзиядән хезмәтче кайтарганнар. Хәзер шулай эшләү модада икән. Аннан килгән эшчеләр безнең телне белми, көнләшми, акча алу өчен тырышып эшли. Бөтен гарәп илләрендә хезмәтчеләр бар. Пәйгамбәребезнең дә андый кешеләре булган.

Энҗе БАСЫЙРОВА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1935
11 Май 2020 10:05 1734
ӨСКӘ