Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мөселман Яңа елны ничек каршы алырга тиеш?

10 Январь 2019 795
Рамил хәзрәт Юныс белән әңгәмә
Рамил хәзрәт, Яңа елга аяк бастык, әмма шулай да мөселман Яңа елны ничек каршы алырга тиеш? Шул турыда гәп куертыйк әле. Ислам динен тотучыларга бу вәгазь алдагы еллар өчен бер дәрес булыр, бәлки. Аллага тапшырдык...
Яңа ел төне

– Рамил хәзрәт, 2018 елның 31 декабрендә 23 сәгать 59 минутта син кайда идең, әйт дөресен?

– Яңа ел балачакта бер могҗизалы вакыт иде. Кайбер кешеләрнең олыгайгач та шул могҗизалы мизгелләрдә яшиселәре килә кебек. Ышанмасалар да үз-үзләрен ышандырасылары килә. Әмма күп кешеләрнең кулында шәраб бокаллары булып, исерек хәлдә ниндидер теләкләр теләп, бу мизгелдә теләкләр кабул була, дигән хорафатлар киң таралганга күрә, мин инде күптән әлеге вакытны сөйми башладым. Бу вакытта мин өйдә, йоклаган яки тәһәҗҗүд (төнлә укыла торган намаз) намазын укырга мөмкинмен. Шуңа күрә һәр көндәгечә үземнең гадәти гамәлемдә булдым.

Кыш бабай
– Әтиләре Кыш бабай булып киенеп, нәни балаларының күңелен күрә аламы? Мөселман гаиләсе турында сүз бара. Бала бит яследә Кыш бабайны күрә.

– Яследәге Кыш бабай белән көрәшергә кирәкми. Әмма әти өйдә балага Кыш бабайның әкият икәнен, хакыйкатьтә Аллаһ барлыгын сөйләсен. Сумка белән бәхет һәм сәгадәт тарата торган бабайлар юк, боларны безгә Аллаһы Тәгалә бирә һәм үзеңнең тырышлыгың аркасында икәнлеген аңлатсын. Кыш бабайның үзенә күрә әкияти персонаж икәнен төшендерсен.

– Балаларны әкият белән тәрбиялиләр бит. Минем яраткан героем –“Простоквашино” мультфильмындагы почтальон Печкин, мәсәлән.

– Почтальон Печкинга караганда, монда бит гыйбадәт тә бар. Яшел, бер дә саргаймый торган ылыслы агач изгеләштерелгән, тамыры аның Скандинавиядән килә. Аның тирәли тәваф (тирә-ягын әйләнү) кылу бар. Моның дингә дә кагылышы бар, бу – агачны бөекләү. Аны бизиләр бит. Бүгенге көндә мари халкында мондый дин калды. Алар агачларны бизәп, шунда гыйбадәт кылып корбан чалалар, агачка табыналар. Мариларның изге агачлары бар, бу – мәҗүсилек.

Чыршы

– Чыршы кую – гөнаһ, димәк?

– Мөселманнар өчен – әйе.

– Чыршы тирәли җырлап әйләнеп йөрү?

– Тәваф кылу.

Бүләк

– Гаиләңә Яңа ел бүләге алып кайтырга мөмкинме?

*   *   *


Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 2019 елгы беренче саныннан укырга була.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 906
ӨСКӘ