Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Мөселманнарга артык кыйммәтле кием алу тыела”

17 Июль 2020 809
Бер күренекле рус язучысы: “Кешедә бар да – йөзе дә, өс киеме дә, күңеле дә гүзәл булырга тиеш”, – дигән. Матурлык индустриясе кызу темплар белән алга атлаганда бу гыйбарә ни дәрәҗәдә актуаль соң? Хәзер бит кешенең йөзенә карап табигый кыяфәтен һич чамалап булмый – укол-препаратлар, крем-мазарлар үз эшен оста башкара. Болар хакында “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек.
– Нурулла хәзрәт, бөтен кеше тышкы яктан матур булып күренергә тырыша, моның өчен ниләр генә эшләмиләр: тырнак, каш ясалган, ирен кабартылган, чәч үстерелгән. Ни өчен без эчке дөньябызны онытып, тышкы кыяфәт белән яши башладык?

– Матурлыкка омтылу белән кешенең дөньяга карашы үзгәрә. Ә дөнья – ялтыравык. Аңа табынган саен, байлык, акча матур булып күренә башлый. Ялгышмасам, Германиядәге музейларның берсендә тизәктән ясалган экспонат куелган. Бирегә кергән һәркем сәнгать үрнәге дип аңа карап соклана. Ягъни кеше тизәккә омтыла булып чыга, ул аңа ошый. Ә тизәк – нәҗес, аннан арынырга кирәк. Дин буенча аңа хәтта карарга да киңәш ителми. Ә монда күргәзмәгә куйганнар! Кеше дин белән яшәсә, рухи байлыкка тартылса, башка яктан үсәргә тырышыр, аның өчен матурлык мохтаҗларга ярдәм итү, теләсә кайда чүп ташламау һ.б. булыр иде. Икенчедән, матурлыкка омтылу бозыклык, фәхешлек белән дә бәйле. Ә боларның чиге юк.

– Дин буенча матурлык нәрсә ул?

– Табигый матурлык. “Аллаһы Тәгалә матур һәм матурлыкны ярата”, – диелә Коръәни Кәримдә. Мөселманга хәтта иске, хәерче киемнән йөрергә дә ярамый. Акчасы булса, яхшы итеп киенергә тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Аллаһы Тәгалә кешегә байлык бирә икән, Ул аны аңарда күрергә тели”, – ди. Бу Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылу өчен кирәк. Үзенә кулланмаса: “Йа Раббым, күпме байлык бирәсең, шуның бер рәхәтен күргәнем юк”, – дип әйтсә, бу имансызлыкка китерә. Шуңа да акчаңны үзеңә дә тотарга, башкаларга да ярдәм итәргә кирәк. Дин безгә табигый матурлыкны саклау өчен дә хаҗәт. Әйтик, ирләргә ефәк кию, алтын тагу рөхсәт ителми. Шул рәвешле ирләрнең табигыйлеген саклыйбыз, бу аларны мактанчык, тәкәббер итми. Дин буенча хатын-кыз яулык бәйләргә бурычлы, чалбардан йөрергә тиеш түгел. Чөнки күлмәк кигәндә эре итеп атлый алмый, йөреше үзгәрә, нәфисләнә. Динебездә күп ашамаска, өстәл яныннан бераз туяр-туймас китәргә киңәш ителә, бу буй-сынны саклау өчен зарур. Динебез косметика куллануны да тыя. Бизәнеп йөргәндә тәһарәт дөрес булмый. Әйе, хатын өйдә ире өчен бизәнә ала. Ә инде бизәнеп урамга чыксаң, башка кешенең игътибарын җәлеп итү санала. Ислам дине буенча кашны йолку да рөхсәт ителми. Кашның, йөзнең формасын үзгәрткәндә, биткә карап кешенең холкын чамалап булмый. Ә бу бик мөһим. Коръәни Кәримдә Аллаһның фитрасы, ягъни табигый матурлыгы үзгәртелергә тиеш түгел, диелә.

– Маникюр ясатырга ярамыймы?

– Тырнак үстерү дөрес түгел, сөннәт буенча без аны кисеп торырга тиеш. Тырнак үстергәч, ерткычка әйләнәбез. Ә хайваннарга тырнак һөҗүм иткәндә ябышу өчен кирәк. Әйткәнемчә, буялган тырнак белән алынган тәһарәт дөрес булмый.

– Ул чагында мөселман туташларының бизәнеп йөрүен ничек аңлатасыз?

– Моңа аңлатма юк, алар динне белмиләр, җиренә җиткереп үтәмиләр, димәк. Яулык бәйләп, гаурәтен каплап, хатын-кыз үзен чит ирләр күзеннән саклый. Бизәнеп, киресенчә, аларны карата. Гүзәл затларга урамга хәтта ислемай сөртеп чыгу да тыела.

– Җыерчыкка каршы укол кадатырга яки иренне кабартырга рөхсәтме?

– Әйткәнемчә, табигый йөзне үзгәртү тыела. Җыерчыкка каршы крем сөртү, укол ясату мөмкин. Ә инде иренне кабарту, йөзнең формасын үзгәртү тыела. Кимчелек булып, аны медицина ягыннан төзәтергә генә ярый.

– Ирен, каш, тырнак ясатуга һ.б. тотылган акча исраф саналамы?

– Әйе. Алай гына да түгел, син ул акчаны хәрәм юлга тоткансың килеп чыга. Хәзер кызлар бөтенесе бер төрлегә әйләнде, теләсә кайсын сайлап ал, аерма сизмисең. Хәтта эчке яклары да бер чама. Беренче мәртәбә гарәп илләренә баргач, гарәп хатын-кызларының табигый матурлыгына күзем төште. Безнең хатыннар моны күптән югалтып, тыштан да, эчтән дә ирләргә әйләнгән икән дип куйдым. Без моңа ияләнгән генә. Шуны онытмыйк: Аллаһы Тәгалә яралтканнан да камилрәк нәрсә юк.

– Табигый матурлыкка кайчан кайтырбыз икән?

– Табигый матурлыкка кайтырга биш-ун ел вакыт җитә. Адәм балалары эчке дөньяларын тәртипкә салса, гөнаһ кылмаса, хәләл ризык белән тукланса, ул үзеннән-үзе кайта. Эчүен ташлаган кеше дә танымаслык булып үзгәрә бит. Картаюдан да куркырга кирәкми, картлыкны матур итеп каршылый белү мөһим. Алайса хәзер өлкән яшьтәге хатыннарның бизәнгән-ясанганын күреп, йөрәк “жу” итә. Илле-алтмыш яшьлек апаларның башында ярты чәчләре юк, калганын булса да буятканнар, иреннәренә иннек сылаганнар, кашларын сызганнар, үзләре үтәкүренмәле күлмәктән. Нәрсә генә эшләсәләр дә, кызлар белән ярыша алмыйлар бит инде. Олы яшьтәге бу апалар намаз әһеле булырга, оныкларын гыйбадәткә өйрәтергә тиеш, югыйсә. Ир кеше буларак, минем аларга карыйсым да килми.

– Димәк, хәзрәтләр дә тирә-юньдәге ханым-туташларга күз сала инде?

– Ничек күз төшмәсен?! Алар бит ашта шундый кыяфәттә утыра. Хәзрәт тә бөтенесен күрә, үзенә гыйбрәт итә, вәгазе өчен азык җыя.

– Гомумән, хәзрәт кешегә чит хатынга карарга рөхсәт ителәме соң?

– Каршыңда торса, күзеңне йомып куя алмыйсың. Кайсы якка карасаң да шулар бит. Урамнан барганда каршыңа очрасалар да борылып китмисең, күз дә, борын да, колак та бар. Кемдер – гыйбрәт, кемдер фәхешлек ала инде. Басуга чебен тизәк эзләп чыгып китә, умарта корты чәчәк нектары дип оча.

– Кешегә каш, маникюр һ.б. ясап акча эшләү хәләл кәсепме?

– Исламда тату ясату тыела, аның белән шөгыльләнүче гөнаһлы. Маникюр ул тырнакны буяу гына түгел, аны тәрбияләү дә әле: кисү, чистарту, ныгыту... Күрсәтелгән хезмәт сәламәтлек өчен файдалы икән, без аны хәрәм дип әйтә алмыйбыз. Әйтик, матурлык салоннарында бетчәле кешеләрнең тиресен дәвалыйлар һәм бу уңай хәл. Мондый хезмәтләргә ирләр дә мохтаҗ.

– Ирләрнең матур булырга омтылып, солярий, маникюр салоны һ.б. йөрүләренә ничек карыйсыз?

– Ир-атлар хатын-кызларга охшарга тиеш түгел. Аларның хатын-кыз кебек нәфис затка әйләнеп баруы хәерлегә илтми. Андый урыннарга сәламәтлек өчен генә йөрергә була. Аннары бит ирләрне ирләр генә карарга, хезмәт күрсәтергә тиеш, аларга чит хатын-кызларга кагылырга ярамый.

– Мөселман кешесе күркәм киемнән йөрергә бурычлы. Әмма мода артыннан куып, барлы-юклы акчаңны кием-салымга тоту дөресме?

– Акчаң булмаса, ямау-ертык белән дә йөрергә ярый, чөнки башка чараң юк. Әмма кием гаурәтне капласын һәм чиста булсын, шушы кагыйдәләрне үтәсәң җитә. Артыгына омтылсаң, исраф китүе ихтимал.

– Мөселманнарга затлы мехлы туннар кию рөхсәтме? Кайбер мөселманнар аларны нәҗес, ди.

– Акчаң булса, кияргә мөмкин. Мех эшкәртелгән чимал, нәҗес саналмый. Иң мөһиме – синнән тәкәббер ясамасын, гыйбадәтләрне үтәргә комачауламасын. Шәхсән үзем кыйммәтле аяк киеме кияргә яратмыйм, чөнки аны саклап йөрергә туры киләчәк. Берәрсенең машинасы белән сазда батканын күрсәң дә, ярдәм итә алмаячаксың, аяк киеме буяла дип басып торачаксың. Ягъни дини яктан савап эшләргә комачаулый торган әйберләр бар һәм аларны белү хәерле.

– Сыйфаты ягыннан әллә ни аерылмаган, ниндидер бер язу – бренд өчен акча түләп, фәлән мәртәбә кыйммәтле кием алу мөселман кешесенә килешәме?

– Бервакыт Әбү Хәнифә бик тә кыйммәтле кием алган. “Ник кыйммәтлене алдың, бу бит исраф?” – дигәч, ул: “Мин бу кием белән намаз укыйм”, – дигән. Аллаһы Тәгалә каршына кыйммәтле, затлы кием белән басуның зыяны юк. Барысы да нияттән тора. Әмма бездә башкалар каршында матур киемнән йөриләр, Аллаһ алдында – пижама, майка-футболка. Бәясе бермә-бер артык булган брендлы кием алырга киңәш итмим, бу дөрес әйбер түгел, тәкәбберлек билгесе. Кайбер фирмаларның сумкалары йөзәр, сәгатьләр миллионышар сум тора. Бу да акылга сыймый торган бәяләр!

– Кыз баланы матурлыкка нинди мөнәсәбәттә тәрбияләргә?

– Беренчедән, кызларны ир балалардан аерырга киңәш ителә. Уенчык алганда игътибарлы булу сорала. Әйтик, Барби курчагы матур итеп киенгән, аның үз йорты, машинасы һ.б. бар. Ә бит ул эшләми торган кыз. Балада “менә шулай яшәргә кирәк” дигән фикер туарга мөмкин. Боларны онытырга ярамый.

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 
3 октябрь 2019 № 39

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1945
28 Сентябрь 2020 13:16 1497
12 Октябрь 2020 09:36 1345
5 Октябрь 2020 10:16 1301
ӨСКӘ