Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Мөселманнарны газаплаганда читтә кала алмыйм...”

20 Февраль 2014 1257
– Фәүзия ханым, сезне тагын судка биргәннәр икән, монысы ни өчен?

– Бу хакта мин үзем дә интернеттан гына укып белдем, шуңа күрә нәрсә өчен икәнен төгәл әйтә алмыйм. Интернеттан укып аңлавымча, имеш, 2012 елны Универсиадага каршы Милли Мәҗлес тарафыннан кабул ителгән белдерү өчен хөкем итәргә җыеналар икән. Әмма аның өчен миңа узган ел прокуратура кисәтү ясаган иде инде, бер эш өчен ике тапкыр җәза бирмиләр. Дөресен әйткәндә, мине тегесендә дә, монысында да мөселманнарны яклаган өчен хөкем итәргә җыеналар инде...

– Россия судларында җиңеп чыгу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Гадел судлар калдымы әле?

– Бездәге судларда җиңү мөмкин түгел, бигрәк тә, безнең кебек сәяси, милли, дини эшләрдә гаепләнүчеләргә. Әмма шуңа карамастан, ахырга кадәр үз принципларыңда калырга кирәк. Чөнки бу судларда син милләт исеменнән басып торасың, милләтне яклаган өчен хөкем ителәсең бит! Сабыр булырга, төшенкелеккә бирелмәскә, ныклы дәлилләр белән үзеңне һәм милләтеңне яклый белергә кирәк. Россиядә гадел судлар юк дип уйлыйм, монда хокук саклау органнары барысы да кешегә каршы.

– Өегездә дә тентү үткәрергә җыеналар икән, үткәрделәрме әле? Нәрсәләрегезне алып чыгып киттеләр?

– Теге юлы компьютерымны алып чыгып киткәннәр иде, ә анда минем бөтен архивым, язмаларым, фотоларым... Ике елдан соң, судлар беткәч кенә кире бирделәр, эчен актарганнар иде инде, әлбәттә. Бу юлы да компьютерыма ябышырлар дип уйлыйм, башкаларның кәрәзле телефоннарын, флешкаларын, дини китапларын да алалар икән. Миндә китаплар бик күп, дистә меңгә якын, архивым да бик зур, кайсын гына карап һәм алып бетерерләр, белмим...

– Сез оптимистмы?

– Мин коры куаныч кебек, юкка-барга очынып та йөрмим, дөнья беткән кебек, тиккә генә кара кайгыга да төшмим. Мин бу дөньяга реаль карыйм. Бу илдә кешегә каршы хөкем башланган икән, ул ахырга хәтле барачак, суд тегермәне сине теге башка килеп төшкәнче тартачак. Моңа әзер булып торырга кирәк. Минем маддә буенча мине йә бик зур штраф, йә берничә ел төрмә көтә. Бер тапкыр шартлы рәвештә хөкем ителгән кешегә җәза катырак булачак, чөнки ул инде ышанычсыз санала. Шәхес культы елларын, татар тарихын яхшы өйрәнгән кеше буларак, мин бу илдән бернинди мәрхәмәт көтмим. Шуңа күрә, барысына да әзермен.

– Соңгы вакытта Аллаһы Тәгалә Татарстан мөселманнарына бик каты сынаулар бирә, бу тиккә генә түгелдер. Мөселманнарның гөнаһлары күп ахры...

– Бу сынаулар бер мөселманнарга гына түгел, бар кешегә дә җибәрелгән. Мөселманнарга нахак бәла ягучылар да, аларны ерткычларча кыйнаучылар да, үз халкын якларга тиешле Татарстан җитәкчеләре дә, рәсми органнар кулында курчак булган Диния нәзарәте дә – барысы да Аллаһның сынавын үтә... Аллаһ бу дөньяны мөселманнар булган өчен генә хәзергә саклый, дөнья мөселманнар догасы белән яши. Аллаһның яраткан колларын шулай газаплаган илнең дә, җирнең дә киләчәге юк. Бу – ахырзаман галәмәтләре инде...

– Татарстан Президентының атамасы үзгәртелергә тиеш дип гауга куптардылар, үзгәртелер микән?

– Үзгәртелер, чөнки Президент атамасы өчен дә, хәтта Татарстанның үзе өчен дә көрәшерлек кешеләр калмады инде. Татарстан, милләт һәм дин дип йөргән бөтен милли хәрәкәт лидерларына җинаять эшләре ачылды бит инде, атлаган саен штраф түләтәләр, утыра торган биналарыбыздан куып чыгардылар. Шулай булгач, Татарстан Президенты атамасын яклыйм дип янган утка кем керер икән?

– Евро һәм долларның бәясе арту эчегезне пошырамы? Сез валюта җыясызмы?

– Валютам да юк, айлык пенсиядән тыш акчам да юк. Пенсиям – ун мең сум. Кассаларда акчам юк, хәтта банк картасы да юк миндә.

Доллар бәясе артмый, Россия акчасы очсызлана, чөнки ул берни белән дә ныгытылмаган. Илдә сәнәгать җимерек хәлдә, җирләр ташландык, 70-80 процент ризык чит илләрдән кертелә. Әгәр Аллаһ биргән нефте, газы булмаса, Россия инде әллә кайчан тарихның чүплек башында булыр иде. Мондый агрессив, явыз холык һәм халык белән беркемнең дә уртак эш эшлисе килми.

– Украинада парламентта бер депутат русча сөйли башлагач, аны тыңлап та тормыйча өстәл суга башладылар. Безнең Дәүләт Советында ник татарча сөйләшмиләр?

– Бездә хәзергә татар теле дәүләт теле түгел, ә урам теле генә, шуңа күрә дәүләт җитәкчеләре дәүләт утырышларын татар телендә алып бармый. Татар түрәләренең милли горурлыклары юк, мескенлек һәм куркаклыклары көчле. Безгә украиннарга җитәргә бик ерак әле!

– Татарстанның киләчәген ничек күзаллыйсыз?

– Мин бу турыда күп яздым инде. Мәскәүгә Татарстан да, татар халкы да кирәкми, алар аны бетерү өчен барысын да эшли. Ә татарның үзенә кирәкме соң Татарстан, милләт, ана теле, ислам дине? Кирәк икән, татар бу изге нәрсәләр өчен көрәшергә дә тиеш! Әгәр безгә каршы Мәскәү нәрсә эшли – шуңа риза булып утырабыз икән, безнең милләт буларак киләчәгебез юк. Хәзер Татарстанны башка өлкә белән кушып, аның элеккеге милли статусын юкка чыгарырга мөмкиннәр. Бу – бетүнең башы булачак. Аннан татарларга рус теленә күчеп, руска әйләнәсе һәм чукынасы гына кала... Мәскәүнең соңгы максаты шул! Ә татарның соңгы максаты нәрсә? Сугыш кына булмасын, аның үзенә һәм гаиләсенә генә тимәсеннәр!.. Ә татарга каршы ул сугыш 500 елга якын бара инде...

– Россиянең киләчәге сезне уйландырамы?

– Болай барса, Россиянең киләчәге юк, ул җимереләчәк. Әмма безгә, татарларга, шул җимереклекләр астында калмаска кирәк, бүгеннән безнең алга таба ничек яшәячәгебез, нинди юлдан китәчәгебез, кемнәргә таяначагыбыз турында план-проектларыбыз булырга тиеш. Татар милләте, нигездә, Идел-Уралда сакланып калыр, дип уйлыйм, һәм моның өчен барысын да эшләргә кирәк.

– Шушы көннәрдә әниегез янына кайтып килгәнсез икән, аның турында сөйләгез әле?

– Әни, әлхәмдүлиллаһ, исән-сау, биш вакыт намазын укый, бертуган сеңлемдә менә дигән шартларда яши. Без ун бала идек, әни дә, әти дә колхозда эшләде, алар чорына уку бик эләкмәде. Әмма безне укыттылар, без бер гаиләдән 6 кыз Казан дәүләт университетын тәмамладык. Әти инде вафат, Сталин репрессиясе корбаны, ул сугыш вакытында яраланып кайтканнан соң колхоз рәисе булып эшләгән. Халыкка артык ашлык биргән дип, дошман ясап, төрмәгә утыртканнар үзен. Әти безнең хакка исән калгандыр, мөгаен, чөнки аның белән бергә Зөя төрмәсендә утыручылар барысы да диярлек ачлыктан үлеп беткән.

– Яңа китабыгыз чыккан икән...

– Яңа китабым “Дала Атлантидасы яки эчкен татарлары” дип атала. Мин аны 7 ел буе Курган өлкәсенә барып, Урал һәм Себер архивларында күп эзләнеп, бик күп чыганакларга таянып яздым. Мин себер татарлары буенча шактыйдан эшлим, Себер тарихы буенча инде берничә китабым бар, монысы да шуларның дәвамы. Мин бу китабымда да татарларның Себер туфракларында бик борынгы чорлардан яшәгән төп халык икәнлеген исбатларга тырыштым, моңа бик күп дәлилләр китердем. Инде Курган өлкәсенә барып, халыкка тәкъдим итеп тә кайттым. Китапны бик яраттылар, хәтта рус тарихчылары да аның яңача карашта булуын һәм бик күп чыгынакларга таянуын танырга мәҗбүр булдылар.

– Сез гел сәяхәт итәсез. Тагын кайларга җыенасыз?

– Әйе, мин соңгы елларда шактый күп йөрдем, татарлар чакыруы буенча, аларның тарихларын өйрәнеп, зур-зур хезмәтләр яздым. Бөтен Себерне әйләнеп чыктым, дисәң дә була. Әйтик, Алтайдан алып Салехардка хәтле, бөтен Ханты-Манси автоном округы шәһәрләрендә, Төмән, Тубыл, Омск, Тара, Новосибирск кебек зур-зур шәһәрләрдә булдым, алар турында китаплар яздым. Сахалинга хәтле барып җиттем, утрауның 8 шәһәрендә, 2 татар авылында булдым.

– Мәчеткә барганыгыз, вәгазь тың­лаганыгыз бармы?

– Мәчеткә махсус бармыйм, чөнки хатын-кызга намазын өйдә укыса яхшырак. Элек, Казанга килгәндә, Кол Шәриф мәчетенә барып, Рамил хәзрәт Юныс вәгазьләрен бик яратып тыңлый идем, иманым ныгып, рухым күтәрелеп кайта идем... Сәфәрләремдә мәчетләргә керәм, җомга намазларына туры киләм, әмма җанны тетрәндерерлек вәгазьләр юк дәрәҗәсендә... Дежур сүзләр, йөрәккә үтми. Әле күбесе русча. Шуңа күрә мин өйдә намазны да, дини китап­ларны да үзем укып вәгазьләнәм...

– Фәүзия ханым, милләт дип җан атып яшисез, гел кыен ашыйсыз. Бу хәлләр сәламәтлегегезгә зарар китергәндер, еш чирлисезме?

– Хәзер яшь тә бара инде, авырулары да булыр, аңа әзер торырга кирәк. Дин мине сабырлыкка өйрәтте, мин тәкъдиргә ышанам, ни булса да, Аллаһның сынавы, дип кабул итәм. Аякта йөри алганыма, шушы кадәр яшәгәнемә һәм эшләгәнемә Аллаһка рәхмәт әйтәм, мең шөкер итәм.

– Дәүләткә каршы үз фикерегезне әйтәсез, чыгышлар ясыйсыз, ничек курыкмыйсыз, каян көч аласыз?

– Аллаһка ышанам, Аллаһка таянам, Аллаһтан көч алам, Аллаһтан гына куркам. Тәкъдирнең яхшысы да, начары да – Аллаһтан, яхшысы – үзебез кылган яхшы гамәлләр өчен, начары – үзебезнең ялгыш-хаталарыбыз өчен. Курыкмавымның тагын бер сәбәбе бар – мин авыр хәлдә калган кешеләрне яклыйм, аларны яклауны үземнең бурычым дип саныйм. Мөселманнарны шулхәтле рәнҗеткәндә, газаплаганда, мин берничек тә читтә качып кала алмыйм. Аллаһ каршында ни дип җавап бирермен? Төрмәләрдә газап чиккән ул ир-егетләрнең хәле минекеннән дә авыр бит! Иң авыры – аларга! Монда ничек дәшми калырга мөмкин?! Бу эштә мин ялгызым гына түгел бит, Чистай мөселманнарын яклап, Уфа, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Мәскәү, Дагыстан мөселманнары аякка басты, бөтен дөнья купты. Без “Мөселманнарның хокукларын яклау үзәге” төзедек, бик күп урыннарга, халыкара оешмаларга мөрәҗәгатьләр белән чыктык. Аллага шөкер, мин ялгыз түгел, янымда гаделлек өчен көрәшүче милләттәшләрем бар!

ГАБДЕРӘХИМ
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ