Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мөселман кешесе Баланс эчендә яшәргә тиеш

22 Май 2020 802
Исламның матур дин икәнен, күркәм йолалары күп булуын белсәк тә, болар турында еш кына онытып җибәрәбез. Диннән ерак торучылар гына түгел, хәтта шәригать кануннары буенча яшәүчеләр үзләре дә аны ниндидер бер тамашага әйләндереп калдыра. Ике сүзнең берсен дин дип кабатлыйлар, авызларыннан хәрәм белән хәләл сүзе төшми, киенү рәвешләре дә, башкаларга мөнәсәбәтләре дә үзгәрә. Сүзем дин дип шашкан фанатлар турында. Күптән түгел шундый гаилә белән очрашырга туры килде. Рамил хәзрәт Юныс белән дә шул хакта сөйләштек.
– Рамил хәзрәт, күптән түгел бер мөселман гаиләсенә барырга туры килде. Аш бүлмәләрендә өстәлдә җиде банка төзелеп тора. Динебез шулай куша, диделәр. Бу нинди йола? Әллә хорафатмы?

– “Бәкара” сүрә­сенең 143 аятендә Аллаһы Тәгалә: “Мин сезне урталыкта бара торган өммәт итеп яраттым”, – ди. Иң хәерле әйбер – урталык. Шуннан тайпылдыңмы, хорафатлар да, башкасы да килеп кысыла. Ислам динендә “тәфрит” һәм “ифрат” төшенчәләре бар. Тәфрит – җитешмәгән, ә ифрат артып киткән дигәнне аңлата. Мөселман тормышында боларның икесе дә булырга тиеш түгел. Кызганыч, намаз укып та зина кылып, хәмер эчеп, тәмәке тартып, урлап-талап, сугышып йөрүчеләр очрый. Болары урталыкка җитмәгән әле. Урталыкка җитеп ашканнары да күп. Мондыйлар гади кеше белән аралашмый, әнисе намаз укымаса, аның белән дә араны өзә, хәрәм дип беркайда юньләп эшләми, шулай, җирдән аерылып, һавада очып йөриләр. Мөселман уртадан барырга тиеш, уңга да, сулга да чыкмый, артка да калмый, алга да китми, аска да төшми, өскә дә менеп китми.

– Чикне ничек билгеләргә соң?

– Кайбер галимнәр әйтүенчә, кеше күпме генә намаз укыса да, Иблис кадәр гыйбадәт кылып бетерә алмый. Үз заманында ул да бит күп дога кылган, гыйлем алган. Әмма, шуңа да карамастан, шайтанга әйләнгән. Ник? Чөнки Аллаһы Тәгаләнең теләгеннән кайсы гына якка авышма, Аңардан ерагаясың һәм Ул сиңа сынаулар җибәрә башлый. Иблиснең иң зур хатасы – үз-үзе белән сок­лану. “Менә гыйбадәтем ничек күп”, – дип масайды ул. Масаю күңелгә кердеме, адәм баласы Аллаһы Тәгаләдән ерагая. Монысы – беренчедән. Икенчедән, кеше үзенең гамәлләренә таяна башлый, “Мин күпме гыйбадәт кылдым, ничек җәһәннәмгә керим инде!” – ди. Бездә әнә шулай алтын урталыкны югалтучылар күбәйде һәм моның сәбәпләре төрле. Әйтик, кемдәдер хорафатлар яши, аларны дингә дә кертә. “Йосыф” сүрәсенең 106 аятендә: “Иманга килгән кешеләрнең күбесе ширек кылалар”, – диелә. Коръәнне үтәп, сөннәт белән яшәргә кирәк, әмма артыгы булмасын. Хәлдән тайганчы намаз уку, гыйбадәт кылу, гел ураза тоту шулай ук хупланмый. Чөнки кешенең гаиләсенә, балалары белән хатынына вакыты калмый, алар зарлана башлаячак. Расүлебез янына бер егет килә дә: “Мин беркайчан да өйләнмим. Гаиләгә вакыт сарыф иткәнче, Аллаһыга гыйбадәт кылам”, – ди. Икенче берәү: “Мин еллар буе ураза тотам, гомерем буе ураза тотарга телим”, – дип әйтә. Пәйгамбәребез: “Мин ураза да тотам, ифтар да кылам. Гаиләм дә бар, гыйбадәт тә кылам. Кем сөннәтемне үтәми, бездән булмас”, – дип җавап кайтара аларга.
Динебездә һәрнәрсәнең үз хакы бар: Аллаһы Тәгаләнеке, тәннеке, җанныкы, гаиләнеке, ялныкы, эшнеке... Мөселман кешесе баланс эчендә яшәргә тиеш. Аны ватып, бер якка авышсаң, фанатизмга кереп киткәнеңне көт тә тор. Ә бу хәерлегә илтми. Бер фотограф егетне беләм. Булачак хатыны белән матур гына очрашып яратышып никахлаштылар, балалары туды. Шуннан егет дингә кереп китте, тиз арада киеме, сөйләшүе, килеш-килбәте – барысы да үзгәрде, безнең халыкка охшамый башлады. Фотограф ирдән бер мизгелдә сакаллы диндарга әйләнде дә куйды. Хатыны аның кисәк дин юлыннан еракка китеп баруын аңламый да калды. Алай гына да түгел, динне өнәми үк башлады, “шушы дин булса, мин анда кермим”, дип кырт кисте. Алар хәзер икесе ике ярда, ә уртада – бала. Бу егет урталыкта баруны артка чигенү, ди. Хатыны да шулай. Бу – бик катлаулы хәл.

– Кайбер дини кешеләр өстәлдәге һәр савытны күчереп, дога укый-укый астын сыпыра. Бу шайтаннан саклануның берәр чарасымы әллә?

– Бу урында бер хәл турында сөйләргә телим. Метрога ике бала белән бер ир керә. Әтиләре барып утыра, ә сабыйлар, тәртипсезләнеп, бөтен кешегә бәйләнә башлыйлар. Кайсының әйберсен тартып алалар, кайсына сугалар... Халык болардан туеп, әтиләренә “балаларыгызны тыегыз әзрәк” дип тавыш кубара. Ир уянып киткән була да: “Әйе шул, берәр чара күрергә кирәктер, әле генә әниләрен югалттык”, – ди. Шуннан соң кешеләр үзгәреп, балаларны кызганырга керешә. Без бит кеше тормышында ни булганын белмибез. Бәлки ул катлаулы операция кичергәндер дә “исән-сау котылсам, бисмилласыз яшәмәс идем” дип сүз биргәндер. Шуңа да башкалар турында нәтиҗә ясарга ашыкмасак иде. Дөрес, Коръәни Кәримдә һәм хәдисләрдә дәлил булмаган гамәлләрне туктату зарур. Гамәлләрнең кабул кылынуын теләсәк, төп ике шарт үтәлергә тиеш: ихласлык таләп ителә һәм эш-фигыль шәригать кануннарына туры килсен.

– Республикабызда балаларын мәк­тәпкә җибәрмичә өйдә укыту­чылар­ның күбесе мөселман гаиләләре икән. Бу уңайдан фикерегез нинди? Бар­лык мөселман әти-әниләре дә ул-кыз­ларына лаеклы белем бирә алырлык дәрәҗәдәме? Мөселманнар арасында хәтта балаларына прививка ясатуга каршы булучылар да күп һәм бу шулай ук проблемага әйләнде.

– Әти-әни закон нигезендә баласын өйдә укыта ала. Европада утыз процент укучы шундый тәртиптә белем ала, монда диннең дә, милләтнең дә йогынтысы юк. Хәзер бу законнан мөселманнар да актив куллана башлады. Моны фанатизм димим, чөнки бездә югары дәрәҗәдәге мөселман мәк­тәпләре юк. Әгәр алар булса, бөтен дини гаиләләр балаларын шунда йөртер иде. Әйе, көч-хәл белән җан асраган “Госмания” бар, анда да урын җитми. Әти-әниләр башка балалар ул-кызларына тәэсир итмәсен дип, өйдә укытуга күчә. Күп мәктәпләрдә хәләл ризык проб­лемасы да чишелмәгән. Күптән түгел Мәскәү буенча Рос­потребнадзор хезмәткәренең чыгышын тыңладым. Ул да, прививка мәсьәләсенә кагылып, православ чиркәве белән эшләүләрен әйтте. Христиан дине әһелләре дә прививкага каршы вәгазь сөйлиләр икән. Ягъни бу мәсьәлә мөселманнарны гына борчымый, андый проблема Мәскәү чиркәүләрендә дә бар һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре алар белән уртак фи­кергә килергә тели. Мөселман га­лим­­нәре фи­ке­ренчә, прививканың зыяны юк, ул һәркемгә сәламәт булу өчен кирәк. Ә менә алар­ның нинди мат­дәдән ясалуы сорау тудыра, бәхәс уята, чөнки анда хәрәм ингредиентлар кушылырга мөмкин.

– Таныш-белеш­лә­рең арасында дингә кереп фанатка әйләнгән кешеләр булганда үзеңне ничек тотарга?

– Аларның үз дөньясы, башкалар белән аралашырга атлыгып тормыйлар. Иң яхшы мөселман – күркәм холыклы мөселман. Пәйгамбәребез бөтен кеше, хәтта дошманы белән дә уртак тел тапкан. Ә алар (фанатлар) диннең күңелләренә хуш килгән өлешен ала да, дөньяны көферлеккә санап яшиләр. Бу Пәйгамбәребезнең юлы түгел.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,30 май 2019 № 21

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1946
28 Сентябрь 2020 13:16 1497
12 Октябрь 2020 09:36 1345
5 Октябрь 2020 10:16 1301
ӨСКӘ