Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мөселманнарга Ай календаре буенча яшәү дөресме?

3 Февраль 2016 1207
Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныска укучыларыбыздан бик күп сораулар килә. Сезнең игътибарга шуларның җавапларын тәкъдим итәбез.
– "Мөселманнарга Ай календаре буенча яшәү дөресме? Ай кешегә ничек тәэсир итә?" дип кызыксына Нурлатта гомер итүче Илдар МАЛИКОВ.

– Кояш һәм Ай календарьлары икесе дә дөрес, һәммәсе буенча да яшәргә мөмкин. Бакчачылар да Ай календарена нигезләнеп эш итә. Утырта, чәчә... Чөнки Айның тәэсире булу исбатлаган. Ислам динендә хиҗама ясау бар. Пәйгамбәребез дә хәдисләрендә хиҗаманы Айның торышына карап ясатырга куша. Чөнки бу организмның активлыгына бәйле. Ай туганда, тулганда һәм кими барганда кешенең халәте төрле була. Монда дингә каршы килә торган әйбер юк.

Энҗе БАСЫЙРОВА

P.S. Укучыларыбыздан килгән сорауларга җавапның тулы вариантын "Акчарлак" газетасының 4 февраль көнне чыгачак 5нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ