Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мөршидә Сафина: "Әбиләр, әниләр заманында ул “Оҗмах гөле”, “Тутый” дигән исемнәр белән аталган"

12 Июнь 2019 775
Карлы, салкын кышта тәрәзә төпләремдә яран гөлләре, ә бүл­мәдә (өстәл, тумба өсләрендә) бегония гөлләрен үстерергә яратам.
Әлеге гөлнең 900гә якын төре бар дип ишеткәнем бар. Ә миндә кызыл яфраклы бегония (фиста) үсә. Аны бик күптәннән үстерәм. Безнең әбиләр, әниләр заманында ул “Оҗмах гөле”, “Тутый” дигән исемнәр белән аталган. Бәлки шуңадыр да, әлеге гөлне бер дә бетерми үстерергә тырышам.

Кызыл яфраклы бегонияне үстерү бер дә катлаулы түгел. Гөлне утырту өчен пластик гөл савыты (агач һәм тимер савытлар судан яраксызга әйләнергә мөмкин) һәм уңдырышлы җир кирәк. Үрчетү – ботактан. Яңа чыккан ботакларын җир салынган аерым савытка утыртып, өстен пыяла банка белән кап­лыйм, 14 көннән соң (әлеге ботак тамыр җибәргән була) гөлне үстерәчәк савытка күчереп утыртам. Баштарак суны балчык кипкән саен сибеп торам, ә гөл бераз үсә төшкәч, атнага бер тапкыр сибү дә җитә.

Бегония кояш яктысы булган, җылы бүлмәдә үсәргә ярата. Җил һәм үтәли җилне, урынын алыштырып торганны яратмый. Ул зур яфраклы (яфраклары 8-12 см га җитә), алсу чәчәкле, озынлыгы буенча 15 см га кадәр җитеп үсә. Яфракларының икенче ягы кызыл булганга, аны кызыл яфраклы дип атаганнар. Чәчәкләрне декабрь аеннан алып июнь аена кадәр ата.

Әлеге гөлнең файдалы үзен­чәлекләре дә бар. Ул бүлмәдәге начар энергетиканы юкка чыгара, һаваны чистарта. Бигрәк тә сулыш юллары авыру кешеләргә өйләрендә бегония үстерергә киңәш итәләр. Тагын бер үзен­чәлеге – яфрагын суда тотып, кызыл ягы белән шешләргә ябып куйсаң, шешләрне юкка чыгара.

Гөлләр үстерү стажым 60 елга җитә дип уйлыйм. Мин авылда тудым, үстем, яшим. Кыш көне өйдә, яз, җәй көннәрендә бакчада 10 яшемнән алып гөлләр, чәчәкләр үстердем. Табигатьне, матурлыкны бик яратам. Гөлләргә карасаң, күнелләр күтәрелеп, булган борчу-мәшәкатьләр онытылып китә бит.

Булган җылы назым биреп
Үстерәм гөлләремне.
Ямь бирсен, яктыртсын әле
Моңайган күңелләрне!

* * *

“Авырмас цчен 101 киңәш” газетасының архив саннарыннан алынды, 2018 ел №5
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1126
ӨСКӘ