Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мөселман егетенә армиягә бару фарызмы?

15 Март 2019 573
“Патриотик хис югалганга яшьләрнең армиягә барасы килми”
– Рамил хәзрәт, мөселман егетенә армиягә бару фарызмы?

– Һәр ир кешегә үзенең туган илен, шәһәрен, авылын саклау – аның өстендәге бурычы. Бу дөньяви канун гына түгел, Коръәни Кәримдә әйтелгән сүзләр дә. “Әл-Гыймран” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: “Чикләрдә булыгыз, үзегез яшәгән урынны дошманнан саклагыз”, – дип кисәтә. Без шушында дөньяга килгәнбез, монда әти-әни, гаиләбез яши, балалар үсә, ризык табабыз, гыйбадәт кылабыз. Аны саклау һәм армия сафларында хезмәт итү ирләрнең турыдан-туры вазыйфасы. Әлбәттә, дөньяда, илебездә барган вәзгыять төрле, ул үзгәреп торучан. Хәрби урыннарда хезмәт итү чаралары да бер-берсеннән нык аерыла. Частьларда бөтен уңайлыклар тудырылмаган, күп җирдә мөселман егетләренә намаз уку мөмкинлеге юк, хәләл ризык ашатмыйлар. Әлбәттә, мөселман дәүләтләрендә хәл бөтенләй башка. Хәтта Америкада армиядә мөселман кызларына яулык белән йөрергә рөхсәт ителә, намаз бүлмәсе дә, хәләл ризык та бар. Безнең илдә бу юнәлештә эшлисе дә эшлисе әле.
  
– Армиядән качып йөрү гөнаһмы? Әгәр егет хак мөселман, ә частьтә гыйбадәт кылу мөмкинлеге, хәләл ризык юк, солдатлар арасында мөнәсәбәт тә мактанырлык түгел икән, төрле сәбәп табып, бармый кала аламы? Армиядән калу өчен ришвәт бирү гөнаһ түгел, хуплана, диләр. Шулаймы? Әйтик, бүгенге төрле җирләрдә сугышлар чыгып торган заманда бармый калу да гаеп түгелдер?

– Мин армиягә бармыйм, ришвәт биреп булса да калам, дип уйлау хата. Моны үзем дә хәрби хезмәтне узган, анда чыныгып, туган ягыма чын егеткә әйләнеп кайткан кеше буларак әйтәм. Алайса бит бүген кызлардан да аерылмый торган елак, йомшак, тормышка ияләшмәгән егетләр буыны китте. Нәкъ менә аларга хәрби хезмәткә бару зыян итмәс иде. Анда син дөрестән дә чыныгасың: егетләр арасында үзеңнең кем икәнеңне күрәсең, төрле хәлләрне күзәтеп, тормышта шулай да була икән, дип нәтиҗә ясыйсың. Армиядән кайткач, дин әһеле буласыңмы, түрәгә әйләнәсеңме, җитәкче дәрәҗәсенә күтәреләсеңме, яшьлегеңдә шушы мәктәпне узсаң, кешеләрне кыерсыту, гаделсезлек һ.б. читләшәсең. Без бит тормышта комфортка ияләшкән һәм гел шулай булуын телибез. Ә яшәгәндә төрле авырлыклар чыгып тора. Әйтик, егет белән кыз дүрт ел чәчәк бирешеп, очрашып йөриләр дә, никахлашкач, дүрт айдан аерылышалар. Чөнки чынбарлык белән күзгә-күз очрашкач, күп егетләр сынаулар алдында сына. Алар әле чыныкмаган, әнисе итәге астыннан чыгып, хатыны куенына кереп поскан, тормышта авырлык була дип башына да китерми. Армиягә барып, яшьтәшләре арасында чыныгу узса, авыз-борынын да канатсалар, башкача карар, бүтәннәргә авырлык китерүдән тыелыр иде.

– Мөселманнарга Россия армиясендә хезмәт итәргә ярамый, егетләргә хәрби бурычларын мө­сел­ман дәүләтләренә барып үтәү хәерле, диләр. Мондый хәл мөмкинме соң?

– Россиядә хезмәт итмәү хәерле, аның ар­миясенә барасым килми диючеләргә бер­ничә җавабым бар. Беренчедән, Коръәни Кәримнең “Йосыф” сүрәсендә сурәтләнгәнчә, Йосыф (г.с.), зинданнан чыккач, Мисыр патшасы янына барып, үзенең илендә казначай итүен үтенә. Бу вакытта Мисыр патшалыгы мөселман иле булмый, патшасы да мөселман түгел. Йосыф шул мәҗүси кешедән эш сорый. Аллаһы Тәгалә безне дә нинди генә илләргә китереп чыгармый бит. “Тәбарәк” сүрәсендә Ул: “Җир йөзендә Мин сезне таратам”, – ди. Хәтта бит безнең организмга теге яки бу җирнең суы, ризыгы кирәк. Без хәрби хезмәттән баш тартып йөрергә тиеш түгел. Иленә карап түгел, ә алдыбыздагы бурыч хакында уйлап эш йөртсәк иде.

Хәрби булу хәләл кәсепме? Андый кеше гел сугышка әзер тора бит.

– Каюм Насыйриның “Кырык вәзир” дигән әсәрендә автор: “Егетлек ун өлеш, тугызы – хәйлә, берсе – көч”, – ди. Бу – безнең татарларда булырга тиешле хикмәт. Әгәр конфликт чыкты икән, дустың, хатының, күршең, илләр арасында моны чишүнең ысуллары күп. Әмма беренче юлның 90 проценты хикмәт, хәйлә, сүз, әңгәмә кору булырга тиеш. Ахыр чиктә генә, анысында да дәүләтне саклау нияте белән, сугышка керергә мөмкин. Бу – беренче. Икенчедән, Аллаһы Тәгалә безгә сугышларны бирә икән, Аның үз хикмәте бар, моны белмибез генә. “Бәкара” сүрәсендә Раббыбыз: “Берәү дә сугышны яратмый. Әмма сез өнәмәгән эштә файда бар. Кайбер эшне яратасыз, анда зыян булырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә белә, сез юк”, – ди. Сугышта җиңү генә түгел, ә халыкларга иминлек алып килү, зыян-зарарны бетерү дә бар бит. Әйтик, Бөек Ватан сугышы очрагында максат булып дөнья күләм фашизмны туктату торган.

– Бөек Ватан, Әфган, Чечня һ.б. сугышлар... Аллаһы Тәгалә ни өчен сугышларга әле дә юл куя? Күпләп коелган адәм каны өчен кыямәт көнендә кем җавап тотачак? Сугышлар теге яки бу кәвемгә бирелгән сынаудамы?

– Сугыш яки конфликт дигәндә мондый хакыйкать бар: ике тараф арасындагы ыгы-зыгы озакка сузылган икән, икесе дә хаклы түгел дигән сүз. Әгәр ике як та хакыйкать юлында булса, бәхәс тумый да. Әгәр берсе хаклы, икенчесе юк икән, каршылык озак дәвам итми. Ягъни сугыш озакка сузылган, һич тәмамланмый икән, ике як та хаклы түгел дип уйларга мөмкин. Һәрхәлдә, сугышны булдырмау, хата-кимчелекләрдән саклану мөһим. Шул ук вакытта илебезнең гаскәри көче нык булу зарур. Чөнки аларны кулланмасаң да, көч туплау, солдатларның әзерлеге дәүләтебез тынычлыгын тәэмин итә, басып алырга теләгән илләрне куркыту өчен сәбәп булып тора.

Әңгәмә ахырында игътибарны тагын бер мәсьәләгә юнәлтәсем килә: соңгы елларда балаларда, үсмерләрдә, яшьләрдә, гомумән, кешеләрдә Ватанны ярату, патриотик рух бөтенләй югала бара. Бу бер дә хәерле түгел. Кеше үзенең яшәгән төбәген яратмый, аңа мөнәсәбәте салкын икән, мондый илгә зур һәлакәт яный. Әйтик, бала гаиләне яратмаса, әти-әнине хөрмәт итмәсә, аларның сүзен тыңламаса, үтәмәсә, бу нәсел өзелүгә алып бара. Шуңа да әлеге юнәлештә ныклап эшләргә, дини һәм дөньяви яктан ниндидер юлларын эзләргә, чаралар уздырырга кирәк. Патриотик хис югалганга яшьләрнең армиягә барырга, Ватаннарын сак­ларга теләге юк.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 907
ӨСКӘ